Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Инвестицион форум – зур мөмкинлекләр чыганагы
21.02.2019

Инвестицион форум – зур мөмкинлекләр чыганагы

14-15 февраль көннәрендә Сочида Россиянең XVII инвестицион форумы узды. Әлеге чарада, гомумән алганда, өч меңнән артык кеше катнашты. «Милли проектлар: стратегиядән гамәлләргә» дигән баш астында узган форум кысаларында региональ сәясәт, Россиядә эшлекле климат һәм социаль көн тәртибе кебек юнәлешләр буенча 55 чара узды.

Удмуртия делегациясен (20 предприятие) Республика Башлыгы Александр Бречалов җитәкләде. Форумда ирешелгән нәтиҗәләр белән Республика Башлыгы таныштырды. Әлеге чарада проектлар тәкъдир итү һәм яңа партнерлар белән килешүләр имзалау гына түгел, ә төбәкләрнең инвесторларын һәм вакыйгада катнашучыларны күрсәтү максат итеп куелган иде. Ике көнгә сузыл­ган эшлекле форум барышында республика хөкүмәте 11 килешүгә кул куйды. Алар арасында “Мечел”, Внешэкономбанк, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Россия банкы кебек эре танылган корпорацияләр бар. Шулай ук күрше төбәкләр – Ульяновск һәм Киров өлкәләре белән үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Бу хакта Александр Бречалов: “Барлык төзелгән килешүләр нәтиҗәсе буларак, ел ахырына без, ким дигәндә, 6-7 млрд сум акча җәлеп итүне бурыч итеп куябыз”, — диде.
Форумда Удмуртия иң күп сөйләшүләр алып барып, бер-бер артлы килешүләр төзүче төбәк буларак аерылып тора. Бу – зур әзерлек алып баруның нәтиҗәсе. «Форумда катнашуыбызның төп максаты – республика потенциалын ачу, инвесторларга проектларны, җитештерү мөмкинлекләрен күрсәтү. Шуңа да республика предприятиеләренә әлеге мәйданчыкта үзләренең казанышларын, продуктларын һәм хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеген ачтык», — дип билгеләп үтте «Удмуртия үсеше корпорациясе» генераль директоры Константин Сунцов. – Шундый мәйданчыкларда тәкъдим ителгән Ижауда эшләнүче тузан суырткыч Россия сәнәгать министрын кызыксындырды. Денис Мантуров җайланманы сүтеп, бәясе турында сораш­тырды. Министр Удмуртиядә эшләнүче кухня өчен көнкүреш техникасы дизайнын да уңай яктан билгеләп үтте. Ул республиканың оборона предприятиеләренең гражданнар продукциясен үзләштерүдәге казанышларын бәяләде».
Калашников – киләчәктә легендар корал гына түгел, ә спорт та булачак. Концернның генераль директоры Владимир Дмитриев һәм Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов “Калашников спорт” дип исемләнгән һәвәскәрләр спорты операторын төзү турындагы килешүләргә кул куйдылар. Республика Башлыгы бу хакта: “Киләчәктә без биатлон, чаңгы, гамәли ату буенча махсуслашачакбыз. Төзелгән күп төрле килешүләр арасында әлеге килешү шулай ук бик мөһим,” – диде.

Республика өчен җитен җитештерү темасы да актуаль. Форум эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, киләчәктә Удмуртия җитен җитештерүчеләр кластерына керәчәк. Шулай ук чит ил кешеләре өчен Удмуртиядәге заводлар буенча туристлык маршруты ачу да күз алдында тотыла. Форумда “Ростуризм” белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, киләчәктә Удмуртия милли вакыйгалар календарена кертелә. Бу төбәк үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк.
Республика Башлыгы форумга нәтиҗә ясап, төп вакыйга буларак, Глазов шәһәренә алга киткән социаль-икътисади үсеш территориясе статусын бирүне атады. «Бу бик мөһим. Биредә яңа предприятиеләрне үстерү өчен 16 миллиард сумнан артык акча бүленү һәм 2500дән артык эш урыны булдыру каралган. Алга киткән территорияләрнең тагын берсе – Сарапул шәһәре. Тик шул ук вакытта Глазов һәм Сарапул җитәкчелеген эш темпларын арттыруларын таләп итәм. Әлегә «яхшы» билгесенә кадәр ерак, шуңа да уңыш белән бер минут яшибез һәм алга таба хәрәкәт итәбез», — дип ассызыклады Александр Бречалов. Шулай ук Республика Башлыгы форум кысаларында Михаил Калашниковның 100 еллыгын бәйрәм итү кампаниясе башлануын, Сочида Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов катнашында зур матбугат конференциясе узуын һәм анда юбилей программасының төп вакыйгалары турында да сүз баруын хәбәр итте.
«Сочидагы форумда күп төрле килешүләргә кул куелды. Алар республика бюджетына якынча 20 миллиард өстәячәк. Әмма планканы югарырак кую мөһим. Кайчандыр юлларны төзү һәм төзекләндерү программасы буенча көч куйган идек, уңай нәтиҗәләргә ирештек. Бүгенге көндә безгә барлык төбәкләрдән тәҗрибә сорап мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге вакытта демография һәм сәламәтлекне саклау милли проектлары буенча авырлыклар бар. Башка төбәкләрнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бер ел эчендә хәлне уңай якка шактый гына үзгәртергә мөмкин, бары тырышлык кирәк», — дип йомгак ясады республика җитәкчесе.

Ләйсән Әхмәтова.