Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илзидә: «Бәхет өләшәсем килә»
21.01.2021

Илзидә: «Бәхет өләшәсем килә»

Илзидә Баранова белән мин “Вконтакте” социаль челтәрендә таныштым. Кулдан эшләнгән бүләкләр сатыла торган төркемгә чакырган иде ул мине. Әлеге шөгылен кечкенәдән яратуы турында сөйләде ул.
Илзидә — Башкортстанның Янавыл районыннан. “Мин кечкенәдән актив бала булып үстем. Нинди генә бәйрәм чарасы, конкурс булмасын – катнашырга тырыштым. Дусларыма, туганнарыма үзенчәлекле бүләкләр бирергә ярата идем”, — дип, үзе белән таныштырды ул. Мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәренә укырга кергән. Икъ­тисадчы һөнәрен сайласа да, күңеле иҗатка тартылуын яшерми. “Студент булгач ук, мин үземнең тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнемне аңладым. Ул — иҗат, матурлык белән бәйле тормыш. Ирем белән Ижауга күченгәч тә, кул эшләреннән аерылмадым. Башта гаиләмә, якыннарыма эшләнгән бүләкләрне социаль челтәрләргә куеп бара башладым. Әкренләп дуслар арасында да сорау туды һәм “сарафан радиосы” эшли башлады. Мин бәйләгән кул эшләренең башкаларга да ошавына чын күңелдән шатланам”, — диде Илзидә.
Аның эшләре арасында сумкалар, төрле кирәкле вак-төякләр саклар өчен тартмалар, аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары һ.б бар. Барысы да кулдан бәйләнгән. “Эш барышында мин ял итәм, тынычланам. Көч туплыйм дисәм дә, ялгыш булмас. Яраткан эшем булгач, үземне чын-чынлап бәхетле итеп хис итәм. Кешеләр үзләре сораган әйберне алып киткәндә дә сөенеп калам”, — ди әңгәмәдәшем. Әлеге шөгыле күп вакыт, белем таләп итә. Аңа карамастан, бу өлкәдә тагы да күбрәк өйрәнергә, белем тупларга тырыша ул. Кулдан эшләнгән бүләкләргә хәзер сорау да күп икән. “Сатып алучылар башкарылган эшнең никадәрле авыр булуын аңлыйлар, шуңа күрә кадерен дә беләләр. Ә менә кемдер өчен кулдан бәйләнгән эшләнмәләр кыйммәтле тоела. Мин андыйларны да аңлыйм. Шуңа күрә хакларны да артык зур куймыйм. Иң мөһиме — кешеләрне бераз булса да бәхетле итү”, — ди Илзидә.

Кул эшләренә мәхәббәт уятканы өчен Илзидә әни­се­нә рәхмәтле. “Ул безгә һәр юнәлештә дә көч, дәрт биреп торды. Үзебезгә сай­лар­га, ялгышларда өйрә­нер­гә мөмкинлек бирде. Йө­рә­гебезне, күңелебезне тың­­ларга, намусыбызга тап тө­шер­мәскә өйрәтте”, — ди ул. Киләчәктә Илзидә бүләкләр ясый, сата торган остаханә ачарга тели. Тәҗрибәсе дә бар, 2019 елда “Иман” татар яшьләре берлеге оештырган “СабантуйФест” бәйрәмендә бәйләү буенча мастер-класс күрсәткән ул. Аңа иҗади эшендә бары тик уңышлар теләп калабыз!