Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Ильмира Нәгыймова: “Мин малай булып туарга тиеш булганмын, ахры»
10.04.2019

Ильмира Нәгыймова: “Мин малай булып туарга тиеш булганмын, ахры»

7 апрельдә Тимерьюлчылар мәдәният йортында парлы җырчылар Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова концерты булып узды. Концерт гадилеге белән тамашачыларның күңеленә үтеп керде. Русланның моңлы тавышы, Ильмираның үзе иҗат иткән мәгънәле җырлары залдагыларны битараф
калдырмады. Ильмира турында 5 кызыклы факт:

1.  Тиз кыза, тиз оныта.
2. Бик нечкә күңелле. Төрек киноларын караса, тамагына төер тыгыла да шешенеп беткәнче елый.
3. Машина йөртергә ярата. Авылга кайткан саен әтисенең “Нива”сында җилдерә.
4. Җырчы булырга теләмәгән.
5. Армиягә барырга хыялланган.

Ильмира яшь булуына карамастан, ике бала әнисе һәм бай репертуар туплап өлгергән җырчы. Ә репертуарының күп өлешен үзе иҗат иткән җырлары тәшкил итә.

— Ильмира, җырлар иҗат итәргә каян илһам аласың?

— Берәр кайда барганда, яисә берәр нәрсә эшләгәндә, үзеннән-үзе колагымда көй яң­гырый башлый. Мин аны тиз генә диктофонга яздырып куям. Тәүге җырымны 16 яшемдә яздым, “Ялгыш адым” җырын апама багышлаган идем. Дөресрәге, аның сагышлы язмышына. Без гаиләдә биш бала үстек. Олы апам Лилия исемле иде. Кызганычка каршы, ул 10 ел элек юл һәлакәтендә вафат булды. Апам урыс милләтеннән булган Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием кияүләре урыс милләтеннән булачагын белгәч, башта каршы төштеләр, ә аннары ризалаштылар. Апам кияүгә чыкты да Мәскәүгә күченеп китте. Сергейның әнисе чиркәүдә эшләгәч, апам да христиан диненә күчте. Глеб исемле уллары туды. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә, ире белән бик каты ачуланышкан. Шул көнне өйдән чыгып китә дә, авариягә очрый. Аның артыннан Сергей чыгып китә һәм эзсез югала. Апамны җирләдек, ә менә Сергей турында 10 ел буена бер хәбәр-хәтер юк. Аның әти-әниләре безнең белән башта аралашмадылар, уллары югалуда безне гаепләделәр. Хәзер аралар җайланды. Глеб әнисенең каберен күрергә дә кайтты. Аңа хәзер 17 яшь. Апаның үлемен барыбыз да авыр кабул иттек. Аның үлеменә кадәр җырлар иҗат иткәнем булмады. “Ялгыш адым” җыры хәсрәткә үрелеп, үзеннән-үзе язылды дип әйтсәм дә була. Аның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем.

— Җырлаудан кала тагын нәрсә эшли беләсең?

— Бик матур итеп рәсем ясый беләм. Аеруча чәчәкләрне кәгазьгә төшерергә яратам. Бик тәмле пешерәм. Әгәр өй җыештырылмаган, ашарга пешмәгән булса, мин үземне начар хис итә башлыйм. Элегрәк каратэ белән шөгыльләнгән идем. Мин малай булып туарга тиеш булганмын, ахры. Полициядә эшләргә теләдем. Кызлар армиясендә хезмәт итәсем килә иде. Спорт буенча 100ләп дипломым бар, җыр буенча аның кадәр юк әле. Бервакыт шулай каратэ буенча ярышка киттем. Очколар яхшы гына өстәлә. Анда көндәшкә тияргә ярамый. Тәненнән 5 см ара калырга тиеш. Ә мин чамалап бетермәдем һәм борынын сугып сындырдым. Кан китте. Шуннан соң аңладым: мин табиб та була алмыйм икән, полициядә дә эшли алмаячакмын. Җырга сәләтем булгач, иҗатка кереп киттем инде.

— Алга таба нинди хыяллар белән янасың?

— Чит илгә барып кайтырга иде. Иҗатта яңа үрләр яуларга. Үз йортыбызны төзергә насыйп булсын. Фатирда яшәргә теләмим.
— Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, иҗат уңышлары сезгә, Ижау тамашачысын тагы да үзегезнең матур җырларыгыз белән сөендерегез.

Рәфилә Рәсүлева.