Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Иске фотосурәтләр нәрсә сөйли?
9.09.2019

Иске фотосурәтләр нәрсә сөйли?

Әтиемнең әтисе (бабам) Нигъмәтулла Гыйззәтулла улы Рәсүлев 1894 елда дөньяга килгән. Фотосурәттә аның данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган вакыты. “Бик тыйнак, тәртипле, күп сөйләшми торган акыллы кеше иде», — дип сөйли иде әбием аның турында. Бүгенге көндә аның төс-кыяфәтен, характерын алган онык­лары күп. Нәрсә генә күрми ул үз гомерендә. Ятимлек, Колчак дружинасына эләгү, Азин дивизиясе сос­тавында Камбарка, Сарапул, Вятка Аланы торак пунктларны алу сугышларында катнашу, 1953 елда репрессиягә эләгеп, төрмәдә утыру. 1929 елның 20 октябрендә колхоз оештыру мәсьәләсендә җыелыш җыела, Нигъмәтулла бабайны әлеге колхозга рәис итеп сайлыйлар. Ул рәис булып 1933 елга кадәр эшли. Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин әйләнеп кайта. Әбием Нәфисә белән тугыз бала үстерәләр. Мин дөньяга килгән елны ул инде каты авырый башлый. “Кызыбыз туган икән, әйбәт булган, дип, хәлен көчкә җыеп әйтте», — дип сөйли иде әнием. Шуннан соң озак та тормый, 80 яшендә вафат була. “Күпме генә сораштырсак та, үзе турында күп сөйләргә яратмый иде. Мин күргәнне сезгә күрергә язмасын, күп белсәгез, сезгә дә җиле тияргә мөмкин, дип әйтә иде», — дип сөйли иде әтием. Аның фотосурәтенә тап булгач, менә шушы хатирәләр искә төште…

Рәфилә Рәсүлева.