Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Иң җитезләр җиңү яулый
9.08.2018

Иң җитезләр җиңү яулый

3 август кичендә шәһәребезнең архитектор П.П. Берш урамы гөрләп торды. Монда «Can-Am X Race» — квадроциклларда ачык ярышларның икенче этабына старт бирелде.

Халык мәйданга ярышлар башланыр алдыннан күпкә иртәрәк килә башлады. Монда балалар, өлкәннәр, яшьләр өчен дә төрле кызыклы чаралар оештырылган иде. Тамашачылар, җанатарлар рәхәтләнеп күңел ачты. Һава торышы да матур, тик бу рәхәтлек озакка бармады. Ярышларның тантаналы төстә ачылуына санаулы минутлар гына калып барганда күтәрелгән көчле җил башта палаткаларны алып ыргытты. Эре-эре тамчылар төшкәннән соң, чиләкләп ява башлаган яңгырдан качарга урын калмаганын аңлап, кем кая булдыра ала, шунда таралып бетте. Яңгыр ул кичне туктап–туктап яуды. Киемнәр салып сыгардай булып, аякка атлап булмастай кызыл балчык ябышса да, тамашаны карау теләге көчлерәк иде. Хәер, мин генә түгел, килгән халык таралышырга ашыкмады. “Бураново әбиләре”, Ижау үзешчән ансамбльләре чыгышларын һәркем яратып карады.
Бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләре ярышта катнашучылар белән таныштыру булгандыр. Алар Берш урамындагы 5 чакрымга сузылган махсус мәйданда тизлектә, осталыкта сынаштылар. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ярышлар Завьялово, Шаркан, Воткинск һәм Якшур-Бодья районнарында дәвам итте. Спортчыларга барлыгы 500 чакрымнан артык катлаулы трассаны узарга кирәк иде. Ярышларда төрле категорияләр буенча 70кә якын экипажда Россиянең төрле шәһәрләреннән, Белоруссия, Латвия, Казахстаннан килгән 120гә якын спортчы катнашты. “Монда шулай матурдыр дип уйлап та карамаган идем. Урманнар, таулар – искитәрлек! «Can-Am X Race” ярышларында катнашу үзе бер мәктәп һәм зур спортка таба бер адым дип уйлыйм. Монда егетләр, кызлар да бик җитез”, — дип үз фикерләре белән уртаклашты “Дакар-2018”дә катнашкан, Ригадан килгән штурман Олег Уперенко.
Ярышларның Удмуртиядә узган этабында “Дакар” “Африка эко рейс”, “Ефәк юл” раллиларында катнашучылар да үз көчләрен сынап карадылар. “Бүгенге ярышлар ралли-рейд дип атала, мин элек катнашканнары – ралли-марафон. Алар икесе ике төрле ярышлар. “Дакар” 9,5 мең чакрымга сузыла. Анда башка төрле әзерлек, башка төрле машина кирәк. Монда үзеңне кыска һәм озын дистанцияләрдә тиз йөрергә өйрәтәсең”, – диде күп җиңүләргә ирешкән спортчы Сергей Карякин.
Казахстанның Астана шәһәреннән килгән Ярослав Листопадний Удмуртиядә беренче тапкыр. Ә әлеге ярышта 4нче тапкыр катнаша икән. “Минемчә, бу мин катнашкан ярышларның иң яхшысы, кызыклысы. Безнең экипаж интернациональ. Мин — Казахстаннан, ә штурман Екатерина Ковалева Мәскәүдән. Удмуртиягә бик теләп килдем, мондагы трассаны сынап карыйсы килде”, — дип сөйләде ул.
Ярышларның Удмуртиядәге этабы җиңел булмады. Спортчыларга таулы, үлән белән капланып, күз күреме начар булган юллардан да үтәргә туры килде. 3 көн дәвамында ялны белми, тизлектә үз көчләрен кат-кат сынады алар. Җиңүчеләрне төрле категорияләр буенча билгеләделәр. “Стандарт” категориясендә Удмур-тиядән милләттәшебез Фәрит Губаев һәм Александр Чернов командасы җиңү яулады. Аларның сентябрь аенда Чиләбедә узачак ярышларның 3нче этабында җиңү яулауларын теләп калабыз.

Эльвира Хуҗина.