Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Иңнәремә канат куйдылар
3.07.2019

Иңнәремә канат куйдылар

Язмыш шулай кушып, Удмуртиядә гомер итәргә туры килсә дә, йөрәгем, күңелем белән мин Татарстанда яшим. Аның кайсы гына ягына юл алсам да, соклануымны, татар илен яратуымны яшермим. Бигрәк тә, авыллары, анда яшәүче халкы белән кызыксынам.

Июнь аенда Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Татарстанның Балтач районында узды. Балтач районы — мәшһүр Тукай данлаган Казан артының бер төбәге ул. Рәсәйнең Киров өлкәсе һәм Марий Эл республикасы белән ызандаш. Татарстанның Арча, Саба, Кукмара районнары аңа күршеләр. Бүгенге көндә Балтач районында 33 меңнән артык халык яши. Алар арасында уннан артык милләт вәкилләре бар. Иң зур күпчелекне татарлар тәшкил итә — 87%. Татарлардан тыш удмуртлар, марилар, руслар бар. Һәрберсе үз туган телен, милли гореф-гадәтләрен саклый.
Балтач районында 77 авыл бар. Алар арасында 200 елдан артык тарихы булган атаклы мәдрәсәсе белән еракларга билгеле Түнтәр, сөекле Тукаебызның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның җәсадын үз күкрәгендә саклаучы Сосна Пүчинкәсе (Сасна), Мирхәйдәр Фәйзине мәшһүр «Галиябану» драмасын язарга рухландырган Шода, удмурт халкының күп кенә мәдәният әһелләрен тәрбияләгән Чепья авыллары күпләргә билгеле. Балтач районы халкыбызны данлаган күп кенә олы шәхесләрне тудырып үстергән. Атаклы җырчы Альберт Әсәдуллин, халык артистлары Римма Ибраһимова, Рәшит Мостафин, татарларның беренче хатын-кыз режиссеры Кәшифә Тумашева һәм башка күпләрнең тамырлары Балтач җирендә.
Без килгәндә (зур делегация сос­тавында), төнлә явып үткән яңгыр табигатьне тагын да сафландырган, яшеллектән кояш нурларына кушылып күзләр камаша. Кырларда ашлык күкрәп үсә, бакчаларда бәрәңгеләр өелгән, ферма маллары таңнан торып басуда чыклы үлән ашый. Биредәге халыкның хезмәт сөйгәнлеге, уңган булганлыгы күренә. Бер-бер артлы йортлары тезелеп киткән авыллар күңелне ымсындырып үзенә чакыра. Йорт­лар һәммәсе дә төзек, урамнарга асфальт түшәлгән.
Күчмә утырышның темасы — «Милли уеннар — тәрбия хәзинәсе». «Милли уеннар югалып бара, балалар уйный белми. Без моңа үзебез гаепле: балаларны уйнарга өйрәтмибез. Баланы хәрәкәт иттерү, уйнату, үз-үзен уенда таптыру һәм уен эшчәнлеге белән аны шәхес буларак тәрбияләү — безнең максатыбыз булып тора», — ди иҗтимагый оешманың рәисе Кадрия Идрисова.
Без бу районның иң кечкенә Таузар авылында, аның балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәбендә, Карадуган авылының катнаш төрдәге балалар бакчасында (биредә өч тел — татар, рус, инглиз телен өйрәнә балалар). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев эшләгән мәчеттә, Бөрбаш авылында һәм аларның балалар бакчаларында кунакта булдык. Һәр авылда балалар туган телебездә каршы алып, онытылып бара торган милли уеннарны күрсәттеләр: халык мәкальләрен, әйтемнәрен кулланып, тула басу күренеше, читек чигү уены, тукмак тәгәрәтү уеннары такмак, җырлар, шаян сүзләр, тел көрмәкләндергечләр белән үрелеп барды. Балаларның чыгышлары аша туган телебезнең никадәр бай, аһәңле, күркәм тел икәнлеген күреп, искәрмәстән: «Их!» — дип куйдым.
«Их!» дип әйтүем бераз үкенү белән. «Туган телебезне бергәләп өйрәник, мин булышам, сез миңа ярдәм итегез. Балалар белән өйдә бераз гына булса да, туган телебездә аралашыгыз әле», — дип әйтүгә, кайбер әти-әниләрнең: «Нигә кирәк?», — дигән сүзләреннән соң әйтелгән «Их!» дип борчылуым, аптыравым ул. Араларында сөенеп, шатланып, мине дә канатландырып йөргән әти-әниләр дә бар. Аларга мең рәхмәт. Их! Шундыйлары күбрәк булса иде аның!
Уеннарның телне өйрәнүдә, милли үзаң тәрбияләүдә роле зур. Бала тормышында уен аеруча зур урын били. Мәктәпкәчә яшьтәге баланы һәрьяклап үстерүдә уен әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Төрле-төрле уеннар аркылы балаларда батырлык, тапкырлык һәм чыдамлылык тәрбияләнә. Табигать белән кызыксыну, аны күзәтү теләге уяна. Уен аша баланың хәтере, фикер йөртүе, фантазиясе үсә. Шулай ук балалар коллективта оешалар, тату уйнарга, очраган кыенлыклардан чыгу юлларын табарга, бер-берсенә булышырга өйрәнәләр. Ә хәрәкәтле уеннар физик яктан нык, таза-сау булып үсәргә ярдәм итә.
«Баланың иртән күзен уйнап ачтырыгыз: «Сандугач баласы тора, чут-чут итеп сайрый, дип, матур сүзләрегезне жәлләмичә, көн озынына балалар белән уйнагыз, — ди Кадрия Рәис кызы. — Балаларның теле дә иртәрәк ачылыр, авазларны да дөрес әйтер».
Бу чыннан да шулай. Мәсәлән, карга турындагы тизәйткечтә генә дә ничә «р» авазы бар.
Карга әйтә: «Кар! Кар!
Мичтә бәлеш бар-бар.
Мичтән бәлеш алыр идем
Өйдә кунак бар-бар!»
Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Бала, уендагы төрле рольләргә кереп, чынбарлык тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Әлеге күчмә утырышта: балалар уйнарга тиеш, ә иң мөһиме, безгә, өлкәннәргә, иренмичә алар белән бергә уйнарга кирәклегенә тагын бер кат инандык.
«Ак калфак»лылар Сосна Пүчинкәсе авылында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберенә зиярәт кылдылар. Күчмә утырыш уеннар уйнау, «Уеннарда — күңел җылысы» күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды.
Кайтыр юлга чыктык. Безне матур өйләр, бәрәңге буразналары, басу- кырлары озатып калды. Күңелдә — рәхәтлек. Озакка сузылырга тиешле жәйге бер көн төш кебек узып та киткән. Күңел алга таба яңа планнар, яңа хыяллар белән яна. Канат куйганың өчен рәхмәт, Татарстаным, рәхмәт, балтачлылар!

Ләйсирә Юсупова, Ижау шәһәре.