Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Казаннан җиңү яулап кайттык
15.02.2018

Казаннан җиңү яулап кайттык

3-6 нчы февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үтте. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100дән артык укучы катнашты.

Алар татар теле һәм әдәбияты буенча үзара белем осталыкларын сынаудан тыш, күп кенә мәдәни чараларда да катнаштылар. Язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау – болар һәммәсе дә укучыларыбызның рухи дөньясын баетуга багышланган иде. Олимпиаданың ябылу тантанасын Казан шәһәренең 27нче гимназиясе укучылары, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов үзләренең чыгышлары белән бизәделәр.
Олимпиада кысаларында укучылар һәм укытучылар белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Гөлзада Бәйрәмова, Фәнил Гыйлаҗев, журналистлар очраштылар. Олимпиадага килүчеләр Роберт Миңнуллинның шигырьләрен матур итеп яттан сөйләп, осталыкларын күрсәттеләр. Ә олимпиада эшләренә килгәндә Удмуртия төбәгеннән барган барлык укучылар да призер исемлегенә керделәр. Ә Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе укучысы Айдар Такутдинов татар әдәбиятыннан беренче урынны яулады. Төбәкара олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары апрель аенда узачак халык­ара олимпиадага чакырылачак.