Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Исәнбай мәктәбе укучылары бездә кунакта
1.12.2016

Исәнбай мәктәбе укучылары бездә кунакта

 

Без, без, без идек…

Кем ул без, дисезме? Без –мәктәбебезнең беренче карлыгачлары – ФГОС  балалары.  ФГОС нәрсәме?  Безнеңчә әйтсәк, укытучы — юнәлеш бирүче, юл күрсәтүче, без, укучылар, укытучы күрсәткән юлдан яңалыклар ача-ача алга баручылар. Менә шулай булгач, укытучы апаларыбызның “Яңарыш” газетасы бәйге игълан итүе турында  аңлатуы булды, без, 6 нчы класс укучылары , 3 малай һәм 6 кыз классыбыз белән “Яңарыш” гәҗитенә язылып та куйдык.  Бездән 5 нче класслар да калышмады (алар да бит ФГОС балалары): 6 малай һәм 6 кыз тиз арада кулларына “Яңарыш” ка язылу турында квитанция тотып килеп тә җиттеләр. Газетага язылу марафоны кызыклы үтте: кемнең әнисе, кемнең әтисе, әби-бабасы, апасы, кем үзе почтага элдертте  генә. Шулай итеп, ай күрде,  кояш алды, 21 укучы   “Яңарыш”лы булды.

Замана балалары өчен фотога төшү проблема түгел дип уйлаган идек, бераз ялгышкан булып чыктык. Төймәгә бастың да бетте түгел икән шул. 21 кешедә 21 төрле фикер. Ярый әле  рульне тиешле җирдә бора белүче апаларыбыз бар, тиз арада уртаклыкны таба алдык:  күрәсезме,  без  “Яңарыш” ярдәмендә үсә, үзгәрә, биеклекләргә үрли барабыз.  Ике класс укучылары булсак та, без,  бер йодрыктагы бармаклар кебек, егерме беребез дә аерылгысыз дус.  Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Уңышларыбызга бергәләп сөенәбез, ә кыенлыкларны бергәләп җиңәбез.

Бик яратып, спорт белән шөгыльләнәбез, волейбол, баскетбол, шахмат, көрәш  түгәрәкләренә йөрибез. Шуңа күрә сыйныфыбызда бар укучы да сәламәт һәм физик яктан чыныккан. Алмаз, Илнар, Динис –көрәштә беркайчан да бил бирмиләр, ярышларда гел алдынгылыкны яулыйлар, волейбол, баскетбол уеннарында исә без Әлмирә, Даниил, Алия, Даниэль, Әлфинурга таянабыз.

Классыбызда биючеләр дә,  җырчылар да җитәрлек. Мәктәбебездә генә түгел, хәтта авылыбызда да бәйрәмнәр, кичәләр безнең катнаштан башка узмый. Илкин, Кристина, Гөлзияләрнең моңлы, матур тавышы һәркемнең йөрәгенә үтеп керсә, Айназ, Ралина Энҗе, Камилә, Илзирә, Булат  үзләренең сәнгатьле сөйләме белән күңелләрне әсир итә, ә биемәгән укучы, гомумән, классыбызда юк, бездә бии тукмак та.

Без бит ФГОС балалары, дигән идек бит, шуңа күрә төрле конкурслар, фәнни –гамәли конференцияләр – алар безнеке. Без бигрәк тә интернет — конкурслар, олимпиадаларны яратабыз: җиңүче булу турындагы диплом, грамоталар белән партфолиоларыбыз тулды инде. Хәзер төп максатыбыз — район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда турыдан -туры катнашып, тагын да зур  нәтиҗәләр яулау.

Әдәпле, әхлаклы, намуслы булу – безнең төп максат. Мәдрәсәдә белем алучы кызларыбыз Әдилә, Азалия, Ралина дини бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар, безгә дә ислам дине нигезләрен өйрәтәләр.  Никита, Зәринә үзләренең тыйнаклыклары һәм көтелмәгән фикерләре белән таң калдыралар.

Матур итеп мактандылар, боларның бер кимчелекләре дә юк микәннни дисезме? Кимчелексез ничек булсын инде ул! Бездә дә җитәрлек алар.  Ләкин без алар хакында кычкырып йөрмибез, ә бер-беребезгә кимчелекләребезне, ялгышларыбызны күрсәтеп, киңәшләшеп, аларны бетерү өстендә эшлибез.   Менә шундый ФГОС балалары инде без.

Сыйныфыбызның тагын бер үзенчәлекле ягы бар: бер-беребез белән ярыша-ярыша укыйбыз. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратабыз, чөнки бу дәресләрдә иҗади эшләр эшлибез: төрле темага хикәяләр һәм әкиятләр, шигырьләр язабыз. Аларны укытучы апаларыбыз белән бергә “Яңарыш” газетасына җибәрәюез. Ә “Яңарыш”газетасы — һәрберебезнең өендә көтеп алынган кадерле кунак. Без аны яратып, зур кызыксыну белән  укыйбыз.  Үзебезнең язмаларыбыз чыккан саннары күрше-тирә, туган – тумачаларны да куандырырга өлгерә. Исеме җисеменә туры килгән газетабыз көннән-көн яшәргән, яңарган шикелле: өр-яңа мәгълүматларны җиткереп кенә тора. Анда чыккан язмаларны дәресләрдә кулланабыз, шигырь –хикәяләрен бәйрәмнәр үткәргәндә файдаланабыз. Газета безне туган телебезнең нечкәлекләренә өйрәтә, тел байлыгыбызны арттыра, иҗат итәргә рухландыра. Безгә “Яңарыш” газетасы бик ошый. Шуңа күрә газета тарафыннан оештырылган бәйгедә дә  көчебезне сынап карамакчы булдык. Без үзебезнең җиңүебезгә бик тә ышанабыз, чөнки “Яңарыш”- безнең аерылгысыз тугры дустыбыз!

Исәнбай мәктәбенең 5-6 нчы класс укучылары.

“Яңарыш”ка…

“Яңарыш”ны яратабыз
Ул — бик кирәкле басма.
Бөтен укучы да укый
Гәҗитне безнең класста.

Фикер алышабыз укып
Мәгънәле язмаларын.
Кулланабыз дәресләрдә
Бәйрәмнәр җитсә тагын.

Бәйгеләре төрле-төрле,
Катнашмый гына кара!
“Яңарыш” барча кешене
Үзенә тарта ала.

“Алтын йомгак” сәхифәсен
Сөенеп көтеп алабыз.
Үз язмаларыбыз чыкса,
Бигрәк тә куанабыз.

Ә “Алтын йомгак” журналы —
Һәркемгә олы бүләк.
Балаларның иҗат эшен
Зурлый “Яңарыш”, димәк.

Иҗат ялкыны телибез
Үзеңә дә, “Яңарыш”!
Синең белән безнең дә бит
Үсеш һәм алга барыш.

6 класс  укучылары исеменнән Айназ Симаков, Исәнбай мәктәбе.
“Яңарыш”- алга барыш!

Сыйныф белән жыелышып,
“Яңарыш”ка  язылдык.
Күмәкләшеп укый торгач,
Гел арта бара   дуслык.

Сәхифәләр, яңалыклар,
Котлаулар һәм шигырьләр,
“Яңарыш”та урын алган
Тик акыллы фикерләр.

Яратып көтеп алабыз
Атна саен гәҗитне.
Безне бик кызыксындыра
Һәрбер юлы, һәр бите.

Безнең иҗатлар басыла,
Шундый нык шатланабыз.
Иптәшләрнең шигырьләрен,
Барсын укып барабыз.

Безнең көндәлек гәҗит ул, —
Ул яраткан “Яңарыш”!!!
Һәр укучы  өчен табыш,
“Яңарыш”- алга барыш.

5 класс укучылары исеменнән Энҗе  Латыйпова.

Булдырабыз

Еллар үзенә туплаган ич,
Айлар санын — унике,
Ә менә безнең сыйныфта
Укучылар  — унике.

Көн дә мәктәпкә киләбез,
Сөенешеп, шатланып.
Хәл-әхвәлләрне сорашкач,
Алабыз без мактанып.

Кем өй эшләрен эшләгән,
Кем укыган кушканны.
Китап, дәфтәреңне алып
Элеп куйчы букчаңны.

Бик дус булып яшибез
Кызлар белән малайлар
Барыбыз да уңганнар,
Барыбыз да булганнар.

Җырлыйбыз да, биибез дә,
Үткәрәбез кичәләр.
Төрле конкурс –ярышларда
Без һәрчак беренчеләр.

Ялкауларны сөймибез без,
Тырышлык – безнең девиз.
Ярдәмләшеп яшәү сере-
Уңышка бит ул нигез.

«Яңарыш»ка язылдык без
Булырбыз дип җиңүче
Безгә яхшы билгеләрне
Булсын иде бирүче.

5нче сыйныф укучылары исеменнән  Илькин Исмәгыйлев.