Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


14.12.2017

Каз өмәсе

Галәмәт тә көчле инде каз өмәсенең тарту көче. Бәйрәмнәргә дә кайтырга вакыт тапмаган туганнар каз өмәсе диюгә, Казаннан да, Ижаудан да киек казлардай “очып” кына кайтып җиттеләр. Беренче генә түгел шул бу күмәк эшнең башкарылуы, бигрәк тә мәдәният йортында, ярты авыл катнашында бит. Иртә таңнан Каюмовлар гаиләсендә күңелле мәшәкатьләр башланды. Мәдәният йортына кирәк-яракларны ташу, өмәчеләрне сыйларга ашын-бәлешен хәстәрләү дисеңме.
Һәм менә иң күңелле мизгел: һәр кеше, үз өлешенә тигән казын тотып, мамык йолка башладылар. Ап-ак йомшак мамык өелгәннән-өелә бара, ә әңгәмә кыза. Әлбәттә, бу эш җырсыз, көйсез булмый инде. ”Каз канатыннан“ башлап нинди генә җырлар җырланмады, нинди генә такмаклар әйтелмәде икән. Килендәшләр – Фәнзилә, Гүзәлия, Фәридә ярыша-ярыша каз йолкыдылар. Алсу, Ләйлә дә алардан калышмады. Каз йолкучылар арасында 78 яшьлек апалар да 8 яшьлек балалар да бар иде. Өлкән яшьтәге Рәмзия, Мөкатдисә, Зәкия, Хәлимә апалар яшь чакларындагы каз өмәләрен, Кады елгасында бәке тишеп, шунда каз юганнары турында сөйләделәр. Бәке булмаса да, чәчәкле көянтәгә казлар элеп, урам буйлап үттеләр. Ә казлар чынлап та симергәннәр, “шакмакланганнар”. Монда Фәридә ханым малайларын мактамый булдыра алмый – аларның хезмәте.
Өмәчеләр өчен мәдәният йортында бар кирәк-ярак хәстәрләнгән, урын-җире дисеңме, музыка, махсус программасы да бар, өмәнең эчендә кайнаган Алсу, Гөлнараларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу өмә үзенә күрә буыннар очрашуы да: монда әби дә, әни дә, балалар, оныклар да катнашты, аралашты, эш белгәннәр эш тәртибен өйрәтте, белмәгәннәр өйрәнде. Казның баш -аягын чистартуда Зәкия әбиләре җитәкчелегендә балалар — Шамил, Марат, Наилә катнаштылар. Бу — хезмәт тәрбиясе. Күмәк эш тәмамлангач, хуҗалар өмәчеләрне мул табын артында сыйладылар. Фәридәнең кайнанасы пешергән тәмле аш-бәлеш телеңне йотарлык иде. Өстәл артында да уен-көлке, күңелле аралашу дәвам итте. Халкыбызның иң күңелле, иң борынгы йолаларыннан булган каз өмәсе йоласын авыл күләмендә мәдәният йортында үткәргән Каюмовлар гаиләсенә рәхмәт. Киләсе елларда да сәламәт булып, шундый бәйрәм үткәрергә язсын.

Рәзилә Ясәвиева, Кадыбаш авылы.