Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Иман яңарганга сөенәм
25.04.2018

Иман яңарганга сөенәм

Мин бәләкәй чакта әтием Хикмәтулла белән бик еш кына Алнаш районындагы Бакыр Заводы авылына су тегермәненә он тарттырырга бара идек. Чират күп булганлыктан икешәрне кунган чаклар да булды. Андый чакта киң күңелле, бик кунакчал Илалетдин абыйларда тордык. Аның әтисе Абзалетдин абзый­ның хатыны Бәдрикамал безнең Кырынды авылы кызы булган. Алар үзләре дә, Илалетдин абзыйлар да кырындылыларны бик якын итәләр иде. Шушы дуслык озак еллар дәвам итеп, буыннан-буынга күчә бара.
Соңгы елларда балалар тугач исем кушарга, яшьләргә никах укырга, вафат булучыларны соңгы юлга озатырга миңа дәшәләр иде. Бакыр Заводына барып, дини йолаларны үтәп йөрдем. Моннан берничә ел элек төзелгән мәчетнең буш торганына, авылда мулла булмаганга эчем бик поша иде. Якын танышыбыз Илалетдинның оныгы Илсурга динне өйрәнеп, имам вазифасын башкарырга киңәш иттем. Ул мондый зур җаваплылыкны үз өстенә алырга икеләнеп торса да, дини гыйлемнәр үзләштереп, күңеле белән Аллаһ йортына тартылды. Аның: “Җомга намазына йөри башладык”, — диюенә бик сөендем. Салкынча мәчеттә җомга намазлары үткәрүләре турында ишеткәч, Ижауда яшәүче Рифкать абый Кәримуллинга хәбәр иттем. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, аның урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов бу турыда белгәч, мәчеткә биш данә электр җылыткычы китереп биргәннәр. Идәнгә келәмнәр дә бүләк иткәннәр. Кырынды егете Вилнур Галиев дусты Илнур белән мәчеткә яңа аппаратура, микрофон бүләк иткәннәр. Электр үткәргечләре тулысынча яңартылган.
Бакыр Заводында беренче азан моңы яңгырый. “Бу моңлы азанны ишеткәч, шатлыгымнан күземнән яшьләр атылып чыкты”, – дип сөйли Илсурның әнисе Гөлсинә апа. Шатлыгыннан елаучы бер ул гына булмый, әлбәттә.
Беренче азан яңгыраганда авылдагы барча этләр өрергә тотыналар. Сәбәбе: азан тавышын ишеткәч, шайтаннар, җен-пәриләр кача икән. Аларны кешеләр күрмәсә дә, этләр күрәләр, шуңарга өрәләр икән. Әнә шулай авыл иман яңарта башлый.
Бүгенге көндә атнага бер тапкыр җәмәгатем Рәйсә һәм дин кардәшем Мәгъфия Хаҗиева белән шушы авылга барабыз. Алар — мөгаллимәләр. Мәчеткә унлап дин кардәшебез килә. Намаз уку, тәһарәт тәртипләрен өйрәтәбез. Мәчеттә вәгазьләр сөй­ләнелә. Дини йолаларны җиренә җиткереп башкаручы имам Илсур Абзалетдиновның барлыгына сөе­нәбез. Бик тәртипле, итагатьле, бай иманлы 36 яшьлек егет ул. Аңа Аллаһ юлында озак еллар иҗтиһад кылырга язсын. Саваплы гамәлләре өчен аңа Аллаһының рәхмәте яусын! Шулай ук без ел саен биредә дини гыйлем алучылар өчен Кырынды мәчетендә имтихан алу оештырабыз. Ел буе өйрәнгәннәрен мөслимәләр башка дин кардәшләре алдында сөйлиләр. Үзе имтихан, үзе бәйрәм ул. Бик күңелле була. Быелгы шушы бәйрәмгә Илсур хәзрәт Абзалетдинов дүрт дин кардәше белән килде. “Сезнең кебек бердәм булып Аллаһ йортына җыелулар, Коръән аятьләре тыңлаулар, дини чаралар үткәрүләр безгә дә насыйп булса иде. Сез безгә матур үрнәк”, — дип саубуллаштылар. Әнә шулай матур аралашып яшибез без.

Кырынды имамы Мөбин Кәримуллин сөйләгәннәрне Асия Корбангалиева язып алды.