Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов: «Әзерлекле имамнар җитми»
15.01.2021

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов: «Әзерлекле имамнар җитми»

Узган ел пандемия аркасында тормышыбыз зур үзгәрешләр кичерде. Чикләүләр кертелә башлагач, миңа иң нык тәэсир иткәне мәчетләрнең ябылуы булды. Дин тыелган заманда да Аллаһ йортларының ишекләре ябылмаган. Тик куркыныч вирус үз кагыйдәләрен кертте. Ләкин, ничек кенә авыр булмасын, Удмуртиядә дини тормыш туктап тормады. Мөфтиятнең һәм республика мәхәлләләренең эшчәнлеге турында без Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов белән сөйләштек.

— 2020 ел авыр булды. Чикләүләр Удмуртиянең дини тормышына нинди йогынты ясады?

— Әйе, узган ел бөтен галәм өчен авыр булды, Удмуртия мөселманнарының тормышында ул авырлыклар ачык чагылды. Ике ай ярымга якын мәчетләребез намазга килүчеләр өчен бикле торды. Шулай да мәчетләребездән кеше өзелмәде, имамнарыбыз үзләре генә булса да бөтен намазларны башкардылар. Рамазан аенда мәчетләрдә тәравихлар да, ифтарлар да уздырылмады. Гает намазларында да кешеләр саны аз булды. Мәчетләребез ачылгач та, битлек кию кагыйдәсе катгый рәвештә саклана. Күп кенә ниятләгән эшләрне, кызганыч, башкарып булмады. Мәҗлесләр уздырулар да кимеде. Хаҗ кылуларны да бер-ике елга онытып торасы булыр. Бу чир аркасында эшмәкәр мөселманнарның да керемнәре кимеде. Аллаһ Тәгалә хәерлесе белән алмаштырсын инде!

— Ничек кенә булмасын, мөфтият үз эшен туктатмады. Ел дәвамында башкарылган иң мөһим эшләрне атап үтсәгез иде.

— Инде әйтеп киткәнемчә, матди һәм рухи яктан да кысынкы тормышлар башланды. Дин кардәшләребезгә күпмедер ярдәм булсын өчен апрель аеннан башлап «Хәләл-Центр» аша фәкыйрь, мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек белән 400 мең сумлык ярдәм таратылды. Аннан соң Рамазан аенда бушлай ифтар ашларын тарату оештырылды. Эшмәкәрләрнең ярдәме белән 4 ноктадан көненә 95әр мең сумлык 750шәр кешегә әзер ризык таратылды. Гомумән, быел имамнар, мөгаллимнәр өчен дә ярдәмнәр бер дә өзелмәде. Мохтаҗ мөселманнар өчен сөт белән икмәк тарату да дәвам итә.

— Республика мәхәлләләрендә эшләр ничек бара? Барлык мәчетләр дә эшлиме? Муллалар җитмәү мәсьәләсен мөфтият ничек хәл итә?

— Авыл мәхәлләләренә үзизоляция режимы кагылмады, чөнки авылда мәчеткә йөрүчеләрнең саны аз һәм алар бөтенесе дә бер-берсен беләләр, шул исәптән сәламәтлекләре турында да. Үз-үзеңне изоляциядә тоту режимы шәһәр мәчетләрендә генә үтәлде. Бүгенге көндә барча мәхәлләләребез эшләп то­ра, ләкин дин гыйлеме буенча әзерлекләре җитәрлек булган имамнар җитми. Бу мәсьәлә бик җитди тора. Без ул мәсьәләне хәл итү өчен башка төбәкләр белән элемтәгә керәбез, сорашабыз, белешәбез. Ләкин, кызганыч, күп кенә яшь имамнар, бигрәк тә Татарстанныкылар, имамлыкка ризалык бирер өчен күп матди таләпләр куялар. Ә ул таләпләрне мәхәлләләрнең халкы да күтәрә алмый һәм имамнарга ярдәм итүче эшмәкәрләр дә андый таләпләргә риза түгел. Шуңа күрә имамнарны без күбрәк җирле халыктан карыйбыз, аларны укытырга һәм аларга ярдәм итәргә тырышабыз.

— Яңа мәчетләр кайларда төзелә?

— Бүгенге көндә Юкамен райо-ны Шәфи (Шафеево) авылында мәчет төзелеп килә. Воткинск шәһәрендә мәчет өр-яңадан торгызылды, быел аның тантаналы ачылуы планлаштырыла.

— Дини укулар республика буенча ничек оештырылды?

— Һаман шул «самоизоляция» режимы укуларыбызга тәэсир итте, онлайн укытуга күчтек. Ә яңа уку елыннан бөтен төркемнәрне вакыт буенча аердык. Мәсәлән, балалар төркемнәре якшәмбе көнне өйләгә кадәр, олыларның төркемнәре исә төрле көннәрдә кичләрен укыйлар. Билгеле инде, битлек кию мәҗбүри.

— Авыллардагы мәчетләрдә имамнар шәһәрләрдән килеп укыталар иде. Быел кемнәр шулай укытып йөри?

— Авыл мәчетләрендә дәресләр бирүче имамнарыбыз: Можгадан Габдерәшид хәзрәт Газизулин, Яганнан Сабит хәзрәт Шараев, Сарапулдан Габделкәрим хәзрәт, Ижаудан Әлфия Халидова. Төньяк районнарда пандемия көчле булуы сәбәпле, имамнар дәресләр бирә алмадылар.

— Агымдагы елда нинди яңа проектлар тормышка ашырылачак?

— Җөмһүриятебез һәм шә­һә­­­­ре­без хакимияте белән бергәләп һәм эшмәкәрләре­без­­­­­­­нең ярдәме белән халкыбыз­ның тор­­мышын җиңеләйтү мәсь­әлә­ләр­ен чишү буенча эшне дә­вам итәчәкбез. «Сәламәтлек сук­магы»н тагын да төзекләндерү күз ал­дында тотыла. Татар Базары бис­тәсендәге урамнарны яхшырту, асфальт түшәтү өчен тырышабыз. Шә­һәрләрдәге урманнарны чистарту һәм кыргый этләр мәсьәләсен күтәрдек һ.б. Шулай ук татарлар күпләп яшәгән кайбер төбәкләрдә мәхәлләләр оештырып, мәчетләр төзергә ниятлибез. Әлегә әзерлек эшләре бара.

Эльвира ХУҖИНА әзерләде.