Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Иҗатчылар тәрбияләү өчен милли мәктәпләр җитми
22.03.2018

Иҗатчылар тәрбияләү өчен милли мәктәпләр җитми

Әгерҗе районы яшь каләм осталарың «Көмеш каләм» фестиваленә һәрчак безне — “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләрен чакыралар. «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы журналисты Миләүшә Ягъфәрова белән миңа ел саен «Яшь хәбәрче» номинациясендә укучыларның эшләрен бәяләргә туры килә. Тик елдан-ел татар телендә иҗат итүче укучыларның кимүе күзәтелә. Элек һәр номинация буенча 20дән артык бала катнаша иде. Быел фестивальдә барлыгы 43 укучы катнашты, аларның да байтагы «Нәфис сүз остасы» номинациясендә чыгыш ясады. Ә иң аз катнашучылар «Яшь шагыйрь» номинациясендә булды (6 укучы). Әгерҗе авыллары мәктәпләрендә татар телендә иҗат итә торган укучылар шулай бармак белән генә санарлык кала микәнни? Сәбәбе нәрсәдә соң? Әйдәгез, иң элек татар теле укытучыларын тыңлап китик.

Укытучылар фикере

Наилә Харисова (Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия):
“Иҗат бит ул — сөйләм теленең югары баскычы. Иҗат итү өчен татар телен бик яхшы белергә кирәк. Шуның өчен татар теле ул — гаиләдә аралашу теле булып кына калырга тиеш түгел. Әгәр бала гореф-гадәтләрен, тарихын белми икән, аның иҗат итәргә сәләте булса да, ул тирәннән йөзә алмаячак. Әлбәттә, андый укучыларны үстерү өчен гадәти генә дәрес түгел, күбрәк дәрестән тыш эшләр алып барылырга тиеш. Ә “Көмеш каләм” фестивале — укучыларны иҗатка тартучы фестивальләрнең берсе ул”.

Гөлназ Хуҗина (Исәнбай мәктәбе):
“Балаларны иҗатка тарту, кү­ңелләрендәге иҗат орлыкларын үстерү өчен “Көмеш каләм”нең роле әйтеп бетергесез зур. Бүген без 6 номинациягә дә укучылар алып килдек. Әле мин сөенеп куям: безнең мәктәптә иҗат итүче укучылар бар”.

Фәридә Хафизова:
“Мин бүген фестивальгә ике баланы алып килдем. “Нәфис сүз” һәм “Хикәя” номинацияләрендә катнашачакбыз. Нәфис сүз остасы булу өчен хәтернең яхшы, телнең йөгерек, саф булуы кирәк. Безнең андый укучылар быел тугызынчы сыйныфтан соң киттеләр. Безнең мәктәптә 7нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр бер генә дә татар төркеме юк. Кечкенә татар төркемендә укучылар арасында сәләтле генә балалар бар. Аларны үстерә алсак, алдагы елларда барлык номинацияләргә дә катнаша алырбыз. Минем күңелемдә иҗади орлыклар яшәгәч, аны балаларга да күчерергә омтылам».

Лилия Әхмәтҗанова (Салагыш мәктәбе):
“Без 6 номинациядә дә катнашабыз. Безнең мәктәптә сайлап алу мөмкинлеге бар әле. Мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары укучыларның иҗатларын үстерүгә бик зур көч куялар. Укучылар кечкенә хикәя, шигырь язарга өйрәнәләр. Әдәби әсәрләрне укытуга тиешенчә игътибар бирәләр. Мондый укытучыларыбыз булуга без сөенәбез. Башлангыч сыйныфларда укучылар арасында өметле укучылар күренә”.

Раушания Низамбиева (Тирсә мәктәбе):
“Укучыларда китапка, матбугатка кызыксыну уяту өчен татар теле кабинетында “Яңарыш” газетасын да, “Сөембикә”журналын да өстәлемдә тотам. “Бу санда сезгә бик кирәкле, кызыклы язмалар бар”, — дим. Шулай кызыктырып та, алып укымаулары йөрәкне әрнетә. Минем гаепне гаиләгә дә аударасым килә. Чөнки әти-әни баласына рухи азыкны бик аз бирә, газета-журналлар алдырмыйлар. «Яңарыш»та балаларның язмалары чыкса, “Әти-әниләренә язмаларын кычкырып укысыннар, балаларының кулына каләм алганын күрсеннәр”, — дип, газетаны өйләренә биреп җибәрәм”.

Гөлшат Садыйкова (Кадыбаш мәктәбе):
«Без иҗат итүче балаларны үстерергә тырышабыз. Мәктәптәге стендның бер бүлеге балалар иҗатына бирелгән. Язмаларны яңартып торабыз. Балаларга өй эшләрен биргәндә, сайлап алу мөмкинлеге бар. Мин үзем укучыларның иҗадирак эшне сайлауларын теләп, хәйләгә барам: иҗади эшкә — «5»ле дип кызыктырам. Кечкенәрәк сыйныфта балалар билгегә бик кызыгалар».

Бүгенге көндә Әгерҗе районында бары тик Кадыбаш, Салагыш, Исәнбай, Девятерня мәктәпләрендә генә барлык фәннәр дә татар телендә укытыла икән. Калган мәктәпләр рус теленә күчеп беткәннәр, хәтта данлыклы Иж-Бубый мәктәбендә дә башлангычта гына фәннәр татарча өйрәтелә. Өстәвенә, быел туган телебез алдында туган вәзгыять аркасында мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре бик нык кыскартылган. Татар теле укытучылары укучыларның иҗади фикер йөртмәүләренең төп сәбәбе БДИ, Интернет, телефон, компьютерлар булуын да әйттеләр.

Иҗатны үз итүчеләр

«Көмеш каләм» фестивалендә «Нә­фис сүз остасы» номинациясендә рус мәктәбендә белем алган шәһәр укучыларының уңышлы чыгыш ясауларына игътибар иттем. 1-4 сыйныфлар арасында беренче урынны алган Алсу Хафизованың (Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп), 9-11 сыйныфлар арасында беренчелекне алган Илнар Мөстәхимовның (Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия) күңелгә үтәрлек итеп чыгыш ясаулары мактауга лаек. Илнарның чыгышы күпләрне елатырга мәҗбүр итте. Унберенче сыйныф укучысы Илнарның: «Интернет челтәреннән шигырьләр укыйм. Конкурска сайлаган шигырьне дә Интернет челтәреннән таптым. Бу шигырь миңа бик нык тәэсир итте», — диюе мине бик сөендерде. Менә бит компьютерның да файдасы бар икән! Илүзә Нәгыймова һәм Руфинә Галиева мәктәптә бирелгән иҗат эшләреннән тыш, үзләре теләгән темаларга каләм чарлауларын, иҗат иткән язмаларын аерым дәфтәргә туплап баруларын әйттеләр. “Мин китаплар укырга яратам. «Көмеш каләм» фестивале булачагын белгәч, шушы якын арада гына 3 китап укып чыктым. Китап уку иҗат итәргә бик нык ярдәм итә», — диде Руфинә.

Тел сакчысы — Кадыбаш

“Авыл мәктәбенең әйтеп бетергесез дәрәҗәдә изге миссиясе бар: ул — тел сакчысы, милләт сакчысы, милли татар рухын бер буыннан икенчесенә тапшыручы”, — ди Кадыбаш мәктәп директоры Фәния Рәшитова. “Көмеш каләм” фестивалендә дә ул үзенең милли җанлы булуын, кунакчыллыгын, гореф-гадәтләребезне яңартуга зур өлеш кертүен күрсәтә алды. Кадыбаш мәктәбе 4 тапкыр Татарстан Республикасының “100 иң яхшы мәктәбе” исеменә лаек. (2012, 2013, 2014, 2016 еллар). 2017 елда ”Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрен иң яхшы укыту тәҗрибәсе” проектында 1 миллион сумлык грант­ка ия була. 2012 елдан Кадыбаш мәктәбе, милли белем бирү буенча районда ресурс үзәге булып тора. Татар теле һәм әдәбияты буенча ел саен республика призерлары әзерлиләр: 2016-17 уку елында Фәридә Әхмәтова — дәүләт телләре буенча Бөтенроссия олимпиада призеры, Лилия Габбасова — татар теле буенча республика призеры, Айгөл Мулланурова — татар әдәбияты буенча республика призеры, Бөтенроссия ”Илһам” бәйгесе лауреаты. 2017-18 уку елында Айгөл Мулланурова — татар әдәбияты буенча республика призеры, Ләйсәния Гыймадиева татар әдәбияты буенча районда беренче урынны алган.
“Соңгы дүрт елда укучыларның БДИ нәтиҗәләре дә мактанырлык. Физика, математикадан районда гына түгел, республикада да иң югары балларны җыялар. Мәсәлән, 2016 елда Илсур Шәйхетдинов физика буенча — 96, математика буенча — 86 баллга, 2017 елда Айнур Айдаров математика буенча — 90, информатика буенча 79 баллга тапшырды. Рус телен дә укучылар яхшы үзләштерә. 2016 елда Венера Шәяхмәтова — 98, Диния Ситдыйкова 91 баллга тапшырды. 2017 елда Диләрә Мусина 81 балл җыйды”, — ди Фәния ханым.
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Рәсүлева турында да җылы сүзләр юллыйсым килә. Ул ике тапкыр “Безнең иң яхшы укытучы” грантын откан, “Укытучы -эксперт” дигән яңа грант иясе. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек укытучы. Эльмира Рәис кызына “Яңарыш” газетасында узган конкурс­ларга укучыларны җәлеп иткәне һәм һәрдаим язмалар юллап торуы өчен рәхмәт. “Көмеш каләм” фестивален оештыруда да аның өлеше зур. Кадыбаш мәктәбе кебек милли мәктәпләребез күбрәк булса, татар телендә иҗат итүчеләр дә, милләт горурлыгы булырдай егет-кызлар да күбрәк булыр иде.

Рилия Закирова.