Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ипподром атларны нигә сата?
13.06.2019

Ипподром атларны нигә сата?

Май аенда Ижау ипподромы Удмуртиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рөхсәте белән 16 атны сатуга куйды. Бу хәбәрне халык төрлечә кабул итте. Моңа кадәр ипподромның төрле оешмаларга, утка-суга бурычлары күп булуы турында ишеткән кешеләр, ат сатуны бурычтан чыгу юлы дип аңлап, төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Республиканың авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамовага аңлатма бирде. Ул: “Ипподром милегендә барлыгы 50 ат исәпләнә. Атлар сату — гадәти күренеш. Чөнки ипподром ул – дәүләт карамагында булган ат абзары, андагы атлар нәсел бирү функциясен башкара. Вакыт узу белән атлар картая, алардан яхшы токымлы атлар алып булмый башлый. Шуңа күрә ел саен картайган атларны исәптән төшереп, сатарга кирәк. Әлеге сатуга куелган 16 ат 20 яшьтән узып киткәннәр. Аларны сатып, ипподром мал табиб­лары һәм башка белгечләр белән киңәшләшеп, яңа яшь атлар алачак. Май аенда исәптән чыгарылган барлык айгырларны мал табиблары тик­шерде. Атларда хроник һәм башка авырулар барлыгы, нәсел калдырырга яраксызлыгы ачыкланды. Ат та бит кешеләр кебек үк: аларда да йөрәк-кан тамырлары авырулары була, буыннары авырта, күзләр начарая”, — дип аңлатма бирде Ольга Абрамова.
Шулай ук министр Удмуртиянең ат спорты федерациясе белән эшләве турында да сөйләп узды. Рес­публикада әлеге спортны үстерү юнәлешендә эш алып барыла. Башка регионнарда, мәсәлән, күрше Татарстанда ат спорты федерациясе искиткеч зур эшләр башкара: кыйммәтле бүләкләр белән дистәләгән ат ярышлары уздыралар. “Безгә Удмуртиядә әлеге төр спортны җәелдерергә, халыкны тартырга кирәк. Шуларны исәптә тотып, иппод­ром бинасын төзекләндереп, аны үзенә тартып торырлык итеп ясарга телибез.
Якындагы берничә ел эчендә трибуналарга, тренер урыннарына, ат абзарына, юлларга, машина кую урыннарына капиталь ремонт ясалачак, ут баганалары куелачак. Бүгенге көндә бу эшләрне башкару күпмегә төшәчәге исәпләнде. Ипподром җитәкчелеге финанс мәсьәләсен чишү юлларын эзли”, — диде министр.
Ольга Абрамованың әлеге проб-леманы ипподром эшенең барлык нечкәлекләрен аңлавы аның һәр айгыр турында тәфсилләп сөйләвеннән аңлашылды. Шулай ук ул ат абзарындагы тәртипкә, атларны тоту мәсьәләсенә дә тукталды. “Шунысы сөендерә: хәзер мине атларның көнкүреше борчымый. Ә мин авыл хуҗалыгы ми­нистры буларак эшли башлагандагы хәлләр күңелемдә нык уелып калды: атларның тояк аралары да чис­тартылмаган, аларны тоту урыннарына каравы да куркыныч иде. Малларның яшәү шартларын яхшырту максатыннан эш штатына да үзгәрешләр кертелде. Хәзер мин атлар өчен сөенәм. Алар тиешле тәрбияне ала”, — ди Ольга Абрамова.
Җитәкче белән аралашканнан соң, ат сөючеләр өчен якын арада яңартылган ипподром булыр, ат спорты белән кызыксынучылар артыр дигән ышаныч туды. Шулай гына була күрсен!

Гүзәл Шакирова.