Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илназ Гыйниятуллин: “Мин – татар егете”
22.03.2018

Илназ Гыйниятуллин: “Мин – татар егете”

Татар егетләре элек-электән кыюлык, үҗәтлек, үз максатларына ирешүчәнлек кебек уңай сыйфатлар белән башкалардан аерылып торган. Әлеге сыйфатларның буыннан-буынга бирелеп, бүгенге көнгәчә яшәп килүе сөендерә. Нәкъ шундый кыю, максатчан милләттәшләребезнең берсе — Илназ Гыйниятуллин.
Соңгы арада Республика Башлыгы Александр Бречалов яшьләр тормышы, аларның уй-хыяллары, киләчәккә планнары белән танышу максатыннан, югары уку йортларында студентлар белән очрашуларда булды. Медицина академиясендә узган чираттагы очрашуда студентлар җитәкчегә күп сораулар яудырдылар. Җитәкчене кызыксындырган, игътибарын җәлеп иткән сорауны 3нче курста белем алучы Илназ Гыйниятуллин бирде. Тәкъдим болайрак яңгырый: “Татарстанда кызыклы бер традиция сакланып килә: мәктәп укучысы яки студент Республика җитәкчесенең ярдәмчесе вазифасында бер көн эшли. Сезнең дә әлеге эстафетаны кабул итәсегез килмиме?” Александр Бречалов җавапны озакка сузмыйча, Илназны 12 март көнне үзенең ярдәмчесе буларак эшкә чакырды. “Бүгенгедәй хәтеремдә, Чаллы шәһәренең Гали Аккош исемендәге лицейда 4 сыйныфта укыганда, әйләнә-тирә дөнья дәресендә “Президентны күрсәгез, нәрсә сорар идегез?” дигән бирем бар иде. Җавап итеп: “Бер көнгә Президент булыр идем!” — дип язган идем. Ниһаять, хыялым чынга ашты”, — дип елмая Илназ.
12 мартта Республика Башлыгы ярдәмчесе буларак Илназ бик мөһим киңәшмәләрдә һәм очрашуларда катнаша. “Бүгенге көнгә кадәр тыгыз тормыш графигы белән яшим дип уйлый идем, алай түгел икән. Александр Бречаловның эш көне төрле чараларга, нәтиҗәле очрашуларга бай. Һәр чарага ул үзенчәлекле итеп әзерләнә, эш көненең һәр минуты исәптә. Удмуртия командасының бердәм булып эш итүе сокландырды”, — ди Илназ. Резиденциядә узган эш көненнән соң, җитәкче кеше иң элек җитди, сабыр, үз сүзләре өчен җаваплы булырга тиеш дигән фикердә калган ул. “Киләчәктә Удмуртия Башлыгы вазифаларын башкара алыр идеңме?” – дигән соравыма җавап итеп: “Үзем генә булдыра алмас идем, ә Александр Бречаловныкы кебек көчле команда җыя алсам, тырышып карарга була”, — диде кыю гына.
Илназ кечкенәдән үзен төрле өлкәдә сынап карый, һәрвакыт эзләнү юлында. Чаңгыда йөри, актерлар мәктәбен уңышлы тәмамлап, спектакльләрдә уйный, шигырьләр укый. Ә иң сок­ландырганы – Илназ саф татарча матур итеп сөйләшә. “Туган телемдә иркен аралаша алуым өчен әти-әниемә һәм татар теле укытучым Рузалия Шакировага чиксез рәхмәтлемен”, — ди ул. Медицина академиясендә Татарстаннан бик күп студентлар белем ала, күбесе татарлар. “Мин – татар егете, дусларым белән очрашканда, үз телебездә аралашабыз. Үз милләтенең тарихын, телен белмәгән халык озак яшәми. Ни гаҗәп, Удмуртиядә дәүләт телен мәҗбүри укыту кертелмәгән. Соңгы арада Татарстанда да телгә кагылышлы ыгы-зыгылар булып алды. Тик телебезне саклап калырга көчебез җитәчәгенә ышанам”, — ди Илназ. Киләчәктә ул үзен, иң элек, табиб, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер, җәмгыятькә кирәкле кеше буларак күрә. Аңа уңышлар телибез, барлык хыяллары тормышка ашсын.

Ләйсән Әхмәтова.