Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Ике малай: берсе-кояш, берсе-ай
4.04.2018

Ике малай: берсе-кояш, берсе-ай

Берсе — Алмаз, икенчесе — Айдар. Игезәк туганнар — Юнысовлар дуэты — 31 мартта Тимерьюлчылар мәдәният йортында бик матур концерт тәкъдим иттеләр. Алмаз белән Айдар — данлыклы шәхес Роберт Миңнуллин чыккан Башкортстанның Илеш районында туып-үскән егетләр. Өч яшьләреннән үк җырлыйлар. Беренче җырлары: барыбызга да таныш “Моңнар кайтсын авыл­га” җыры. Әлеге җырны моңлы тавышлы әниләре өйрәткән. Малайларның сөйләве буенча, аларның үзләрен күрү һәм җырлаганнарын тыңлау өчен кунаклар кәнфит күтәреп өйләренә килә торган булганнар. Беренче адымнарын мәктәп һәм авыл клубы сәхнәсендә ясасалар, соңыннан “Ихлас-моң” җыр театры, Әнвәр Нургалиев, Вәсилә Фәттахова, Вилдан Фәйзуллин белән республика буенча гастрольләрдә йөреп, тәҗрибә туплаганнар.

— Төрле артистлар белән чыгыш ясап, тәҗрибә туплап, инде хәзер үзегез дә концертлар куясыз. Куркытмадымы мондый эшкә алыну?

— Юк, курку булмады. Студент чагыннан ук туган авылыбызда ел саен 8 март көнне, дусларыбызны чакырып, бәйрәм концерты куя идек. Бу традициягә хәзер инде ун ел. Шуңа күрә оештыру эшендә тәҗрибә бар, җитмәсә, без икәү бит! Иҗатташ дус­лар да ярдәмгә килә.

— Җырлау гына түгел, сез баянда да уйныйсыз, җырлар да иҗат итәсез. Музыкаль белемне кайда алдыгыз?

— Без — профессиональ музыкант­лар. Бу һөнәрне үзләштерүне музыка мәктәбендә башладык, аннары Уфа сәнгать училищесының баян бүлегендә укыдык, Уфа сәнгать академиясын тәмамладык.

— Тамашачыны кызыксындыру авыр бүгенге көндә. Танылган, исеме булган җырчыларны да буш заллар каршы ала кайвакыт. Сез нәрсә белән җәлеп итәсез?

— Беренчедән, без — игезәкләр. Җырлау өстенә, концертта баян белән дә чыгыш ясыйбыз, ә музыка уен коралларын халык аеруча җылы кабул итә. Эстрадада гармунчылар сирәгәя башлады, без исә тамашачыларга тальян моңнарын җиткерәбез, татар халык көйләрен, уен коралларын сәхнәгә кайтару өстендә эшлибез. Репертуарда — үзебез иҗат иткән җырлар һәм, әлбәттә, концертларда рәхәтләнеп, уены-чыны белән халык белән аралашабыз.

— Үз студиягезне ачып җи­бәргәнсез. Бу үзенә күрә акча эшләү чарасымы? Әллә үзегезнең җырларны яздырыр өчен үз студияне тоту кулаймы?

— Үзебезнең студияне 2015 елда ачтык. Аңа кадәр без 7 ел буе Уфа каласының «Нур» татар театрының тавыш яздыру студиясендә эшләдек. Үзебезнең студияне ачкач, безгә тавыш яздырырга, аранжировкалар эшләтергә киләләр. Аранжировкалар өстендә Алмаз үзе эшли. Әйе, үзенә күрә бер бизнес дип атарга була моны.

— Социаль челтәрдә сезне шулай ук “Юнсики” исеме астында табарга була? Кемнәр шулай дия сезгә? Шулай дип яратып кына әйтәләрме?

— Дуслар училищеда укыган вакытта ук “Юнсиклар” дип кушамат тактылар. Мәктәптә безне “АйдарАлмаз” дип йөртә иделәр. “Юнсики” кушаматын да икебезне аера алмаган дуслар кушты, фамилиягә дә якын. Шулай калды инде.

— Репертуарыгызда күпчелек җырларның авторы үзегез. Тагын кайсы җырчылар сезнең җырларны башкара?

— Әнвәр Нургалиев, Лилиана Ир­назарова, Мирхәт Гайсин, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар җырлый безнең җырларны. Салават Фәтхетдинов 18нче сезонда тамашаларында без иҗат иткән «Яшик бу дөньяны яратып» җырын башкарды. Безнең җырларны Салават абый һәм Айдар Галимов концерт­ларында ишетергә була.

— Уңышлар сезгә, егетләр! Ки­ләчәктә дә Ижау тамашачысын матур концертларыгыз белән сөен­дерегез!

 

Хөрмәтле милләттәшләребез! “Яңарыш” газетасы редакциясе үзенең “Вконтакте” челтәрендәге төркемендә «Яңарыш» газетасы  Алмаз һәм Айдар Юнысовлар концертына, репостлар бәйгесе ясап, 2 кешелек чакыру билеты уйнатты. Репостлар бәйгесендә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт! 29 мартта без https://konkursvk.ru сайты ярдәмендә җиңүчене билгеләдек. Ул — Ләзидә Латыпова. Бу юлы җиңү елмаймаса, боекмагыз! Чираттагы бәйгедә без 20 апрельдә “Аксион” мәдәният сараенда үтәчәк Габделфәт Сафинның концертына ике кешелек билет уйнатачакбыз! “Яңарыш” газетасының “Вконтакте” челтәрендәге төркеменә ешрак кереп, күзәтеп барыгыз!

Рәфилә Рәсүлева.