Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Илгә хезмәт итү — горурлык
21.02.2018

Илгә хезмәт итү — горурлык

Балачакта һәркем киләчәктә кем булу, нинди һөнәр сайлау турында уйлана. Хыял дөньясына чумып, җир йөзендәге барлык һөнәрләрне дә үзләштерү теләге туа. Сыйныфташларым җитдилек таләп итә торган, шул ук вакытта төрле маҗараларга бай һөнәр иясе — янгын сүндерүче яки полиция хезмәткәре булырга хыялланалар иде. Әлеге һөнәрләр – табиб, укытучы хезмәте кебек үк иң кирәкле, мөһим һөнәрләр. Полиция хезмәте кешедән акыллы, сәләтле, тугры һәм намуслы булуны таләп итә. Моннан тыш, ул чыдам, көчле һәм сәламәт булырга тиеш, чөнки полиция хезмәткәре — постта гына торучы түгел, ә һәр көнне, һәр сәгатьтә башкаларның тормышын саклап калу өчен үз гомерен куркыныч астына куючы. Шуңа да әлеге өлкәдә бары тик җитди, җаваплы, кыю кешеләр генә эшли аладыр, минемчә.
Үз коллективында зур хөрмәт казанган, хезмәттәшләре тарафыннан бары тик уңай яктан гына бәяләнүче майор Артем Зөфәр улы Әхмәтҗанов та нәкъ шундыйлардан. Ижау шәһәрендә туып-үскән Артемның хезмәт юлы 1999 елда башланып китә. “Кечкенәдән полиция һөнәрен үзләштерү иде теләгем. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Новгород шәһәренең Эчке эшләр министр­лыгы академиясендә белем алдым”, — ди ул студент елларын искә алып. Хәзерге вакытта Артем Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәгендә өлкән полиция хезмәткәре вазифаларын башкара.
Полиция хезмәткәре нинди булырга тиеш соң? Әлеге сорауга ул җавап итеп: “Полиция хезмәткәре иң элек аралашучан, гадел булырга тиеш. Теге яки бу сорауны хәл иткәндә, объектив карар кабул итү өчен ике якны да игътибар белән тыңлау мөһим, чөнки гадәттә, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе икенчесен гаепли. Шулай ук полиция хезмәткәре һәрвакыт үз белемен үстерү өстендә эшләргә тиеш”, — ди. Нәкъ әлеге сыйфатларга ия булганлыгы, хезмәтен яратып, намус белән башкаруы өчен Артем Эчке эшләр министрлыгының күп төрле бүләкләренә ия. Шуларның иң дәрәҗәлесе – Россия Президенты тарафыннан имзаланган “Җәмәгать тәртибен саклау өчен” бирелгән медаль. Мондый дәрәҗәдәге дәүләт бүләге юкка гына бирелми, әлбәттә. Артемның Төньяк Кавказ­да күрсәткән хезмәтләре шулай бәяләнә. “Хәзерге вакытта Төньяк Кавказда хәл шактый киеренке. Биредә экстремизмга каршы көрәштә җирле полициягә ярдәм итү максатыннан башка төбәкләрдән еш кына полиция хезмәткәрләре эшкә юнәлдерелә. Традицион булмаган ислам тотучылар тарафыннан барлыкка китерелгән сугышчан төркемнәрдән гади халыкка куркыныч яный. Шантаж, куркыту белән алар экстремизмны тагын да җәелдерәләр. Моны булдырмау өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан әйтеп бетергесез күп эш башкарыла, гаеплеләр җавапка тартыла. Удмуртиядә бу яктан хәл тыныч. Шулай да, уяу булу мөһим. Террорчы капкынына иң элек тормышында авырлыклар кичергән, гаиләсендә проблема булган, психологик яктан кимсетелгән кешеләр эләгә”, — ди Артем. Яшәешнең иң зур проблемасы буларак, яшьләрнең Интернет челтәренә нык бәйле булуларын да билгеләп үтә ул. “Хәзерге заманда Интернетның уңай һәм шул ук вакытта тискәре яклары күп. Кешене бер генә көнгә Интернет челтәреннән аерып торсаң, ул үзен начар хис итә, күңеленә нидер җитми төсле тоела. Ә челтәрдәге уеннарның күпчелеге кеше психикасына нык йогынты ясарлык зур көчкә ия. Еш кына моның нәтиҗәсе буларак, яшүсмер үз-үзенә кул сала. Бу яктан да безнең тарафтан профилактик эшләр башкарыла. Төрле төркемнәргә беркетелеп, уеннар белән мавыккан 13-18 яшьлекләр белән әңгәмә корып, психологлар, ата-аналар белән берлектә тормышка карашларын үзгәртергә тырышабыз”, — ди Артем.

Һөнәренең тынгысыз, катлаулы һәм күпкырлы булуына карамастан, Артем: “Үз хезмәтеңне яратып, күңел биреп, намус белән башкарганда, һәркем үз максатына ирешә ала”, – ди. Полиция хезмәткәрләре арасында дәүләтнең терәге, гражданнарның яклаучысы булырдай ир-егетләр барында, тормышыбыз да тыныч, имин булыр.

Ләйсән Әхмәтова.