Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: “Барысын да үзебездән башларга кирәк”
15.03.2018

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: “Барысын да үзебездән башларга кирәк”

2 мартта Ижау Үзәк мәчетенә хөрмәтле кунак — Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килде. Дин кардәшләребезгә үтемле вәгазь сөйләгәч, Йосыф хәзрәт Ижау Үзәк мәчете имамы Рөстәм Гатауллин белән редакциябездә дә кунак булды.

— Йосыф хәзрәт, Удмуртиягә нинди максат белән килдегез?
— Безне барыбызны да тәкъдир җилләре йөртә. Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин мине берничә тапкыр Ижауга чакырган иде инде. Түбән Камадан Казанга күчү сәбәпле, хуҗалык мәшәкатьләре белән йөреп, буш вакыт таба алмадым. Мөмкинлек булу белән килдем.

— Татарстан белән Удмуртиядәге уртак проблемалар турында да сөйләшү булгандыр?
— Бүгенге көндә экстремизм, террорчылык проблемасы кискен тора. Яшьләрне ялгыш юлдан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштек. Фаиз хәзрәт — Удмуртиядәге, без Татарстандагы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштык. Яшьләр үз диннәрен, торган җирләрен, тормышларын яратсыннар өчен алар тынычлыкны саклауга үзләреннән өлеш кертергә тиеш дигән уртак фикергә килдек. Мәсәлән, мәчеттә ниндидер проблема килеп туа икән, яшьләр качарга мөмкин. Ә бабайлар качмый. Чөнки алар монда туып-үскән, шушы мәчетләрне салган. Аларның монда көче кергән. Әгәр яшьләр дә мәхәллә тормышына үз өлешләрен кертә башлыйлар икән, алар моның кадерен дә беләчәк, тынычлык, дуслык өчен дә көрәшәчәк. Аларга иман йортларын салу, моның өчен шәһәрдә урын алу һәм башка эшләрнең бер дә җиңел түгел икәнен аңлату кирәк. Бу яңа гына укып кайткан яшь имамнарга да кагыла. Кайдадыр белем алып кайтып: “Монда мин генә беләм, сез сөйләгән дөрес түгел”, — дип, бөтен булган әйберне җимереп ташларга ярамый. Җимереп ыргыту бик җиңел, ә яңадан төзү авыр. Яшьләр безнең артта өммәт торганын да аңларга тиеш.

— Яшьләр дигәннән, бүген Удмуртиядә дә, Татарстанда да шул бер үк проблема: авылга яшь имамнар кайтмый. Сездә бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
— Без бу турыда Фаиз хәзрәт белән дә сөйләшеп алдык. Татарстанда әгәр дә яшь имам укып, эшлим дип авылга кайта икән, аңа бүгенге көндә Татарстан Диния нәзарәте фонды аша акча бүленеп бирелә. Авылда эшлим дип киткән егетнең банк картасына зур гына күләмдә акча күчә икән, бу бит начар түгел. Мин Түбән Кама шәһәрендә имам булганда, мондый грантны 8 кеше алды. Ә Татарстан буенча соңгы 3-4 елда 100 дән артык кешегә бирелде.

— Ә бу яшь имамнар кайда укып кайта?
— Төрле уку йортларында. Татарстанда да, чит илләрдә дә укып кайтучылар бар. Грант имамга кайда укуына карап бирелми. Алар аттестация, тикшерү үтәләр. Аның авылда берничә ел имам булып эшләргә тиешлеге турында килешү төзелә.

— Рөстәм хәзрәт, ә безнең республикада яшь имамнарга нинди ярдәм бар?
— Бездә мондый грантлар юк. Ләкин авылда, районнарда эшлим дигән яшь имамга мөфтият тарафыннан махсус ярдәм программасы төзелде. Әлеге программа эшләсен өчен Аллаһы Тәгалә мөмкинлекләрен дә биреп тора, финанс ягыннан ярдәм итүчеләр бар. Әгәр дә имам авылларга йөри, яки остазлар мәчеттә кеше җыеп, аларга дини гыйлем бирә икән, бу вакытта да мөфтияттән ярдәм була.

— Йосыф хәзрәт, бүген туган телебезне саклау мәсьәләсе кискен тора. Аеруча Татарстанда телебезне кысу башланды. Аның шаукымы чит төбәкләргә дә кагылмый калмый. Мәчетләрдә, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан татар телен саклау өчен нинди эшләр башкарыла?
— Бу шаукым башланган вакытта безнең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз карашын белдерде, социаль челтәрләрдә телебезне саклап калырга кирәклеге турында рәсми чыгышлар ясады, безгә дә күрсәтмәләр бирелде. Мәҗбүри рәвештә тел укытылу туктатылгач, ул укытучылардан, тел белгечләреннән торган махсус эш төркеме төзеде. Алар тарафыннан махсус дәреслек төзелде. Әлбәттә, аңа әле үзгәрешләр дә кертелер. Ул Татарстандагы һәрбер мәчеткә бирелде һәм күп кенә иман йортларында татар теле түгәрәкләре эшли башлады. Белем бирү өчен Диния нәзарәте тарафыннан остазлар тәкъдим ителде, аларга хезмәт хакы түләүне дә Диния нәзарәте үз өстенә алды. Бүгенге көндә Казандагы 5 мәчеттә дәресләр уза. Безнең Кабан арты мәчетендә өлкәннәр өчен ике төркем эшли. Алар төрле милли урыннарга, музейларга экскурсияләргә дә йөриләр. Күптән түгел милли архивта кулъязмалар белән дә танышып кайттылар. Укучыларны бит җанландырып җибәрергә кирәк. Моннан тыш безнең җомга хөтбәләре татар телендә бара. Кемдер алданрак, кемдер вәгазьдән соң рус телендә сөйләп ала. Чөнки безнең максат – халыкка җиткерү, аңлату.

— Рөстәм хәзрәт, татар телен саклау буен­ча Удмуртия мәчетләрендә дә эш алып барыламы?
— Безгә күп кеше: “Мин дә татарча өйрәнер идем”, — дип мөрәҗәгать итә. Үзәк мәчеттә яңа елдан соң хатын-кызлар өчен телне өйрәнү түгәрәкләре эшли башлады. Хәзер аларга 30дан артык кеше йөри. Ижау Җәмигь мәчетендә татар теле курсларын Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов алып бара. Татарстанда төзелгән дәреслекне үзебезгә дә алып кайттык. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, татар телен Тәфкилә апа, Исмәгыйль хәзрәт кебек янып тора торган кешеләр укытса, нәтиҗәсе яхшырак. Ләкин безнең республикада вәгазьләрне гел татар телендә генә сөйләп булмый, чөнки яшьләрнең күбесе үз туган телләрен белми, аңламый. Шуңа күрә җомга хөтбәләрен ике телдә алып барырга мәҗбүр булабыз.

Йосыф Дәүләтшин: “Әгәр дә Аллаһ Тәгалә безгә бер юлны япкан икән, безгә көрәшергә башка мөмкинлекләрне эзләргә кирәк. Милләт бетте дип, баш ияргә хакыбыз юк. Мәсәлән, шул ук мәчетләр бүгенге көндә ачык, кеше йөри. Көчне шул якка юнәлтергә була. Без эшләгән дәреслекләрне Бөтендөнья татар конгрессы да чыгара ала. Чөнки телне саклау мөфтинең төп вазифасы түгел, инициативасы гына. Шуңа күрә, телне саклау өчен мөмкинлекләрне табарга була дип саныйм. Безнең бер шәкертебез Новокузнецк шәһәренә китте. Ул: “Хәзрәт, монда татар дигәннең “Т” хәрефе дә юк. Монда татарлар ата-аналары үлгәч, җеназа укып күмү 50 мең сум тора дип, 25 меңгә крематорийда яндыралар да, көл салынган шул савытны күтәреп килеп: “Әйдә, мулла, почитай”, — дип әйтәләр. Хәзрәт, миңа дәреслекләр, китаплар булса, мин монда татар телен өйрәтә башлар идем. Монда тел дә, дин дә юк”, — дип ачынып сөйләгән иде. Әлеге хәлләр бик аянычлы булса да, аларны үзгәртергә тырышучы мондый тырыш яшьләрнең булуы сөендерә”.

— Каршылыклар гел туып тора. Күп кенә районнарда мәктәпкә яулык бәйләп йөрүгә каршы чыгучылар бар. Мондый вакытта әлеге четерекле мәсьәлә ничек хәл ителә?
— Өстән андый фәрман бирүчеләр юк. Мондый бәхәсләр күбрәк мәктәп дирекциясе тарафыннан чыгарыла. Ләкин күп мәктәпләр белән без шундый килешүгә килдек: шәригать кануннарыннан тайпылмыйча без дә бераз чигенәбез, алар да. Бергәләп мөселман кызлары өчен мәктәп формасын булдырдык. Ягъни, мөслимәләр мәктәпкә теләсә нинди күлмәк киеп йөрергә тиеш түгел. Бу мәктәп, аның үзенең уставы, формасы бар. Без шуңа буйсынабыз. Ләкин без мөселманнар кияргә тиешле мәктәп формасын булдырабыз. Ул чәчәкле яулыклар да, төрле төстәге күлмәкләр дә түгел. Болар барысы да документта язылган була. Хәтта физкультура дәресе өчен спорт киеме формалары да эшләнде. Шулай ук безнең мөселман дизайнерлары татар милли киемнәренә охшаш күлмәкләр эшләсәләр дә, яхшы булыр иде. Барысын да үзебездән башларга кирәк. Халыкны милли яктан да, дин ягыннан да агарту эшләре алып бару, тарих белән таныштыру бик мөһим.
— Кызыклы, файдалы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Әңгәмәне Эльвира Хуҗина алып барды.

Виджет для комментариев