Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Иман” егетләре җиңү яуладылар
7.03.2018

“Иман” егетләре җиңү яуладылар

Ижауның “Металлург” мәдәният сараенда милли-мәдәни оешмалар арасында футбол буенча X Рес­публика чемпионаты узды. Аны һәр елдагыча “Урарту” әрмән иҗтимагый оешмасы милләтара дуслыкны ныгыту һәм спортта көчлеләрне билгеләү максатыннан оештыра.

Чемпионатта барлыгы 20гә якын команда катнашты. Татарлар данын һәр елдагыча “Иман” татар яшьләре берлеге командасы яклады.
Ике көн “Металлург” мәдәният сараенда чын көрәш барды. Спорт сөючеләр, җанатарлар үз командаларына, ә “Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучылар “Иман” татар яшьләре берлеге егетләренә көч биреп тордылар. Яшь футболчылар сынатмады, алар III урынга лаек булдылар. Афәрин, егетләр!