Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Йөкле хатын-кызларга ярдәм күрсәтү үзәге ачылды
4.04.2019

Йөкле хатын-кызларга ярдәм күрсәтү үзәге ачылды

28 мартта Ижауда йөкле хатын-кызларга медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм бала туганчы консультация кабинеты ачылды. Монда эшләячәк табибларның максаты — авыр тормыш хәлендә калган булачак әниләргә психологик консультация бирү һәм социаль ярдәм күрсәтү.
Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елда 6800 хатын-кыз табиблар ярдәмендә йөклелекне өзгәннәр. 4600 операция медицина күрсәтмәләреннән башка гына, хатын-кызларның үз теләкләре буенча ясалган. Туасы җанны үтерү дин ягыннан да тыела, әхлакый нормаларга да туры килми. Шулай ук мондый һәр операция хатын-кызның сәламәтлегенә начар тәэсир итә. Хәтта киләчәктә ул хатын-кызның бала табу мөмкинлегеннән мәхрүм калу очраклары да шактый.
Мондый консультация кабинеты Ижауда икенчесе. Беренчесе март башында 10нчы санлы шәһәр сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясе каршында оештырылган иде. Табиблар, психологлар булачак әниләргә әлеге адымнан баш тартырга, бала тормышын саклап калырга үгетлиләр. Йөклелекне ясалма рәвештә өзүнең зыяны турында аңлаталар. Әлеге сөйләшү­дән соң булачак анага уйлар, соңгы карарны кабул итү өчен 7 көн вакыт бирелә.
Медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең баш табибы Наталья Шишкина әйтүенчә, психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. “Элеккеге адрес буенча кабул иткәндә (Свердлов ур., 7), булачак аналар республиканың төрле шәһәр-районнарыннан киләләр иде. Аларның саны көн саен арта барды. Шуңа күрә әлеге юнәлештә күбрәк эшләргә, тагын бер психолог һәм социаль хезмәткәр алырга кирәклеге турында карар кабул ителде”, — диде ул.
Әлеге чараларның максаты – яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм илдә демография үсешен яхшырту. Моңа Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында да басым ясалды. Удмуртиядә әлеге юлламада әйтелгән барлык юнәлеш буенча да эш алып барыла. Әйтик, Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә депутатлар «Демография» проектына 20 млн сум бүлеп бирү турында карар кабул итте. Әлеге акчалар беренче балалары туган студент гаиләләренә 100әр мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү өчен тотылачак. «Сәламәтлек сак­лау» милли проекты кысаларында алты федераль программага 784 млн сум акча каралган.

Эльвира Хуҗина.