Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Илсур хәзрәт Абзалетдинов: «Мәчетебез ишеге һәрвакыт ачык»
22.01.2021

Илсур хәзрәт Абзалетдинов: «Мәчетебез ишеге һәрвакыт ачык»

Мәчет – мөселман авылларының иң төп бизәге. Нәкъ менә биредә һәркем үзен куркынычсызлыкта итеп хис итә, күңел тынычлыгын тоя.
Алнаш районының Бакыр Заводы авылын да гади генә агач мәчет бизәп тора. Аллаһ йорты эчендә гыйбадәт кылу өчен бөтен шартлар да бар: келәмнәр, мөнбәр, хатын-кызлар өчен махсус бүлмә. «Мәчет булмаганда, намазны авылдагы бабайларның өйләрендә, клубта укырга туры килә иде», — дип исенә төшерә озак еллар мулла булып торган Рәфис Гыймазиев. «Без авылда мәчет төзергә кирәк дигән фикергә килдек. 2003 елда Ижауда Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды. Мин анда Алнаш районыннан татар делегациясе составында булдым. Җыелышта Удмуртия Президенты Александр Волков чыгыш ясады. Ул сөйләп бетергәч, мин сәхнәгә менеп, мәчет төзү өчен аннан матди ярдәм сорадым. Президент вәгъдә итте һәм озак та үтмәде
100 000 сум акча бүлеп бирелде. Шуннан соң төзелеш башланды. Анда бөтен авыл халкы катнашты. 2 елдан соң мәчетебез барлыкка килде», — дип сөйләде ул. Берникадәр вакыт мулла булып үзе эшли. Ләкин сәламәтлеге начараю сәбәпле, эшен дәвам итә алмый.
Рәфис абыйдан соң озак вакыт бу эшкә тотынырга беркемнең дә кыюлыгы җитмәде. Ул-бу булса, мулланы икенче авыллардан алып кайтырга туры килә иде. Ниһаять, имам табылды. Авыл халкы мулла итеп яшь, ипле Илсур Абзалетдиновны сайлады hәм инде менә 5 ел дәвамында мәчет өзлексез эшли. «Хәзер мәчет булса да, намазга йөрүчеләр бик сирәк. Элек халык Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә җыела иде, ләкин узган ел пандемия аркасында бу бәйрәмнәрне дә үткәрә алмадык. Быел барысы да җайланыр дип ышанам», — ди ул. Илсур хәзрәт — хаҗга барып кайт­кан кеше. «Андагы изге җирләрне, ап-актан киенгән ярдәмчел, ачык йөзле халыкны күргәч, үзеңне икенче дөньяда кебек хис итәсең. Кешеләрнең барысының да бертигез икәнен аңлыйсың. Бу изге сәфәрдән соң үз-үземә ышану, сабырлык артты, дөньяга башкача карый башладым. Мәчет ишекләре дингә килергә теләүчеләр өчен һәрвакыт ачык. Без булганына шөкер итә башларбыз hәм пандемиядән соң мәчеттә халыкның артуын күрербез дип ышанабыз», — дип сөйләде ул.

Раилә Рафикова, Бакыр Заводы авылы.