Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Йомычкадан акча ясыйлар
5.06.2019

Йомычкадан акча ясыйлар

«Увадрев-Холдинг»та энергетика үзәге ачылды.

31 майда «Увадрев-Холдинг» җитештерү мәйданчыгында агач калдыкларын утильләштерү буенча энергетика үзәген ачу тантанасы булды.
Бу көнне «Увадрев-Холдинг» ширкәтендә Австрия Agro компаниясендә җитештерелгән энергияне сакчыл сарыф итүче 5 мВт егәрлекле заманча җиһазлар сатып алып, шуны эшләтеп җибәрделәр. Проектка инвестицияләр күләме 250 миллион сумны тәшкил иткән.
Премьер-министр Ярослав Семенов республика җитәкчелеге исеменнән чарада катнашучыларны истәлекле вакыйга белән котлады: «Сезнең команда – респуб­ликабызда алдынгыларның берсе булып тора. Безнең республикада мондый вакыйгаларның булуы бик күңелле, чөнки иң заманча, энергоэффектив җиһазлар бездә урнаштырыла. Шуңа күрә сезгә энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм полигоннарда урнашкан калдыкларны киметүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, сезгә уңышлар телим. Без калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчүгә зур игътибар бирәбез. Экологик куркынычсызлык — регион масштабында гына түгел, ә бөтен ил күләмендә өстенлекле юнәлеш», — диде.
Тасманы тантаналы рәвештә кискәннән һәм символик эшләтеп җибәрү төймәсенә басканнан соң, җитәкчеләр белән бергә котельныйда булдык һәм энергетика үзәгенең эше белән таныштык. Предприятиенең генераль директорның беренче урынбасары Андрей Мымрин хәбәр иткәнчә, биредә җитештерү процессыннан соң калган агач калдыклары, йомычка кулланыла. Энергия үзәге әйләнә-тирәлеккә зыян китермичә, елына 16 мең тоннадан артык агач калдык-ларын утильләштерергә мөмкинлек бирә. Бу предприятиегә калдыкларны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарудан тулысынча баш тартырга һәм 2,5 млн кубометр табигый газны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Моны акчага күчергәндә, бу — 12 млн сум дигән сүз.
“Увадрев-Холдинг» Президенты Вячеслав Серов предприятиенең үсеш перспективалары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россиядә җитештерелә торган ДСПның 7 проценты һәм ДСПны ламинировкалау өчен декоратив пленкаларның 14 проценты «Увадрев»ка туры килә. Әлеге продукция илебезнең 60 регионына һәм таможня союзында катнашучы илләргә җибәрелә. Яңа проектның үзенчәлеге — аның тулысынча автоматлаштырылуында.
2014 елдан башлап «Увадрев-Холдинг» «Агач-йомычка плитәләрне заманча җитештерүне оештыру» проектын гамәлгә ашыру буенча эшли. 2015 елда елына 300 мең кубометрдан артык агач-йомычкалы плитәләр җитештерү мөмкинлегенә ия булган заманча яңа завод ачыла. Ул завод ике ел эчендә төзелгән. 2019 елда әлеге проектны тәмамлау планлаш-тырыла. Удмуртия Хөкүмәте әлеге проектны хуплап, аңа ярдәм итә. Проектны гамәлгә ашыру өчен инде 4,2 млрд сум акча сарыф ителгән, 250 эш урыны булдырылган, салым түләүләре 1,2 млрд сум тәшкил иткән.
Гомумән алганда, соңгы алты елда холдингның үз бүлекчәләренә керткән инвестицияләре НДС белән 7 миллиард сумнан артып киткән. «Увадрев-Холдинг» — Россиядә иң эре агач эшкәртү предприятиеләренең берсе. 2012 елдан хезмәт җитештерүчәнлеге 90%ка, ә салым түләүләре күләме 1 миллиард сумга кадәр артты. «Рес­публика территориясендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, шулай итеп Удмуртия бюджетына инвестицияләр кертергә әзер булган предприятиеләр бар. Мондый инвестиция эшчәнлеге хуплансын өчен барысын да эшләячәкбез. Холдинг урманны торгызу белән дә шөгыльләнә. Һәр елны 500 гектар җирдә урман утыртыла», — диде Ярослав Семенов.
«Увадрев-Холдинг» предприятиесе тарихы 1935 елдан башлана. Бүгенге көндә Удмуртия Республикасының урман сәнәгате комплексы лидеры, дип ышанып әйтергә була. Биредә югары сыйфатлы ламинацияләнгән агач-йомычкалы плитка, ДСП һ.б. җитештерелә. Бүгенге көндә комплекс территориясе 57 гектар мәйданны үз эченә ала һәм барлык инженерлык коммуникацияләре белән тулысынча тәэмин ителгән.Үз лабораториясе продукция сыйфатын тикшерә, бу «Увадрев-Холдинг» җитештергән продукциянең югары стандартларга туры килүе турында сөйли. Сыйфатлы продукция – сатып алучыларның ышанычын яулауның нигезе, конкуренциягә сәләтле предприятие статусын саклап калырга, Россия һәм халыкара базарларда үз урынын киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Тантанадан һәм әлеге оешма белән танышудан алган тәэсирләр белән кайтыр юлга чыктык. Юл буенча үсеп утыручы агачларга карап, уйга калдым… гап-гади агачтан ниләр генә эшләмиләр?! Аннан тукыма, скипидар, спирт та алалар. 1 кубометр агачтан 680 метр тукыма алырга була икән. Агач шулай ук кәгазь эшләү өчен дә кирәк. Ә табигый газ куллану модага кергәч, аның ягулык булып хезмәт итүе турында күпләр инде оныта да башлады. Менә бит агачның шушы үзлеген искә алып, заманча технологияләр кулланып, акчаны да янга калдыру, урманны да, әйләнә-тирә мохитне дә саклау ысулын уйлап тапканнар Увада. Булдыралар димичә, ни дип әйтәсең.

Гөлнара Вәлиева.