Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Интернет уенчык түгел
31.10.2018

Интернет уенчык түгел

Бүгенге тормышыбызны Интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, аеруча балалар мөстәкыйль рәвештә социаль челтәрләрдә аралашалар, төрле видеороликлар карыйлар, уеннар уйныйлар. Тик Интернетны да дөрес итеп куллану кагыйдәләре булуын уйлап та карамыйбыз. Компьютерның төймәсенә ялгыш кына басу да фаҗига китереп чыгарырга мөмкин.

Бу көннәрдә Ижау шәһәренең барлык мәктәпләрендә узган «Куркынычсыз Интернет» акцияләре шул максаттан оештырыла. Мин үзем шәһәр үзәгендә урнашкан 24нче лицейда булдым. Ул — мәгълүмати технология юнәлеше буенча эшләүче уку йорты. Монда укучылар дәреслекләр урынына компьютерлар гына кулланалар, ягъни һәр укучыга — бер компьютер.
Башта бишенче сыйныфта тәрбия сәгатендә булдым. Аны «Яшүсмер» профилактика үзәге белгече Анна Якупова алып барды. Дәрестә укучылар видеороликлар карадылар. Соңыннан Интернетта чит кешеләр белән танышмаска, аларга беркайчан да үзләренең кесә телефоннарының номерларын, социаль челтәргә керү парольләрен бирергә ярамаганлыгы хакында фикер алыштылар.
Интернет куркынычсызлыгы ха­­кында лицей директоры Ольга Грудцина белән дә әңгәмә кордым. «Без укучыларга компьютер, Интернетның күңел ачу коралы түгеллеген, ә аны тирән белем алу өчен кулланырга кирәклеген аңла­табыз. Әти-әниләргә дә ба­ла­ла­рының компьютерда нәр­сәләр карап утыруын, аның социаль челтәрләрдә кемнәр белән дуслашуын, нинди төркемнәр белән кызыксынуын тикшереп торырга кушабыз.
Лицейда балаларга аңлату эшләре алып барсак та, бервакытны уеннан уймак чыкты. Компьютердагы картиналарны буяганда укучылар «шаярырга» уйлаганнар, ягъни чикләнгән сайтка кергәннәр. Нәтиҗәдә мәктәпнең сигнализациясе эшли башлады. Бу очрактан соң һәрбер сыйныфта тәрбия сәгатьләре алып барылды. Ә югары сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәлләр уздырабыз, видеоро­ликлар караганнан соң, әңгәмәләр корабыз. Кайбер чараларга полиция хезмәткәрләрен, төрле белгечләрне чакырабыз», — диде мәктәп директоры.
Сер түгел, бүгенге көндә балалар гына түгел, өлкәннәр дә виртуаль тормышка күчеп бара. Интернетка бәйлелек артканга да ил буенча Интернет куркынычсызлыгы буенча дәресләр уздыра башлаганнар. Быел ул бишенче тапкыр уза икән. Үткән елны бу чарада илнең 33 мең мәктәбе, 2 миллион әти-әни, 440 мең укытучы катнашкан.

“Яшүсмер” профилактика үзәге белгече Анна Якупова киңәшләре:
1. Компьютерга үзегез контрольгә алырдай программалар куегыз.
2. Кечкенә сыйныф укучыларының компьютерда утыру вакытын чик­ләгез. Балалар белән күбрәк аралашыгыз.
3. Балаларыгызны белемнәрен үсте­рүче уеннар белән мавыктырыгыз.
4. Почтага килгән рекламаларга, хатларга сак карарга өйрәтегез.
5. Үзегезнең дә компьютер буенча белемегезне үстерегез.
6. Социаль челтәрләрдә танышу киң таралган. Бер кеше сурәте артында мошенниклар булырга мөмкинлеге хакында онытмагыз.

Рилия Закирова.