Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ишегаллары яңара
1.11.2017

Ишегаллары яңара

27 октябрьдә Завьялово һәм Кияс авылларында “Ишегалды көннәре” бәйрәме булып узды. Әлеге авылларда “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” проекты кысаларында ишегалды территорияләре төзекләндерелде.
Кияс авылының Северный урамы тыкрыгында урнашкан 4нче һәм 6нчы йортлар ишегалдына килеп төшкәндә, салкынча дымлы һава торышы булуына карамастан, бала-чага уен белән мәшгуль иде. Өлкән яшьтәге апалар сөенечләрен яшермичә безне елмаеп каршы алдылар. “Моңарчы язын һәм көзен юлларыбызда баткак булса, бүген рәхәтләнеп чиста, асфальт юллардан йөри алабыз. Балаларыбыз да өйдә бикләнеп ятмый, ямьле ишегалдыбызда рәхәтләнеп уйныйлар”, — дип шатлыклары белән бүлештеләр. Әлеге ишегалдын төзекләндерү тулаем алганда 807 мең 300 сумга төшкән, шул исәптән финанслауның 5%ын муниципалитет һәм әлеге йортларда яшәүчеләр күтәргән. 24 фатирдан барлыгы 40 мең 400 сум күләмендә акча җыелган. Әлеге акчаларга биредә 695 квадрат метр мәйданга асфальт юл салынган, ишегалдында утыргычлар, чүп савытлары, балалар өчен комлык ясалган. “Шушы көннәрдә спорт белән шөгыльләнергә яратучылар өчен биредә турниклар да урнаштырылачак”, – ди җитәкчеләр. “Халык бу проектны ничек кабул итте, акча җыю авыр булмадымы?” – дигән сорауга, әлеге йортлар белән җитәкчелек итүче һәм үзе дә биредә яшәүче Светлана Кошорникова җавап итеп: “Хәзерге заманда халыктан акча җыю, әлбәттә, җиңел түгел, төрле хәлдә яшәүчеләр бар. Тик ничек кенә булмасын, әлеге проектта һәркем катнашты”, — диде. Бу йортларның берсендә милләттәшебез Әдһәм Миңнемуллин да гомер итә. Үзе белән шәхсән күрешергә насыйп булмаса да, төзекләндерү эшләрен алып баруда актив эш алып баручыларның берсе булды, ди күршеләре. Кияслылар киләсе елга да проектта катнашып, авыл җирлеген яхшыртуны планлаштыра. “Киясово” муниципаль берәмлек башлыгы Александр Красноперов бу хакта җентекләп: “2018 елда әлеге проект кысаларында төзекләндереләчәк мәйданнар инде билгеле. Авылыбызның “Колхоз бакчасы” паркын торгызырга планлаштырабыз. Биредә утыргычлар, тротуар, аллея, балалар өчен мәйданчык, спорт комплексы һәм сәхнә куярга уйлыйбыз”, — диде.
Завьялово авылының Калинин урамында инде алты күпкатлы йортларның ишегаллары төзекләндерелгән. Йортларның икенче ягыннан узучы юл читендә җәяүлеләр өчен сукмак булмаганлыктан, халыкка машина юлыннан йөрергә туры килә. Әлеге проект нигезендә юл читендәге (якынча 400 метр чамасы озынлыкта) кыргый агачлар һәм куаклар киселеп, җәяүлеләр өчен ишегалдына керү өчен уңайлы булган асфальт сукмак салына, урамнарны яктыртучы фонарьлар урнаш­тырыла. Әлеге ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләренә барлыгы 3 млн. сум күләмендә акча сарыф ителгән. Шуның 1,85 млн сумы – федераль бюджет чыгымнары, 830 меңе – респуб­лика бюджетыннан, 144 мең сумны муниципалитет бүлеп биргән. Финанаслауга шулай ук биредә яшәүче халык, эшмәкәрләр һәм подрядчы-компания дә кушыла. Аның суммасы 149 мең сум тәшкил итә. Подрядчы биредә үз хисабына машина йөрү юлына чыга торган өлешкә асфальт түшәгән.
Биредә яшәүчеләр әлеге үзгәрешләр белән бик тә канәгать, шатлыклары белән уртаклашып: “Чынлап та йорт тирәбез күпкә яхшырды. Моңа кадәр биредә 5-6 рәт булып кыргый алмагачлар, төрле агачлар үсә иде. Җәяүлеләр өчен юл бөтенләй дә юк иде, шул рәвешле үзебезне куркыныч астына куеп, машина юлыннан йөрергә туры килде. Ә хәзер бар да тәртиптә, һәркем үз юлыннан йөри”, – дип елмая алар.
“Завьялово” муниципаль берәмлек башлыгы Роман Липин биредә киләсе елда башкарылачак эш планы белән таныштырып: “Киләчәктә дә “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” проекты кысаларында “Каенлык” паркын төзекләндерәчәкбез. Реконструкция проектыбыз әзер, ул паркны берничә зонага бүлүне күздә тотып эшләнгән. Биредә гашыйклар агачы янәшәсендә яшь парлар өчен мәйданчык, балалар мәйданчыгы, массакүләм чаралар һәм бәйрәмнәр мәйданы да булачак дип күзаллыйбыз. Без, әлбәттә, халык фикерен дә тыңлаячакбыз. Завьялово халкы әлеге проектны яңа идеяләр белән тагы да баетыр дип уйлыйм”, — диде.
Завьялово һәм Кияста узган “Ишегалды көннәре” “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” проекты нигезендә ишегалларын масштаблы төзекләндерүнең турыдан-туры мисалы булып тора. 2017 елда Удмуртиядән әлеге проектка 32 муниципалитет кушылды. Вавож һәм Дебес авыллары ишегалларын җәен үк куллануга тапшырганнар иде. Калган авылларда да төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Авыллардагы сәяхәтебездән соң тирә-ягыбызда тәртип, уңайлылык, чисталык һәм матурлык булдыру көндәлек яшәү рәвешебезгә әйләнсен, ә эшләнгән хезмәт кадерле, түгелгән көч хөрмәтле булсын иде диясе килә.

Ләйсән Әхмәтова.