Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илназ Батталов: “Мин татар икән, димәк, туган телдә аралашырга тиешмен”
25.07.2019

Илназ Батталов: “Мин татар икән, димәк, туган телдә аралашырга тиешмен”

“Яшьлек адымы” сәхифәсенә кызыклы тема эзләп утырганда, редакциягә Ринат Батталовның тормыш иптәше Илсөяр апа белән оныгы килеп керде. 17 яшьлек Илназ — Ринат Батталовның Көньяк Кореяда яшәүче оныгы. Гаиләләре белән әбиләре янына кунакка кайтканнар икән. 10 елдан артык Кореяда гомер итеп, шунда белем алса да, татар телендә иркен аралашуын күреп, барыбыз да таң калдык. Аның белән әңгәмә дә кордык.

– Илназ, ничәнче сыйныфта укыйсың?
— Мин 11нче сыйныфка күчтем. Театр һәм сәнгать мәктәбендә укыйм. Теләгем – актер булу, чөнки мин – бабам кебек иҗади кеше. Без мәктәптә театр һәм заманча сәнгать серләрен өйрәнәбез. Әлбәттә, төп фәннәр дә керә. Тик киләчәктә кайсы юнәлеш буенча китәрмен, нинди һөнәр сайлармын — әлегә әйтә алмыйм.

– Кореядагы укыту системасы бездәгедән аерыламы?
– Без 12 ел укыйбыз. Беренче 6 сыйныф башлангыч мәктәп булып санала. Аннан 3 сыйныф — уртанчы мәктәп. 10, 11, 12нче сыйныфлар ул инде югары булып санала. Югары сыйныфка барганда, сайлау мөмкинлеге бар: син гади мәктәпкә барасыңмы, әллә үзеңнең кызыксынуларың буенча берәр төрле юнәлешне сайлыйсыңмы –үзеңнең ихтыярыңда. Мин театр һәм сәнгать юнәлешен сайладым. Укулар бездә март аенда башлана һәм июльгә кадәр дәвам итә. Бу беренче семестр була. 20 августтан икенче семестр башлана. Без декабрь аена кадәр укыйбыз да, мартка кадәр ял итәбез. Көн саен җиде дәрес керә, бер дәрес 50 минут дәвам итә. Без өч ай саен һәр фәннән имтихан тапшырабыз. Бу билгеләр ел ахырында исәпкә алына да, еллык нәтиҗә чыгарыла. Укуы авыр түгел, үзеңнән тора, дип әйтер идем. Чөнки күбрәк үзлектән өйрәнергә кирәк. Россиядәге система буенча чагыштырсак, мин “4” ле билгеләренә укыйм.

– Мәктәпне тәмамлаганда, нинди имтиханнар бирәсез?
– Без имтиханны башка мәктәпкә барып бирәбез. Камералар куелмый, ике укытучы кабул итә. Барлыгы 7 имтихан тапшырабыз. Төп фәннәр –математика, инглиз һәм корея телләре. Тагын 4 фәннән имтиханны үзең сайлыйсың.

– Буш вакытларыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

– Россиядә укучылар мәктәптә дә укыйлар, буш вакытларында төрле түгәрәкләргә йөриләр. Авыл мәктәпләрендә укучылар әле бакчада яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерәләр. Безнең буш вакыт юк диярлек. Гел укыйбыз. Элек тхэквандо белән шөгыльләнә идем, инглиз телен өйрәндем. Хәзер тормышым сәнгать, мәктәп белән бәйле. Көненә бер сәгать баскетбол уйныйм, киемнәр җитештерә торган модель агентлыгы белән килешү төзедем. 12шәр сәгать фотосурәткә төшә идем. 3 сезонда, мондагы акчаларга әйләндерсәк, 150 мең сум акча эшләдем. Вакыт булганда, дуслар белән кинога, мюзикллар карарга йөрергә тырышам. Кореяда мюзикллар хәзер зур популярлык яулый.

— Мәктәптә нинди тәрбия алымнары кулланыла?
— Бездә кагыйдәләр бик кырыс. Әгәр дә син ниндидер ярамаган эш эшлисең икән, ул сиңа “минус” булып языла. Югары уку йортына кергәндә, бу исәпкә алына. Шуңа күрә, бу начар эшләрне яхшы эшләр белән төзәтергә тырышырга кирәк.

— Син ничә тел беләсең?
— Барлыгы 4 тел беләм: татар, инглиз, рус, корея телләре. Минем өчен иң авыры – рус теле. Корея телендә иркен сөйләшәм. Шуңа да, гаиләдә хуҗалыкны алып барганда, әти-әнинең тылмачы булып торам. Кореяда яшәүчеләргә рус телен өйрәнү бик авыр.

— Туган ягыңнан читтә яшәсәң дә, татар телендә чиста сөйләшәсең..
— Россиягә кайтсам, татар яшьләренең татар телендә сөйләшмәүләрен күреп шаккатам. Бу дөрес түгел дип саныйм. Татар теле – безнең туган тел бит инде ул. Без рус та, инглиз дә, корея кешесе дә түгел. Без – татарлар. Димәк, татар телендә сөйләшергә тиешбез. Гаиләдә без гел туган телдә генә аралашабыз, моның өчен мин әти-әниемә рәхмәтле.

— Кореяда татарларга караш нинди, милләттәшләребез белән очрашканың бармы?
— Анда татарларның кем икәнен дә белмиләр. Мин башта үземнең Россиядән икәнемне аңлатам. Аннары Татарстан, татарлар турында сөйлим. “Мин рус түгел – татар”, — дим. Кореяда ничә татар яшәгәнен белмим, милләттәшләребезне очратканым юк.

– Ижауга кайткач, нәрсәгә игътибар итәсең?

— Без Россиягә елга бер тапкыр бер айга кайтабыз. Бик сагынам. Монда миңа табигать ошый. Басу-кырлар, урманнар, елгалар, күлләрне бик яратам. Бездәге кебек үк биек-биек йортлар гына түгел, шәхси йортлар да бар. Монда
кайткач, рәхәтләнеп мунча керәм. Яшьләрнең бик күп тәмәке тартканына игътибар иттем. Ижауда чисталык та мактанырлык түгел.

— Киләчәктә Россиягә кайтып яшисең килмиме?

— Анысын тормыш күрсәтер, әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм…

— Бик зур рәхмәт!
Илназ һәм аның әбисе Илсөяр апа белән бик озак сөйләшеп утырдык. Илназ бик тәрбияле, белемгә омтылучан, иҗади, сәләтле егет. Бабасын сагынып, зур хөрмәт белән искә ала ул. Кечкенә чагында бабасы белән редакциягә килеп, татар телендә шигырьләр сөйләп тә таң калдыра иде. Хәзерге көндә дә аның татар телендә аралашуы, туган телебезне яратуы зур мактауга лаек. Бу, әлбәттә, гаиләдә алган тәрбиядән килә. “Өч татар торган Кореяда яшәп тә, Илназ туган телен ничек яхшы белә! Ә сез балаларыгыз белән рус телендә аралашасыз”, — дип, баш мөхәрриребез Рәмзия апа безне, яшьләрне, орышып та алды. Илназга без бары тик уңышлар, барлык хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.