Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кадетлар — илебез киләчәге
6.09.2018

Кадетлар — илебез киләчәге

Быел Воткинск шәһәрендә урнашкан Советлар Союзы Герое В. Г. Стариков исемендәге Идел буе федераль округы кадетлар корпусы 80 егеткә үз ишекләрен ачты. Барлыгы биредә респуб­ликадан һәм Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән килгән 296 кадет белем алачак.
1 сентябрьдә Удмуртия Ре­с­публикасы Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов кадетлар корпусында Белем көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаш­ты. “Бүгенге беренче кыңгырау чыңы кадетлар корпусына тәүге тапкыр аяк баскан егетләр өчен аеруча мөһим. Тирән белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган мондый бинада уку – бәхет. Биредә сезгә ныклы патриотик тәрбия биреләчәк, хәрби әзерлек үтеп, киләчәктә Ватаныбызга лаеклы хезмәт итәрдәй егетләр булып үсәрсез дип ышанам. Бүген төз, физик яктан нык булган егетләрнең, малайларның бер сафта басып торуларын күргәч, илебезнең киләчәге бар дип горурланам”, — диде ул үз чыгышында. Ул укытучыларга, командирларга яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә башкарылган тирән хезмәтләре өчен үз рәхмәтләрен җиткерде.
Воткинск шәһәрендә урнашкан кадетлар корпусы Идел буе федераль округының “Кадетлык” проектына кертелгән урта гомумбелем бирү уку йортларының берсе булып тора. Әлеге проект кысаларында Удмуртиядәге корпусның уку һәм йокы бүлекләрендә зур төзелеш һәм реконструкция эшләре башкарылды.