Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Ирләр китеп бара…
20.04.2017

Ирләр китеп бара…

Һәр кешенең тормышы — үзенә бер тарих. Берәүләрнең, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Арабыздан каты авырудан китеп барган милләттәшебез, «Ошмес» оешмасы җитәкчесе, УРның атказанган мелиораторы Альберт Әхкәмиевнең тормышы да әнә шулай гел алга омтылып үтте…
Альберт Имами улының бөтен тормышы су белән бәйләнгән. Аның белән аралашканда, ул түбәндәге сүзләрне әйтергә ярата иде: “Сусыз — яшәү юк”. Егерме елдан артык республиканы су белән тәэмин итү тармагында хезмәт куйган, аның бөтен нечкәлекләрен белгән Альберт ага эшен бик яратты. Суүткәргечләр, җылылык трассалары төзү, төзекләндерү — гомерен шушы эшләргә багышлады.
Аның милләтебез алдында куйган хезмәтләре дә зур булды. Кече Пурга районы Яган поселогында ун ел рәттән Сабан туй бәйрәмен үз хисабына уздырды. Соңгы елларда сәламәтлеге какшау сәбәпле, бәйрәмне оештыра алмады. Ләкин ул: “Агымдагы елда ничек булса да Сабантуй бәйрәмен оештырам!” — дигән иде.
Кече Пурга районында Татар мәдәнияте үзәге 1991 елдан бирле эшли. Шул елны Вилә Гәрәева «Ләйсән» ансамблен оеш­тырып җибәрә. Бүген 16 кешене берләштергән ансамбльне Зөлфия Кәримова җитәкли. Альберт Әхкәмиев “ләйсән”леләргә Арчадан читекләр кайтартып, сәхнә өчен милли костюмнар да тектерә. Ә “Ләйсән” ансамбле чыгышлары Кече Пурга районында узучы бәйрәмнәрнең бизәге булып тора. Тумышы белән Әгерҗе шәһәреннән булган милләттәшебезнең Әгерҗе районына да ярдәме зур булды. Халкыбызның җыр-моңын, сәнгатен яратты. Моннан берничә ел элек ул вакытта үзе хастаханәдә дәвалана иде, безне “Шикәрем син, балым син” (Аяз Гыйләҗев) спектакле белән Яган поселогына чакырды. Без анда яшәүче милләттәшләребезгә әлеге тамашаны күрсәтеп кайттык. Кызы Наталия Әхкәмиева җитәкли торган “Вертикаль” бию студиясе дә аның ярдәме белән барлыкка килде. Әлеге бию студиясе хәзер төрле милли чараларыбызны бизи.
Әйе, вакытсыз бакыйлыкка күчкән­нәрне йөрәк кабул итми шул. Нигәдер күбрәк тормыш йөген тартып баручы, дөнья көтүче ирләр китеп бара арабыз­дан. Ләкин Альберт Имами улының исеме Удмуртия татарларының тарихында мәңгә уелып калыр!

Рәфилә Рәсүлева.