Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Йөрәк типкәндә, дошманга юл юк…
30.01.2020

Йөрәк типкәндә, дошманга юл юк…

Ленинградның партизаннар штабы соравы буенча Удмуртиядә ике партизан отряды оешып, сугышка җибәрелә. 1942 елның августында Удмуртиянең өлкә комсомол комитетына шәхси гаризалары нигезендә 21 егет һәм 4 кыз Мәскәүгә юллана. Яшь комсомолларны берничә ай сугышка әзерлиләр, хәрби укулар уздыралар. Һәм соңрак төрлесен төрле отрядларга билгелиләр. Ә 1943 елда Удмуртиягә тулы бер отряд оештырып Ленинградка җибәрергә дигән боерык килә. Бу юлы партизаннар отрядына 44 кеше алына.

Аларны төрле нокталарга таратмыйлар, ә бер отряд булып 11нче Волхов партизан бригадасы составына керәләр. Соңрак шунда комсомол утырышы ясап, әлеге отрядка “Удмуртия комсомоллары” исеме бирәләр. “1942 елда җибәрелгән 25 партизан турында бездә бары тик аларның исем-фамилияләре язылган документлар гына бар иде. Кайсы кайда нинди шартларда һәлак булган — бил-гесез. Берничә ел элек без әлеге каһарман егет-кызлар турында мәгълүмат таптык”, — диләр Удмуртия республикасының өр-яңа тарих документлары үзәге белгечләре.

Шушы көннәрдә әлеге үзәктә «Йөрәк типкәндә, дошманга юл юк» дип аталган документаль күргәзмә ачылды. Биредә Удмуртия комсомол отряды партизаннарының язмышын чагылдырган уникаль документлар урын алган. “2017 елга кадәр Удмуртия партизаннары турында без күп мәгълүматны белми идек. Комсомол отрядларының 100 еллыгы уңаеннан китап чыгару эше белән шөгыльләнгән вакытта Санкт-Петербургның “Тарихи-сәяси документлар архивы” белән элемтәгә кердек. Алар безгә Удмуртиядән сугышка партизан булып китүчеләрнең исәпкә алу карточкаларын җибәрделәр”, — диләр Удмуртия республикасының өр-яңа тарих документлары үзәге белгечләре.
Пыяла киштәләргә кадерләп куелган документлар арасында 1942 елда партизан булып китүчеләрнең үз куллары белән язган гаризаларына күзем төште. “Мине үз теләгем белән партизан отрядына җибәрүегезне сорыйм. Ватаным белән ант итәм: күзләрем күргәндә, кулларым корал тотканда, йөрәгем типкәндә, явыз “фрицларны” тар-мар итәчәкмен”… 17 яше дә тулмаган егет-кызлар яшьлекләренең чәчәк аткан мизгелендә үз теләкләре белән Ватанны дошман тырнагыннан тартып алу теләге белән яна. Бу каһарманнарның исем-фамилияләре язылган документта милләттәшләребезнең дә исемнәре бар.
Ижау егете Әнис Мансур улы Разеевка ул вакытта 17 яшь була. Ул 74нче заводның (“Ижмаш” заводы) 78нче цехында токарь булып эшләгән.
Фарук Вагыйзь улы Салиховка да сугышка киткән вакытта 17 яшь кенә тулган була. Ул 71нче заводның (“Ижсталь” ) 16нчы цехында хезмәт куйган.

Әнвәрбик Габдиковның сакланып калган паспортында 1923 елгы, милләте татар дип язылган.
Яшь егетләргә авыр шартларда төрле диверсион эшләр башкарырга туры килә: тимер юл буйларына шартлаткычлар кую, дошманнарны тар-мар итү, штаб кушуы буенча кирәкле мәгълүмат табу. 1944 елда отряд Оредеж поселогын азат итүдә катнаша һәм 4 февраль төнендә Хабалинка авылында 5000 дошманга каршы бәрелештә «Удмуртия комсомоллары» отрядының яртысы һәлак була. Кызганыч, алар арасында Әнис Мансур улы һәм Фарук Вагыйзь улы да була. Аларның исем-фамилияләре Оредеж ветераннар советы тарафыннан туганнар каберлеге ташында мәңгеләштерелә.

Гүзәл Шакирова.

Фотолар һәм документлар Удмуртия республикасының өр-яңа тарих документлары үзәгеннән алынды.