Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Иманлы кавем
18.01.2018

Иманлы кавем

Воткинск шәһәрендә яшәп, милләтебез өчен янып-көеп йөрүче, “Яңарыш” газетасын яздырып, үзләре алып кайтып таратучы биш эшмәкәр турында газетабызда мәкалә дөнья күргән иде инде. Ул мәкаләне әзерләгәндә, Айрат Хәбировның әти-әнисе турында бик җылы сүзләр әйтүе истә калды. “Әтием сугыш инвалиды иде. Күзләре күрмәс булды, сукырайды. Ләкин мин ничектер һәрвакыт үземнең артта әтиемнең көчен тоя идем. Аңа таяндым, мине яклар кеше барлыгына ышана идем. Бүгенге көндә әниемә 88 яшь. Әниемнең хәер-догасында, аның киңәшләре белән яшим”, — дигән иде ул. Воткинск шәһәренә кабат юл төшкәч, аның әнисе Әнисә апа белән танышмыйча китә алмадым. Айрат әфәнденең: “Әни!” — дип өзелеп торуы күңелдә соклану уятты. Әнисә апаны сәгатьләр буе онытылып тыңларга була. Аның хатирәләре — үзе бер тарих. Ул сөйли, ә минем күз алдына кайчандыр Воткинск шәһәрендә яшәүчеләргә аң-белем биргән, аның үсешенә зур көч керткән Каһир хәзрәт белән Шәмсия ханым күз алдына килә… Хәер, алар турында мәкаләмне укып белерсез.

Газизләрдән- газиз бала мин…

Әнисә апа Яңавыл районы Биекарка авылы кызы. Авылының матурлыгын шигырьләргә салып сөйли. “Әти-әниемнең бердәнбер газизе булгач, мине алар җил дә тидермичә үстерергә тырыштылар. Мин үскән вакытлар — колхозлар гөрләп, халык тырышып дөнья көтә торган заман иде. Матур гына яшәгәндә, хезмәт куйганда сугыш афәте барлык хыялларны челпәрәмә китерде. Авырлыклар шул чакта башланды. Авылдан көн дә сугышка китә башладылар. Әтине, яше өлкәнрәк булгач, хезмәт армиясенә алдылар. Миңа яшүсмер кызга да олыгаерга туры килде. Кияргә кием юк, ашарга әлеге дә баягы умач иде. Әнием иртән торып сыер сава, шул арада урманга кереп җиләген җыя, он булса, ипи сала, аннан басуга китә. Соңрак сыерыбыз да булмады. Колхоз атлары начар хәлдә, чәчәргә орлык юк, булган ризыкны фронт-ка озатабыз. Ачлыктан, ат арбасына ябышкан онны ялаганым истә. Сугыш елларын әнә шундый газап­лар белән үткәрдек. Сугыш беткән көнне хәтерлим. Авыл уртасында казан асып, онын, бәрәңгесен болгатып, аш пешерделәр. Ул чакта кичергән шатлык хисләрен аңлатып бетереп булмый иде.
Еллар үтте, мин дә җиткән кыз булдым. Безнең авылга бер гаилә яшәргә кайтты. Сугыштан кайткач, булачак иптәшем (ул вакытта инде офицер) әлеге гаиләгә кунакка килде. Без аның белән танышып киттек. Беренче очрашудан соң ул, Германиягә, Австриягә хезмәт итәргә китте. Аннан соң мине алырга кайтты. Әтием белән әнием ул вакытта бердәнбер газизләренең еракка китүенә бик еладылар. Нишлисең, кыз баланың язмышы шул, ул очарга, оя корырга тиеш.

“Крылатый мулла”

Иремнең әтисе Каһир хәзрәт тумышы белән Минзәлә районыннан. Кечкенәдән үк мул­лаларга самавыр кайнатып, аларның вак-төяк эшләрен башкарып йөргән. Шул чакта ук Ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Үсә төшкәч, Иж-Бубый мәдрәсәсен, Иранда дин буенча уку йорты тәмамлап, Уфа шәһәренә кайтып урнашкан. Озакламый аны Воткинск шәһәренә мулла итеп җибәргәннәр. Каһир хәзрәт килеп урнашу белән биредә мәчетләрне яңарткан, өстә — малайлар, аста кызлар белем ала торган ике катлы мәдрәсә, йортлар салдырган. Урыслар аның эшчән, төгәл, булдыра торган кеше икәнлеген күреп, “Крылатый мулла” дип атаганнар. Хәтеремдә, әнкәй белән шәһәр урамына йөрергә чыккач, ул: “Менә бу йортларны әтиегез салдырды”, — дип, бик күп йортларны күрсәтеп, таныштырып бара иде. Әткәй фатирда Зәйнәп исемле апада яшәгән. Бервакыт Зәйнәп түтинең Пермь өлкәсе Оса шәһәрендә яшәүче туганының кызы Шәмсия кунакка килә. Шәмсия миллионер сәүдәгәр кызы, бик белемле була. Әти безгә: “Әниегезнең белеме минекенә караганда да зуррак”, — дип әйтә торган иде. Зәйнәп түти аңа: “Бездә бик булган бер егет фатирда тора”, — дип, егетне мактый. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Өйләнешәләр, бик зур йорт төзиләр (хәзерге биш подъездлы йорт зурлыгында), анда асраулар да, туганнары да яши. Әткәй йортлар төзергә яраткан, улым Айратның да шөгыле шундый, бабасына ошаган.
1930 елларда кулакларны шәһәрдән куу чоры башлангач, әткәйне Сарапул өязендәге төрмәгә утырталар. Әнкәйне үзебезнең шәһәрдәге бер бинаның сулы подвалына ябалар. “Акчаларыгыз, алтыннарыгыз кайда?” — дип сорау алалар. “Без булган акчага һәрвакыт нәрсәдер ала идек», — дип әйтә иде әнкәй. Берникадәр вакыттан соң, шәһәргә партизан отряды белән әнкәйнең бертуган энесе килеп керә. Өйгә барса, әнкәй юк. Асраулар аларның кулга алынулары турындагы хәбәрне җиткерәләр. Соңыннан: “Килеп кердем, өстәлгә китереп суктым. Без партизан булып йөрибез, ә сез безнең туганнарны, апаларны төрмәдә, подвалда черетәсез! Тиз арада чыгарыгыз! — дип таләп иттем”, — дип сөйләргә ярата иде. Әнкәйне алып кайта, шул төнне әткәйне дә төрмәдән чыгаралар. Алар шул төнне бөтен мал-мөлкәтне, хуҗалыкны калдырып, Себергә юл тоталар. “Поезд асларыннан чыга-чыга, рельслар буйлап йөгерәбез, тотмасыннар дип. Әткәгез ике баланы култык астына кыстырып, төенчекләрне авызына капты. Мин авырлы идем. Көч килгәндер инде, вакыт җитмичә бер вокзалда бәбәйләдем. Бала үле туды. Минем көч-хәл юк. Баланы җирләргә дә кирәк бит. Әткәгез вокзал җыештыручы бер мөселман кешесен күреп: “Зинһар, кордаш җирлә!..” — дип ялынды. Баланы чүпрәккә урап, вокзал тәрәзәсе төбенә куеп киттек. Мин абынам-сөртенәм, аякларым атламый, хәлем дә юк, каерыла-каерыла вокзал тәрәзәсенә карыйм, гомерем буе шул мизгел күз алдымнан китмәде”. Әнкәй бу хәлләрне сөйләгәндә, сулкылдап-сулкылдап елый иде… Әйе, бар яктан килгән тормышны ташлап чыгып китеп, йортсыз-җирсез калган кешеләр ул чакта ил тулы иде.
Алар яшәргә Себергә барып урнашалар. Әткәй анда да йортлар салдыра. Яңадан балалар туа. Минем иптәшем дә дөньяга шунда килә. Дөньялар тынычлангач, алар кире әйләнеп кайталар.

Тәрбия нигезе — гаиләдә

Әлбәттә, безгә дә тормышны башлавы җиңел булмады. Әткәй белән әнкәйнең яңа гына кайтып урнашкан вакытлары, безгә булышырга мөмкинлекләре юк ул чакта. Тормыш иптәшем: “Мин хатынымны эшләтмәскә сүз бирәм, хатын-кыз гаиләдә балалар тәрбияләргә тиеш”, — дип әйтә иде. Ләкин соңрак сугыш яралары үзенекен итте, күзләре начар күрә башлады. “Мин сиңа эшне үзем табып бирәм”, — дип, үзе эшкә урнаштырды. 25 ел буе кондитер фабрикасында эшләдем. Аллага шөкер, бик тырыш булды ирем, матур гомер иттек. Өч бала үстердек. Кызым бүгенге көндә Казанда яши. Шәһәребездә утыз ел буе балаларга белем бирде, икенче улым музыкага һәвәс булды. Улым Айратның үзенең шәхси эше бар. Аның шәһәребездәге татар дөньясына ярдәм итүенә сөенеп туя алмыйм. Бүгенге көндә шәһәрдә туган телебез бетүгә йөрәгем әрни. Минем балалар мәктәпкә барганда рус телен белми иделәр. Барысы да гаиләдән килә. Ата-ана тырышырга тиеш. Безнең тәрбия үз телебездә булды. Үз телеңдә сөйләшергә кирәк! Кызым оныкларны татарча өйрәтер өчен Казан шәһәренә күчеп китте. Безнең буынга сабый чагыбыз­да, яшьлегебездә зур кыенлык­лар кичерергә туры килде: ачлык, репрессия, сугыш, җимереклек, илне торгызу, диннән читләштерү. Ләкин без иманыбызны, телебезне югалтмадык. Ике яктан да әти-әниләребез ислам кануннарын төгәл үтәргә тырыштылар. Оясында ни күрсә, очканында шуны кыла дигәндәй, алардан үрнәк алып, без дә дингә тартылып, бушка килгән саулыкның, вакытның кадерен белеп, тәртипле вә ата-ана җанлы булып, аларны хөрмәт итеп үстек һәм шушы сыйфатларга гомеребез буе тугры калдык. Бу — балалар һәм онык­лар өчен зур үрнәк. Гаиләдә әтиләре һәрвакыт таләпчән иде. Шуңа да тәртипле булып үстеләр”.
Халкыбызны әле дә булса милләт буларак саклап килгән асыл сыйфатларның берсе — үткән тарихка һәм үз тамырларына гамьле мөнәсәбәттер, мөгаен. Гаиләсе өлешенә тигән фаҗигале еллар язмышына дучар булган өлкәннәрнең сөйләвен тыңларга яратам. Әлеге мәкаләмнән чыгып, шуны әйтәсем килә: тормыш зилзиләләре ничек кенә талкымасын, үзәге һәм тамыры нык булганнар сыгылып төшми, чөнки ул тамырлар бик еракка — иманлы кавемгә барып тоташа. Иман булганда, хәтер дә исән, тарих та исән, кешелек үзе дә мәңге яши!

Рәфилә Рәсүлева.