Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кавалерист-кыз
13.09.2018

Кавалерист-кыз

Менә инде 200 елдан артык Россиянең кавалерист кызы Надежда Дурова турындагы легенда халыкта зур кызыксыну уята, соклану хисләре тудыра, шагыйрьләргә, рәссамнарга, музыкантларга иҗатка илһам бирә. Ни өчен ул җенесен алыштырган, ирен, баласын калдырып, хәрбиләр һөнәрен сайлап әти-әни йортыннан качкан? Аның табышмаклы тормышы турында тарихчылар, психологлар бүген дә баш вата…

Ирдәүкәләр

Татарларда ирләр сыман хатын-кызларны ирдәүкә дип атыйлар. Авылда машина, мотоцикл, трактор йөртсәң, шушы исемне тагалар. Татар әдәбиятында да мондый геройлар бик күп сурәтләнә.
Чал тарих хатын-кызларның ирләрчә киенеп кулга корал алган һәм хәтта сугышларда катнашкан очракларны бик күп белә. Хатын-кызларның сугышчы булуны гомерлек һөнәре итеп алу очраклары да бар. Мондый батыр хатыннарны һәм кызларны амазонкалар дип йөрткәннәр. «Бу хатыннар ирләре өстеннән тулы хакимлек итәләр. Аларның ирләре көннәрен өйдә, йорт эшләре белән үткәрә, хатын әмерен үти, әмма ирекле кеше сыйфатында хәрби кампанияләрдә һәм идарә итүдә катнаша алмый. Бала туу белән хатыннар аны ирләренә тапшыралар, ә тегеләре исә сөт, сыек ботка ашатып үстерәләр. Кызлар, сугыш вакытында комачауламасын өчен, бер күкрәкләрен көйдереп ташлыйлар”, — дип яза борынгы грек язучысы Диодор Сицилийский. Хатын-кызларның курку белмәс, бик ышанычлы сугышчы икәнен көнчыгышта яхшы белгәннәр. Андагы патшалардан күбесенең шәхси сагы нәкъ менә хатыннардан торган. «Әгәр патша торып басса, аны кулларында җәяләрен әзер тоткан сылу, гүзәл кызлар чорнап ала», — дип язылган борынгы Һинд трактаты «Артхашастра»да. Данлыклы Һинд патшасы Ашокуны кызлар гвардиясе саклаганы билгеле. Бу гадәт Африкада XIX гасыр азагына кадәр сакланган. Шунысы да кызыклы, амазонкалар хакимлек иткән өлкәләр бездән әллә ни еракта, җәһәннәм артында да түгел. Борынгы грек тарихчылары Кара диңгезнең төньяк ярларын, Кавказ Һәм Кырымны күрсәтәләр.

Корнет Александров

Россия дәүләте белән Франция империясе арасында сугышлар XIX гасыр башларында берничә мәртәбә кабынып китә. Ниһаять, соңгысында Франция императоры Наполеон Бонапарт зур гаскәр белән яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җибәрә, Россиягә бәреп керә. Аның максаты — Россия җирләре аша Һиндстанга барып җитеп, аны инглизләр кулыннан тартып алу була. «Өч елдан мин бөтен дөньяның хакиме булачакмын, — дип күкрәк кага Наполеон. “Хәзергә Россия генә кала, ләкин мин аны сытып юк итәчәкмен!» — дип әйтә ул. Россиянең барлык төбәкләрендә дошманга каршы көчле хәрәкәт башлана. 1812 елгы рус-француз сугышы Россия халыкларының уртак җиңүе белән тәмамлана.
Әнә шул Ватан сугышының башыннан азагына кадәр, рус армиясенең барлык юлын үтә На­дежда Дурова. Аның хезмәт итү исемлегендә Смоленск, Бородино, Польша, Германия атамалары бар. Хәрби карьерасы “Иптәш”тән (рядовой дворян) штабс-ротмистрга чак­лы күтәрелә. Хәрби хезмәтен атлылар полкында башлап җибәрә. Алга таба Мариуполь гусар полкында корнет булып (әлеге исемне аңа император бирә), соңыннан Литва улан полкында подпоручик булып хезмәт итә. Александр I аны офицерны үлемнән коткарып калган өчен 5нче класс Изге Георгий ордены белән бүләкли.
Надежда Киев шәһәрендә гусар ротмистры Александр Дуров гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк хәрби шартларда тәрбияләнә. “Минем бишегем ат ияре булды. Ат, корал, хәрби музыка минем балачак уенчыкларым иде”, — дип яза ул соңыннан үзенең истәлекләрендә. Надяга биш яшь тулганда аның әтисе отставкага чыга һәм аны 1788 елда Сарапулның шәһәр башлыгы итеп билгелиләр. Әтисе кызының хәрби тормыш белән кызыксынганына бик сөенә. Надежда кияүгә чыгып, бала таба. Ләкин аның гаилә тормышы барып чыкмый. 1806 елда баласын калдырып, ир-ат киеме киеп казаклар полкы белән көнбатышка хәрби хезмәткә китә. Әтисенең үтенече буенча Надяны эзләп табалар һәм яхшы сыйфатлама белән Петербургка алып кайталар. Александр I Европада: “Рус армиясендә хатын-кызлар хезмәт итә”, — дигән сүз чыгудан куркып, аны кара-каршы сөйләшүгә чакыра. Ләкин Надя белән әңгәмәдән соң, ул аны гафу итү генә түгел, хәтта бүләкли һәм алга таба хезмәт итәргә рөхсәт бирә. Отставкага чыкканнан соң Надежда Дурова Сарапулга кайта. Биредә ул әтисе гаиләсендә яши, мемуарлар яза. 1829 елда аның әтисен шәһәр башлыгы итеп Алабугага күчерәләр. Абыйсының гаиләсе белән Надя да шунда күченә һәм Сарапулга инде кире кайтмый. Аның абыйсы Александр Пушкин белән таныш була. 1836 елда “Кавалерист-кыз язмалары” китабын чыгару өчен Надя Петербургка килә һәм аны Пушкин ярдәме белән чыгара.
Соңгы елларда ташландык этләр, песиләр белән бергә, бер ялгызы яши, 1866 елда үлә. Күмгәндә үзен: “Александр Андрей улы Александров исеме белән күмегез”, — дип васыять калдыра. Чөнки ул әлеге исем белән хезмәт итә һәм гомер буе яши. Ләкин рухани дин кагыйдәләрен бозмый, аны “Алла колы Надежда” — дип, хәрбиләр дәрәҗәсе белән җир куенына иңдерәләр.

Тарихта, әнисенең малай те­ләгәнлектән, кызын бик яратып бетермәгәне билгеле. Бәлки ул шуңа да ир-ат образын алгандыр. Ләкин ул хатын-кыз булудан туктаса да, барыбер ир-атка әйләнми. Улы белән мөнәсәбәтләре начар була. Бервакыт әнисенә улы: “Әнием, никахлашуга рөхсәт бир”, — дип хат яза. Тегесе исә хатны утка ыргыта. Хатны Александр Андрей улы Дуровка дип язгач кына әнисеннән өйләнергә рөхсәт ала. Надежда Дурованың тормышы бүгенге көнгә кадәр ачылып бетмәгән. Ләкин туар еллар әле Надежда Дурованың бик күп серләрен ачар, аның турында бик күп китаплар нәшер ителер, фильмнар төшерелер, ул моңа лаек!

Рәфилә Рәсүлева.