Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Иман”да эш гөрли
8.05.2018

“Иман”да эш гөрли

Кайтаваз

Кулымда “Яңарыш” газетасының 17нче саны. “Хатлар – тормыш көзгесе” сәхифәсендә “Очрашу” дигән язма урын алган. Анда “Яңарыш” газетасы редакциясенең үзенең хәбәрчеләрен җыеп үткәргән очрашуы турында сүз бара. Минем игътибарны “Ә кая соң “Иман” татар яшьләре берлеге, Татар иҗтимагый үзәге активистлары?” дигән җөмлә җәлеп итте.
Шул ук санның “Яшьлек адымы” сәхифәсендә Элмира Нигъмәтҗанның “Яшьләр бар җирдә өмет бар” дигән язмасы урын алган. Әлеге язмада М.Җәлил исемендәге китапханәдә үткәрелгән “Китапханә төне” дигән чарада “Иман” татар яшьләре берлегенең актив катнашулары турында язылган. Бу ике язма да мине уйга калдырды. “Иман” татар яшьләре берлегенең ел әйләнәсендә эшләгән эшләре турында язып узасым килә.
Бирегә йөрүче яшьләрнең эшләре белән мин инде 10 елга якын таныш. Шушы дәвер эчендә кызым Зөлфия оешманың активисты булды. Улым Ирек тә бирегә йөрде, сирәк кенә булса да оешманың иганәчесе дә булды. “Иман”га йөрүче яшьләр безнең гаиләбез өчен бик якыннар, алай гына да түгел, күбесенең әти-әниләре, әбиләре белән дә якын танышлар. Ел саен яшьләр гаилә очрашулары үткәрәләр, менә шунда инде “туганлашу” мөмкинлеге булды. Бу гадәт хәзер дә ел саен кабатланып тора.
Иң зур башкарылган эшләрнең берсе — “Татар кызы” конкурсы. Миңа үземә, тамашачы буларак, бу конкурсларның барысын да күзәтү насыйп булды. Быел ул 7нче тапкыр югары дәрәҗәдә уздырылды. 21 апрельдә китапханәдә узган чара “Мин татарча сөйләшәм” ак­ция­сен истә тотып үткәрелде. 25нче апрельдә актив яшьләр балигъ булмаган балалар өчен социаль тернәкләндерү үзәгенә бардылар.
26 апрельдә оешманың чираттагы җыелышы булды, анда яшьләр алда торган тагы да зуррак эш планнары белән таныштылар. Шуларның берсе – соңгы елда килгән яңа яшьләргә эстафетаны тапшыру. Бу чара табигать кочагында уеннар һәм ярышлар белән үтә.
Яшьләребез берничә ел рәттән “Хәйрия атналыгы” кысаларында «Әти-әниләре баш тарткан балаларга ярдәм ит» акциясендә катнашалар. Бу зур мактауга лаек эш дип саныйм. Җәй көне егетләр-кызлар 3 көнлек туристик слет оеш­тыралар, анда 50ләп кеше катнаша. Яшьләр үзләренең эшләре турында Бөтендөнья татар конгрессына, “Идел” яшьләр үзәгенә хәбәр җибәреп торалар. Шуларның нәтиҗәсе буларак, “Идел” яшьләр үзәгендә үткәрелә торган татар яшьләре көннәрендә катнашу өчен квоталар бирелә. Ике елга бер Бөтендөнья яшьләр форумында да катнаша безнең егет-кызлар. Ел саен уздырыла торган Чәкчәк бәйрәменә дә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә яратып йөри. Милли бәйрәм Сабантуйны уздыруда да “Иман” яшьләре ярдәм итә, “Сәйлән” ансамбле уңышлы эшләп килә. Үз эшләре турында социаль челтәрләрдә дә даими язып баралар алар, шул рәвешле башка егет-кызларны оешмага җәлеп итәләр.
“Иман” татар яшьләре берле­ге­нең эшсез торганнары юк. Үз балаларыгызны, оныкларыгызны да оешма эше белән таныштырыгыз, шунда җибәрегез. Бу сезнең милләтебезне, телебезне саклауга керткән өлешегез булыр!

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.