Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ислам мәдәният үзәге төзелерме?
25.10.2017

Ислам мәдәният үзәге төзелерме?

Шушы көннәрдә 30 лет Победы урамында урнашкан 98, 96, 94 нче йортлар арасындагы ташландык мәйданда (Республика клиник психиатрия хастаханәсе янында) ислам мәдәният үзәге төзеләчәк дигән хәбәр таралды. Бу яңалык әлеге йортларда яшәүчеләрне сөендерми. Алар төзелешкә каршы булуларын белгертәләр.
Удмуртия мөфтиятенә Ижауның Октябрь районында гомер итүчеләрдән намаз уку өчен бина кирәклеге турындагы хатлар күптәннән килә инде. Биредә яшәүче дин кардәшләребез өчен иң якын иман йорты – Үзәк мәчет. Тик Рамазан аенда ифтардан соң күпләр йортларына көн саен такси яллап кайтырга мәҗбүр. Җомга намазларына җәмәгать транспорты белән йөрү дә өлкәннәр өчен җайсыз. Әлеге мәсьәләнең чишелеше табылырга торган кебек.
Төзелеш планлаштырылган урын­да журналистларны бер төр­кем халык каршы алды. Алар 98, 96 һәм 94нче йортта яшәүчеләр. “Без ислам мәдәният үзәге төзелүгә генә түгел, гомумән, монда планлаштырылган һәр төзелешкә каршы. Әлеге мәйдан ниндидер төзелеш өчен җитәрлек түгел. Димәк, безнең йортлар территориясендәге мәйданга да керәчәкләр”, — дип, үз шик-шөбһәләре белән уртаклашты 98нче йортта яшәүче Татьяна Мальцева. Булачак төзелеш болай да тузган хәлдә булган йортларга зур зыян салыр дип курка биредә яшәүчеләр. “Төрле урында ярыклар барлыкка килә. Бүгенге көндә икенче подъездның түбәсе алыштырыла. Ул грунт “йөрү” аркасында 12 сантиметрга күчте”, — диде җыелышта катнашучы ханым. Махсус техника ишек алдыннан йөриячәк, дигән куркулары да бар икән әлеге йорт­ларда яшәүчеләрнең.
Халык фикерен тыңлагач, без Ижау Җәмигъ мәчетенә юл тоттык. Биредә безне Удмуртия мөфтияте хакимиятенең җитәкчесе Эдуард Искәндәров, Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Гатауллин каршы алдылар. “Мөфтият закон кысаларында гына эшли. Нинди генә төзелеш булмасын, иң элек әлеге мәйдандагы барлык җир тиешле тикшерүне узачак”, — диде Эдуард Искәндәров. Мөфтияттә ислам мәдәният үзә­генең социаль объект булачагын искәртеп үттеләр. Проект буенча биредә ике катлы бина, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, чаңгы трассасы, киенү-чишенү өчен җылытылган бина һәм медицина үзәге төзелергә тиеш. Ике катлы төп бинаның икенче катында хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 200 кешелек намаз уку урыны булса, беренче катны спорт секцияләре, түгәрәкләр оештыру өчен бирергә телиләр.

“Монда мөселманнар гына түгел, ә башка дин һәм милләт кешеләре килеп шөгыльләнә, үз түгәрәкләрен, дәресләрен оештыра, чаңгыда йөри, мәйданчыкларда уйный ала”, — диде Эдуард Искәндәров. Медицина үзәге дә игътибарга лаек. “Можга шәһәре мәчете каршында церебраль паралич белән авыручы балаларны тернәкләндерү тәҗрибәсе бар. Анда төрле дин һәм милләт вәкилләреннән булган балалар бушка дәвалану ала. Әлеге тәҗрибәне без Ижауда да кулланырга телибез”, — дип, сүзен дәвам итте Эдуард Искәндәров.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: әлеге мәйдандагы төзелешкә югарыда саналып үтелгән йорт­ларда яшәүчеләр түгел, ә бары Республика клиник психиатрия хастаханәсе җитәкчелеге генә ризалыгын белгертә яки каршы булуларын әйтә ала. Мөфтият вәкилләре әйтүенчә, хастаханәнең баш табибы Юрий Каменщиков төзелешкә каршы түгел. Ул әлеге объектларның хастаханә территориясен ике яктан каплаячагын аңлый. Ә бу чисталык һәм куркынычсызлык дигән сүз. Койма тоту чыгымнарын да мөфтият үз өстенә алачак. Моңа якынча 5 миллион сум акча таләп ителә.

Кайберәүләр имеш-мимеш­ләр­гә ышанып, биредә 500 ке­­­шелек намаз уку урыны була­чак, ә машина кую өчен 40 урын гына исәпләнгән. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар үз машиналарын әлеге йортларның ишек алдында калдырып китәчәк һәм шул рәвешле биредә яшәүчеләргә комачаулык тудырачак, дип борчыла. Бу урында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләренә нигезләнү дөрес булыр. Мөселман өчен иң хәерлесе — гает намазына машина белән түгел, ә җәяү килү. Ижауда яшәүче дин кардәшләребезнең күбесе әлеге хәдискә таяна. Шулай ук бу намаз уку бүлмәсенең әлеге районда яшәүчеләр теләген искә алып төзелә­чә­­ген дә онытмаска кирәк. “Бәйрәм көннәрендә тавышлы булачак. Ә безнең йортта балалар һәм картлар күп яши”, — дигән фикерләр дә бар. Күрәсең, күпләр ислам мәдәният үзәген мәчет төзелеше белән бутыйлар. Бәйрәм хөтбәсе, урамда ишетелми һәм комачаулый алмый. Биредә башка мәчетләрдәге кебек азан әйтелмәячак.
Төзелеш буласы мәй­дан рес­­пуб­лика карама­гында. Д4 ка­те­гориясенә керә, ягъни төзе­лешкә яраклы. Эдуард Искән­дәров әйтүенчә, хәзер әлеге җирне куллану өчен аның статусын дини объектлар төзелешенә яраклы мәйдан дип үзгәртергә телиләр.
Халык арасында инде зур гау­га куптарган бу проектның әле бары тик эскизда гына булуын, әлеге проектның сметасы да төзелмәвен да искәртеп үтәргә кирәк. Әгәр дә биредә төзелеш рөхсәт ителсә, тиешле экспертизалар үткәреп, документларны әзерләргә кирәк булачак. Ә моның барысына да озак вакыт кирәк булуы беркемгә дә сер түгел. Шулай ук, халык фикерен исәпкә алып, мөфтият проектка үзгәрешләр кертәчәк. Объектлар шул ук калсалар да, аларның урыннары үзгәрергә мөмкин. Барлык мәсьәләләр дә хәл ителгәнче, Октябрь районы хакимиятендә 23 октябрьдә проект буенча узарга тиешле ачык тыңлауларны билгесез вакытка күчерделәр.

Эльвира Хуҗина.