Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ислам яхшылыкка чакыра
24.10.2018

Ислам яхшылыкка чакыра

Узган атнада шәһәребезнең Үзәк мәчетендә “Удмуртиядә — Ислам” исемле семинар уздырылды. Ел саен уздырыла торган әлеге чарада республикадан җыелган дин әһелләре, мөфтият вәкилләре, шәһәр һәм милли оешма җитәкчеләре, галимнәр, белгечләр, журналистлар катнашты.
Семинар вакытында төрле актуаль темаларга чыгышлар яңгырады. Шуларның берсе мәктәпләрдә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре фәненең, аеруча мөселман модуленең ничек укытылуы турында иде. Мәгарифне үстерү институты ректоры Владимир Байметов мөселман модулен сайлаудагы авырлыклар турында тәфсилләп сөйләде, статистик һәм аналитик тикшерүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Ә этно-мәдәни гыйлем бирү үзәге директоры Рөстәм Касимов әлеге дәресләрдә мөселман модулен өйрәнүдә куллану өчен төзелгән дәресләрне тәкъдим итте.
Көн кадагында торган тагын бер проблема – яшьләрнең үз-үзенә кул салулары турында иде. Республика психиатрия хастаханәсенең баш табибы Юрий Каменщиков суицидларның ничек килеп чыкканын, әлеге адымга нәрсә этәргәне турында сөйләде. Удмуртиянең суицид очраклары буенча илебездә 18нче урында торуын әйтеп китте. Нинди генә диндә булуына карамастан, бәлагә тарыган кешегә ярдәм кулы сузарга, башкалар кайгысына битараф булмаска өндәде.
Кызыклы чыгышларның тагын берсе Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимовныкы иде. Ул Ислам диненең һәм милли мәдәниятнең уртаклыгы турында сөйләде. “1930 елга кадәр Ислам милли мәдәниятнең бер өлеше булып саналган. Авыл имамнары Сабантуйлар оештыруда катнашканнар. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани үзе имам, үзе көрәшче дә булган. Гомумән, Сабантуй ул шәригатебез кануннарына каршы килми. Элек-электән үк мәйданда исерекләр булса, аларны куып җибәрә торган булганнар. Ә спорт бәйгеләре Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) заманында да булган. Әгәр дә имамнар Сабантуйлар оештыруда катнашудан баш тарталар икән, ул мәҗүсиләр бәйрәменә әверелергә мөмкин. Аннан соң милли бәйрәмебез — вәгазь уку өчен менә дигән мөмкинлек. Меңләгән кешелек аудиторияне әле каян табар идек? Шуңа күрә имамнар Сабантуй оештырудан, анда катнашудан баш тартмасыннар иде. Ижауда милли бәйрәм вакытында хәмер сатуны туктаттылар. Әле күп кенә авылларга, район үзәкләренә республикабыз башкаласыннан үрнәк аласы бар”, — диде Илмир хәзрәт үз чыгышында.
Үзәк мәчет имамы, “Мөслим” газетасы редакторы Рөстәм хәзрәт Гатауллин үз чыгышында мөселманнарга белем бирүнең үсеш тенденцияләре турында сөйләде. Ул укытучыларның, имамнарның үз белемнәрен даими арттырып торулары, Татарстан оештырган форумнарда катнашуларын, аларның нәтиҗәләре турында әйтеп үтте. Мәктәпләрдә татар телен кысрыклаганда, мәчетләрдә туган телебезне укыту өчен мөмкинлекләр табу, әлеге мәсьәләгә күп игътибар бирелү дә мактауга лаек. Шулай ук теләге булганнар өчен мәчетләрдә экскурсияләр оештырылуын да әйтеп үтте хәзрәт. Удмуртиянең Мәгариф министрлыгы һәм мөфтият арасында килешү төзергә кирәклеге турында тәкъдим кертте. Әлеге сорау ачык калмас, уртак максатлар билгеләнеп, ике арада эшлекле элемтә төзелер дигән ышаныч барлыкка килде.
Семинар вакытында республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән имамнарның чыгышлары да яңгырады. Удмуртиядә мәхәлләләрнең гөрләп яшәве, яңа мәчетләр төзелүе сөенечле күренеш, әлбәттә. Балезино районы Халыклар дуслыгы йорты методисты Диана Касимова “Рухи көч” проекты, аның эшчәнлеге, нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге проект нигезендә авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтелә: имамнар, чиркәү әһелләре, психологлар белән очрашулар оештырыла. Әти-әниләр белән сөйләшүләр алып барыла. Мондый проект белән танышу башкалар өчен дә тәҗрибә булгандыр.
Удмуртиянең атказанган журналисты Хәми­дә Гайфуллина үз чыгышында милли оеш­маларның һәм милли мәгълүмат чараларының мөфтият, республика мәхәл­ләләре белән тыгыз элемтәдә булуы турында сөйләде.

Бу көнне яңгыраган фикерләр, сораулар, тәкъдимнәр берсе дә җавапсыз калмас дип ышанабыз.

Эльвира Хуҗина.