Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ир балага әти кирәк
13.12.2018

Ир балага әти кирәк

Гаиләдәге гомуми тәртип, үзара мөнәсәбәтләр баланың үз-үзен тотышына гаять зур йогынты ясый. Чөнки бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә охшарга тырыша. Әгәр әтисе-әнисе, әбисе, бабасы һәм гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч һәм ягымлы сөйләшсәләр, бер-берсе турында кайгыртучан һәм үзара ихтирамлы булсалар, эш һәм тәртип яратсалар, бала да бу сыйфатларны әкренләп үзендә булдыра.
Сүзем үтә дә тәртипле, итагатьле балалар — ике ул үстерүче Махияновлар гаиләсе турында. Гөлчәчәк белән Рим ундүрт ел бергә гомер итәләр. «Тормыш шигаребез: алдашмаска, адашмаска, авырлыклар килгәндә, ташлашмаска», — ди Гөлчәчәк ханым. Уллары тугач, Рим бала тәрбияләүне үз өстенә ала. Икенче балалары да малай тугач, әти кешенең шатлыгы, горурлыгы арта. Хатынына бернинди авырлык китермичә, балаларны үз канаты астында ныклы тәрбия биреп үстерә. «Ике баланы үстерү авыр түгел, Рим бик булыша, күп вазифа аның өстендә. Ислам 4 нче сыйныфта укый. Йокларга ятканда, Рим хәзер дә берәр кызыклы әсәр, я берәр яңалык турында сөйли. Урамга чыкса да, балалар белән тик кенә йөри алмый, ишегалды балаларын жыеп, футбол уйный. Ә мин ир-егетләремне тәмле ризык белән сыйлаучы, чиста, пөхтә итеп киендерүче генә», — дип елмая әни кеше. «Гаиләдә ир — ир урынында, хатын хатын урынында булырга тиеш һәм алар бер-берсенә карата ихтирамлы да булсын.
Баланы кече яшьтән хезмәткә өйрәтергә, кулыннан килә торган бөтен эшне үзеннән эшләтергә кирәк. Шул чакта гына ул берәр шөгыль белән мәшгуль булачак, — ди Рим. Һәм чыннан да аларның олы уллары Ислам мәктәптә гел «биш­ле» билгеләренә генә укый. Математика һәм рус теле буенча мәктәп һәм районкүләм олимпиадаларда гел җиңү яулап килә. Шахмат һәм шашка уеннарын яратып уйный, фәнни конференцияләрдә катнаша, бассейнга да йөрергә җитешә. Теләге зур булгач, үзе музыка мәктәбенә барып, тавышын тыңлатып кайта. Икенче көнне сәнгать мәктәбеннән шалтыратып, аны музыка белән шөгыльләнергә чакыралар. Бүгенге көндә Ислам фортепьянода, аккордеонда уйный. Үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнә. Әгәр гаиләдә баланы хуплап, мактап, көч биреп торучы, булышучы булмаса, бала шулкадәр уңышларга ирешер идеме?
Кечкенә уллары Самат та абыйсыннан калышмаска тырыша. Ул безнең 107нче балалар бакчасына йөри. Кызыксынучан, төгәл, үҗәт бала ул. Шашка һәм шахмат белән кызыксына. Бик тәртипле малай. Болардан тыш Махияновлар мәктәп һәм балалар бакчасы күләмендә уздырыла торган бәйрәмнәрдә, ярышларда, бәйгеләрдә дә катнашалар. Гөлчәчәк белән Рим ике улларының туган телебезне, гореф-гадәтләрбезне, йолаларыбызны белеп үсүләрен телиләр, шуңа күрә дә балаларын безнең бакчага йөртәләр.
Тәрбия эшендә вак нәрсә юк. “Баланы үзара сөйләшкәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялибез дип уйламагыз”, — дигән А.Макаренко. Сез аны тормышыгызның һәр мизгелендә, хәтта үзегез өйдә юк чакта да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез һәм аларга нинди бәя бирәсез, ничек шатланасыз яки борчыласыз, дусларыгыз һәм дошманнарыгыз белән ничек аралашасыз, ничек көләсез, газетаны ничек укыйсыз — болар барысы да бала өчен зур әһәмияткә ия.
Ни чәчсәң, шуны урырсың. Махияновлар гаиләсендә әдәпле, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтердәй акыллы ике ул үсә. Арабызда менә шундый матур үрнәк татар гаиләләре күбрәк булса иде.

Ләйсирә Юсупова, Ижау шәһәре.