Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Иҗатлары үлемсез
15.03.2019

Иҗатлары үлемсез

Шундый исем астында рубрика ачып, бүгенге көндә арабызда булмаган шагыйрьләрнең исемнәрен искә алмакчы булдык. Каләмдәшләребез белән бәйле якты хатирәләрне сөйләп, бик еш юксынып искә алабыз. Аларның иҗатлары да онытылмасын. Әйдәгез, китапларын ешрак кулга алыйк, әсәрләрен балаларыбызга, оныкларыбызга укыйк.

Олуг шагыйрь Риза Шәфигә 20 февральдә 96 яшь тулган булыр иде. Өлкән офицер, олпат шәхес, милли хисләр белән сугарылган меңләгән шигырьләр авторы, сабыр, йомшак күңелле Риза абый турында Шаһинур Мостафин: “Хәрби дәрәҗәсе белән дә, иҗаты белән дә чын полковник ул», — дигән иде. Бүгенгә кадәр безнең арабызда булса, күпме гаҗәеп шигырьләр, хикәяләр язган булыр иде. Аның талантына, зирәклегенә, фикерләренең тирәнлегенә бүген дә сокланып туймыйбыз.

 

 

Риза Шәфи
Тургайлар хәстәре

Тургай томшыгы кадәре генә поэ­ма —
…тургай сузган кылга кагылып…
Шәүкәт Галиев
1
Тыңла көзге чалт аязны:
зең… зең –
ни өзелә?
Тыңла кышкы чалт аязны:
зең… зең –
ни өзелә?
Тыңла тартылган кылны:
зең… зең –
ни өзелә?
2
Тарта галәм кылларын
Кышкы салкыннар…
Өзелеп бетсә алар –
Җиргә хәвеф бар!

Шуны сизеп йолдызлар
Дер-дер калтырый:
“Кем генә Җирне яклар –
Имин калдырыр?”
3

Бер күтәрелә, бер төшә тургай,
Өзек кылларны ул ялгый бугай.
Болын, камылдан табып очларын
Кояш нурына бәйли Җир шарын.
Җир якыная тагын Кояшка –
Килми шул язлар тургайдан башка.

4
Тыңла язгы таң күген:
зең… зең –
кем кагыла?
Тыңла җәйге челләне:
зең… зең –
кем кагыла?
Кылларын барлый тургай:
зең… зең –
моң агыла.
5
Саф корыч сыман
Чыңлый кыл – нурлар
Галәм ныклыгын
Сыный тургайлар.

Талант

— Сандугач буласым килде.
— Синме соң оста?! – диләр.
— Карлыгач буласым килде.
— Канатың кыска! – диләр.
Сандугачны тыңлый-тыңлый,
Карлыгачны уйлый-уйлый, иген игәм.
— Күмәчең татлы! — диләр,
— Кәсебең таптың! – диләр.
Аерма юк

Адәм булса илаһи зат –
Булмас иде төрмәләр,
Сатлыкҗанлык. Кырыслыклар,
Бер-берсенә өрмәләр.
Илаһилык адәмнәрнең
Төшенә дә кермәгән:
“иректә” дип яшәсә дә,
Аерма юк төрмәдән.