Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Икмәк – тормышыбыз чыганагы
16.10.2019

Икмәк – тормышыбыз чыганагы

16 октябрь – Халыкара икмәк көне

Безнең бер көнебез дә ипекәйдән башка үтми. Ипи, икмәк, ипекәй… Никадәр кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Икмәккә багышланган көннең календарьда урын алуы, аның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненнән соң ук (быел 13 октябрьдә) булуы аерым бер әһәмияткә ия. Чөнки икмәк һәм авыл хуҗалыгы аерылгысыз.

Йөз ел элек, 1917 елгы революциягә кадәр, Россия бөтен Европаны икмәк белән туендыручы авыл хуҗалыгы дәүләте булган. Үзгәртеп кору чорында колхозлар таралып, бик күп авыллар, иген кырлары ташландык хәлгә килсә дә, соңгы елларда илебез, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән, янә эре ашлык экспортерына әверелде. Белгечләр белдерүенчә, Россия бүген бодайны экспортлау буенча дөньяда беренче урында. Бөртеклеләрне экспортлау ил бюджетын ел саен миллиард долларга тулыландыра. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел һава торышы артык мактанырлык булмаса да, 10 октябрьгә ил буенча 116 миллион тонна ашлык суктырылган, шул ук вакытта узган елның 10 октябренә 106,8 миллион тонна җыелган. Быел бер гектардан алынган уңыш уртача 26,8 центнер тәшкил итә, ә узган ел ул нибары 25,6 центнер була. Элек авыл хуҗалыгы тармагында ил халкының 90 проценты хезмәт куйган. Хәзерге вакытта бу тармакта эшләүчеләрнең саны ун тапкыр кимрәк — ил халкының 9 процентын гына тәшкил итә. Ләкин шулай булуга карамастан, бу илебезне икмәк, сөт һәм ит белән тәэмин итү өчен җитәрлек икән. Кибет киштәләренә күз салсак, андагы муллыкны күреп, бу сүзләрнең хак булуына ышанасың. Икмәк, сөт, ит, йомырка, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, бал — боларның барысын да җирле фермерлар һәм эре агрокомплекслар җитештерә бит. Тик күп очракта кибетләрдә сатыла торган азык-төлекнең сыйфаты гына канәгатьләнерлек түгел. Монысы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең түгел, ә шул товарларны эшкәртүчеләрнең гаебе, намус эше.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Удмуртиядә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче оешмаларның табышы 32,7 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2017 елга караганда 4%ка күбрәк. Ләкин зыянга эшләүче оешмаларның саны артуы да күзәтелә. Узган ел һәр алтынчы оешма табыш китермәгән. Алар киресенчә 586 млн сум югалтканнар.
Гомумән алганда, 2018 елда Удмуртия авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан җитештерүгә сарыф ителгән чыгымнарның һәр сумына 7,2 тиен табыш алынган, әмма бу 2017 елдагыдан 2,6 тиенгә кимрәк.
Авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамова хәбәр итүенчә, быел республика кырларыннан 628 мең тонна ашлык җыелган. 2018 елда бер гектардан уртача 20 центнер уңыш җыеп алынса, быел бу сан 24,6 центнер тәшкил иткән (Шаркан районында — 80 центнер). Болар барысы да – игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алар хөрмәткә һәм мактауга лаек! Ходай Тәгалә күпереп пешкән икмәктән аермасын, табыннарыбыз мул булсын.

Рәмзия Габбасова.