Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ике тирәк – бер төптә, ике төймә — бер җептә
16.08.2018

Ике тирәк – бер төптә, ике төймә — бер җептә

Август ае башланды. Җәйнең соңгы ае булса да, әле бөтен тирә-як яшеллектә, чәчәктә. “Яңарыш”ның 31нче санында да “Бакча яме” дигән конкурс турында сүз бара. Мин дә шул теманы дәвам итмәкче булдым. Исеменә туры килеп торган гөлбакча хуҗасы Гөлисә Зарипова турында язмам. Былтыр аның юбилеенда булып кайткач, дәртләнеп, язма әзерләмәкче идем, ул үзе каршы килде.
Шул юбилейда иң якыннары, гаиләсе белән җырлашып утырганда, урамда, капка төбендә, машина пәйда булды, телефон аша Гөлисәнең чыгуын үтенделәр. Сюрприз – бер кочак чәчәкләр күтәреп килеп керде ул. Бу Мәскәүдә яшәүче, бик җаваплы эштә булганлыктан, чит илгә очканда, аэропорттан заказ биргән кызы Гөлнараның котлавы булды.
Тормышта очраклы хәлләр булып тора. Быел гел уйламаганда, Азин урамындагы мәчет тукталышыннан алар ягына атладым. Күптән түгел телефоннан аралашканда, “Кил әле, гортензияләрем чәчәк атты”, — дигән иде Гөлисә. Ризык йөртә, диләр бит, киттем. Тукайча, “тау башына салынган йорт”. Ире Фикрәт урын эзләгәндә ташландык хәлдәге ихатаны үз иткән, урынны дөрес сайлаган. Үз куллары белән ике катлы өй салган. Агачлар утырткан, шуның берсе – юкәсе, урам якта, инде өйне дә узып, күккә төбәлгән. Янәшәдә чияләре мул уңышы белән күзне иркәли.
Капка янына килеп, төймәгә баскач, хуҗа җәһәт кенә, тәрәзәдән мине күреп, каршылады. “Әйдә үт”, — ди. Ә мин кая басарга белми торам. “Ишегалдың синең яшел келәм, без булмагач, үскән бәбкә үлән» дигән җыр сүзләре искә төште: тигез итеп кыркылган бака яфрагы, бәбкә үләне дә куе яшел төстә.
2-3 тапкыр җиләккә дә барганнар, шомырт җыеп кайт­каннар, аны эшкәртеп пирогын да пешергән хуҗабикә. Төше юк дәрәҗәсендә, сизелми дә. “Әле балан өлгергәч, аны да җыярбыз”, — ди хуҗа.
Сул якта “гаскәр кеби чыршы, нарат”ның бер төре – вак ылыс-лысы үсә, алмагач, гөлҗимеш куагы, аның янында яшь шомырт агачы. Кура җиләге куаклары койма буйлап тезелгән, хәтта мәтрүшкәләр дә шунда урын алган. Уртада помидор, кыяр, суган, кишер түтәлләре, бәрәңге, бер почмакта сетка белән уратылган урында, тавыклар да шәйләнә. Гомумән, монда Ык буенда туып-үскән авыл, табигать балалары яши. Җәйге өстәлдә күмер самавыры кукраеп утыра, хуҗа белән шунда утырып әңгәмә корабыз. Шап итеп җиргә алма төште, ә Фикрәт аларны алып, телемләп, кояшка кибәргә куйды. Әрәм-шәрәм итү юк – кышка әзер витамин… Артта гына таган асыл-ган, ял итәргә, йоклап та алырга менә дигән урын.
Өйгә керергә сигнал алдык. Өстәл янына урнашабыз, анда әле бер кунак та бар икән. Мин утырган урындык хуҗаныкы булып чыкты, димәк, монда ир — баш, хатын — муен! Ә кунакның урыны — түрдән, бусы инде этикет кагыйдәсе, рәхмәт! Сый-нигъмәткә күз төшкәч, таң калдым. Ниләр генә юк анда: парда пешкән бәрәңге белән балык, үзе пешергән ипи, авылдан алып килгән кәрәзле һәм яңа аертылган бал, берничә төрле кайнатма. Әле генә җыелган кара карлыган, помидор, аз тозлы кыяр, шәңгә, кичә җыелган шомырттан ясалган пирог. Соклану һәм гаҗәпләнүдән: “Ничә килсәм дә, гел шушындый мул өстәлгә туры киләм, кайчан җитешәсең?” — дип соравыма, “Димәк, мактап йөрисең”, — диделәр.
Мактарлык та шул якташымны, беренчедән, икебез дә кыш көнендә туганбыз, аннан соң Минзәлә, Ык елгасы да безгә уртак. “Яңарыш”тагы язмаларыбыз белән дә фикерләребез килешә. Туган тел сагында торабыз (инде 2 ел кызлары Алия белән татарча диктант язуда катнаштык, хатасыз язу – үзе бер мәртәбә, Алия өчен диюем). Җыр-моңны да яратабыз. Якташыбыз Резидә Шәрәфиеваның бик матур сүзләренә ияреп, Гөлисәгә дә туры килә дип, язмамны төгәллим:

Әти-әниенә — тансык бала,
Кызларына – газиз ана,
Ә иренә – сөйгән яр!

Дания БОРҺАНОВА, Ижау шәһәре.