Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илебез киләчәге — яшьләр кулында
4.07.2018

Илебез киләчәге — яшьләр кулында

27 июньдә Ижауда “Уд­муртиягә — яшьләр, яшьләргә — Удмуртия” исемле стратегик сессия узды. Әлеге чараның максаты — яшьләр хәрәкәтен үстерү, аларның инициативаларын тормышка ашыруда ярдәм итү өчен республикадагы яшьләр сәясәтен төрле яклап берләштерү иде.

Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов: “Яшьләр сәясәтендә булган сорауларны тормышка ашыру җиңел түгел, ләкин аларны чишү бик мөһим, чөнки илебезнең киләчәге яшьләр кулында. Безнең бурыч — барлык яшьләр оешмаларының да бергә эшләүләрен булдыру. Бездә мондый оешмалар күп. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә Яшьләр парламенлары эшли. Киләчәктә бу активистлар Удмуртия Республикасының ныклы кадрлар потенциалын булдырырга мөмкин”, — диде ул.
Сессиядә Дәүләт Советы рәи­сенең беренче урынбасары Владимир Невоструев та катнашты. “Рес­публикабызның һәм илебезнең килә­­чәге яшьләрнең уңышка, үз мак­сатларына ирешергә, тормышны яхшы якка үзгәртергә теләүләренә бәйле. Удмуртия – 90нчы еллар­дан соң яшьләр сәясәте үз тра­дицияләрен саклаган бердәнбер ре­гион”, — дип ассызыклады ул үз чыгышында.
Стратегик сессия перспективалар буенча нәтиҗәле фикер алышу мәйданына әверелде. Активист­лар, район һәм шәһәрләрдәге яшь­ләр оешмалары җитәкчеләре, иҗ­тимагый оешма вәкилләре, студент­лар белгечләр белән берлектә яшь­ләр сәясәтен үстерү турында сөйләштеләр. Күп кенә кенә кискен сорауларны дәүләт дәрәҗәсендә чишәргә кирәклегенә басым ясалды. Төп мәсьәләләр – яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең киләчәге, аның перспективалары, дәүләт белән яшьләр оешмаларының хезмәттәшлеге, яшь­ләр сәясәтендәге сорауларның федераль һәм региональ дәрәҗәдә чи­шелүе.
Әлеге чара катнашучыларның стратегик сессия эшенә бәя би­рү­ләре, уртак нәтиҗәләргә килү­ләре, килә­чәккә бергә эшләүне мак­сат итеп куюлары белән тәмамланды.

Эльвира Хуҗина әзерләде.