Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ике күлмәк — минем язмышым 
22.03.2018

Ике күлмәк — минем язмышым 

“Мин тормышка гашыйк гади авыл кызы”, — ди үзе турында Чулпан Нурмөхәммәтова.
Ул кечкенәдән шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза. “Аларны үзем китап рәвешенә кертеп, аларга “Көчек китап нәшрияты” дип язып, китап нәшер итеп уйный идем”, — дип искә ала ул балачагын. Мәктәптә укыганда, аның язмалары “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) , “Көмеш кыңгырау” һәм татар телендәге башка газета-журналларда урын ала. 1997 – 2000 елларда Алабуга мәдәният училищесында укып, диплом ала. Бүгенге көндә Чулпан Әгерҗе районының үзәкләштерелгән китапханәсендә эшли. Без аны бик еш сәхнәдә күрәбез, районкүләм кичәләрне, бәйрәм тантаналарын, иҗади очрашулар оештыра, аларны алып бара ул. Әгерҗе районының “Күңел чишмәләре” дип аталган әдәби берләшмәсен дә җитәкли.
Чулпанның хикәяләре тормышның үзеннән алынган, һәр вакыйганы ул психологик нечкә күңел белән тасвирлый, әсәрләре хискә бай, яктылыкка омтылырга, тормышны яратырга өнди, туганлык, үзара мөнәсәбәтләр турында уйландыра.
Якын киләчәккә зур теләге: хикәяләр җыентыгын бастыру. Максатларың чынга ашсын, иҗади уңышлар сиңа, Чулпан!

(хикәя)

Миңа ул чакта дүрт-биш яшьләр чамасы булгандыр. Әткәй белән әнкәй мине туган абыйларыбызга Казанга кунакка алып бардылар. Хәтерлим: итәкләре гармун телләре кебек телле-телле куе зәңгәр төсле бик матур күлмәк алганнар иде. Шул күлмәгемне киеп төшкән берничә фоторәсемемне әле дә алып карыйм. Казанда әткәй белән әнкәй уртасында да бик матур утырып төшкәнмен, балалар бакчасында да шул күлмәгем белән төшкән өч фоторәсемем бар. “Бу баланың шушы күлмәге генә микәнни? ” — дип уйлаганнардыр инде. Ә бәлки уйламаганнардыр да. 1984 елларда әллә нәрсәләр киеп үсмәдек без. Товарлар да булмагандыр. Әнкәйнең әйберләрне зур чиратларда торып алып, арып кайтканын хәтерлим әле мин. Ә бәлки Казаннан алып кайткан андый матур күлмәк миндә генә булгандыр?
Бу күлмәгем турында шушы урында туктап торыйм әле, аңа яңадан әйләнеп кайтырмын…
Яңа ел алды. 3 нче сыйныфта укыган чагым. 1989 елга кергән вакыт булган икән ул. Әнкәй ел да марлядан күлмәк яки итәк тегә дә, шуны крахмал белән катырып куя. Ул кабарып тора. Итәк очларына ялтыравык тегеп чыга, ватык пыяла уенчыкларны төеп, итәккә клей белән ябыштыра иде. Иртәнгә кадәр кипкәнен көтеп, йокыга китәм. Торгач киеп карыйсы да килә бит! «Мин балерина булам», — дип очып-очып әйләнә идем. Бик матур була иде ул әнкәй теккән марля күлмәк. Мәктәптә чыршы бәйрәмендә без барлык кызлар да кар бөртеге булып, малайлар куян яки аю булып киенә иделәр. Беркөнне әнкәй кич:
— Кызым быел сиңа яңа елга күлмәк тектертәм әле, арткы урамда бик әйбәт тегүче бер апа бар, иртәгәгә чакырды, — диде.
Кич белән әбием фермадан алып кайткан сөт сөзә торган капрон ак материалны күтәреп теге апаларга киттек. Миңа ул материал бик матур тоелды, ул чакта мин аның сөт сөзә торган әйбер икәнен каян белим инде? Тыкрыкны чыгу белән:
— Әнә теге зәңгәр утлы өй ул кызым, — диде әнкәй.
— Нинди матур. Аларда гына бит андый ут. Әткәй дә безгә шундыйны куйсын иде. Балкып тора, — дидем.
Өйгә кердек һәм шаккаттым. Бүген дә хәтеремдә: түрдә матур итеп чын чыршы бизәлгән, өйдә ылыс исе, чыж-чыж янган мичнең җылысы тәнне генә түгел, җанны иркәли төсле, ниндидер якты нур үзенең сихри кочагына ала төсле иде. Ишек төбендәге карават чаршау белән әйләндереп алынган. Анда теге тегүче апаның кайнанасы йоклый икән. Без килеп керүгә тегүче апа белән әби:
— Әйдәгез, әйдә. Хәзер чәй эчеп алырбыз. Килдегезме? — дип, бик җылы каршы алдылар.
Түр якта әтиләре газета укып, олы кызлары дәрес әзерләп, миннән олырак уллары идәндә нәрсәдер эшләп утыра иде. Без ул якка чыкмадык. Мин артсыз урындыкта олылар сөйләшкән арада гына күз төшереп алдым. Тегүче апа минем үлчәмнәремне алды да, ике көннән килергә кушты.
Урамга чыккач, теге тәрәзәдәге зәңгәр утка тагын озак итеп карап тордым. Аның яктысында яңа яуган кар икенче төрле матур җемелди, күзләрне камаштыра иде. Кайткач, әткәйгә шул утның яктылыгы турында бәйнә-бәйнә сөйләдем.
— Шулай нык янамы? — диде әткәй көлеп. — Аларның әтиләре шул утларның хуҗасы. Андый лампочка аларда гына булыр, — диде әнкәйгә күз кысып.
Әнкәй шунда:
— Син дә электрик бит? — диде.
— Мин парк белән фермада электрик, анда андыйлар юк, — диде әткәй. — Әмма кызыма табармын.
Мин, йөгереп барып, аның битен үбеп алдым. Андый зәңгәр ут миңа нигә кирәк булды икән инде?
Ике көн узгач, без күлмәкне киеп карарга киттек. Күлмәкнең ярты өлеше тегелеп беткән иде. “Бик матур килеп чыга. Өч көндә тегеп бетерермен, Аллаһ теләсә”, — дип озатып калды апа.
Күлмәккә барган көнне бик дулкынландым. Тизрәк киеп ка­рыйсым килде. Күлмәк тегелеп беткән. Итәге өч кат, җиң очлары ике кат итеп бәби итәкләнгән, түшләре бөрмәләп эшләнгән бик матур күлмәк иде ул. Тегүче апа миңа күлмәкне кигезде дә, олы якка алып чыкты. Түрдәге көз­ге кар­шына бастырды. Кызы бе­лән улы домино уйныйлар иде.
— Кара ничек матур, бигрәк килешә. Менә шулай ак туй күлмәге киеп кияүгә чыгарсың әле, Аллаһ теләсә, — диде тегүче апа.
Минем, шул сүздән оялып, ике битем алма кебек кып-кызыл булды. Чыршы бәйрәмендә иң матур күлмәк минеке иде. Кызлар көнләшеп карап тордылар. Чыршы бәйрәменнән кайтуга әткәй безгә дә зәңгәр ут куйган. Караңгы төшкәч, шул утны урамга чыгып карадым. Искиткеч! Кыш бабай ясаган тәрәзәдәге рәсемнәр зәңгәрсу төстә яна иде.
…Еллар узды, әткәебез дә бик яшьли генә, зәңгәр утларын калдырып, үлеп китте. Мин үстем, күлмәкләрем кечерәйде. Без кечкенә чакта кигән күлмәкләрне әнкәй, капчыкка тутырып, чор­мага менгезеп куя торды.
— Боларың берсен дә якмыйм, истәлек итеп сакларсыз, — диде ул.
Күлмәкләр онытылган иде инде. Укып бетереп туган авылыма мәктәпкә кайтып эшли башладым. Йөргән егетем юк. Беркөнне, кышкы кичтә мәктәптән кайтып киләм. Артымнан әкрен генә берәү кайта. Мин борылып карарга да, кем син дияргә дә кыймыйм. Әллә ничек куркыта да кебек. Адымнарымны тизләтәм. Ул да тизрәк атлый башлады. Эндәшми шулай кайтабыз. Мин капка төбенә җитәрәк тагын да кызурак атлый башладым. “Тизрәк кереп китәргә кирәк”, — дигән уй чолгап алды. Капка тоткасына тотынуга, бу да минем кулым өстеннән капка тоткасына тотынды. Йөрәк жу итте. Теге тегүче апаның идәндә домино уйнап утырган улы булып чыкты ул.
— Кая шулкадәр чабасың? Әйдә әзрәк сөйләшеп торыйк инде, — ди.
Мин аптырап, күзләремне зур итеп ачтым да:
— Нәрсә турында? — дидем.
— Ну, берәр нәрсә турында инде… — ди бу.
— Минем синең белән сөйләшер бер сүзем дә юк, — дип этеп җибәрдем дә кереп кит­­тем. Капка ар­тын­нан тыңлап торам.
Бернинди та­выш-тын булмады, әкрен генә кайтып китте. Ул төнне күз дә йоммадым. Бер авылдан булсак та, мин аны бик белми идем. Ул миннән 3 яшькә олы. “Ник мине озата кайтты икән?” — дигән уй төн буе бимазалап чыкты. Шул көннән соң мин аны бик озак күрмәдем. Аннары ул мине бер айдан тагын озатты, мин тагын куып җибәрдем. Икенче көнне тагын килде. Менә шуннан соң “Көн саен сугышып булмый, мин бала-чага түгел, 23 яшьлек кыз бит инде”, — дип уйладым. “Дус булып карыйм әле, бәлки ошап та куяр”, — дип, үземне юаттым. “Мәхәббәт, ярату юктыр ул”, — дип яши идем, ялгышканмын икән. Бер көн күрмәсәм, сагына башладым. Ул да атна азагын түземсезлек белән көтеп, мине сагынып, шәһәрдән очып кайта иде. Карлар эреп яз җитүгә без тегүче апаның малае белән тормыш корып җибәрдек. Матур итеп ике якта зурлап туй ясадык. Туй күлмәген алып кайткач, әтисе белән әнисенә күлмәкне киеп күрсәттем. Кайнана буласы тегүче апам мине теге көзге каршына бастырды да:
— Исеңдәме, мин сиңа кечкенә чагыңда кар бөртеге күлмәге теккән идем, — диде.
Мин көзгедә үземнең бит очларым кызарып торган кечкенә ак күлмәкле чагымны күрдем.
— И-сем-дә… — ике битем дә ут яна иде.
— Бәхетле булыгыз, балакайларым, — дип, икебезне дә кочаклап алды әни.
Булачак кайнанамның кочагы теге вакытта тойган нурга тагын бер кат мине төргән кебек булды.
Туйлар узгач, ирем өй түбәсеннән бер кечкенә капчык белән иске фотолар алып төште.
— Бу фоторәсемнәр арасында бер рәсем бар. Әйбәтләп кара, — диде.
Мин белмәгән кешеләр анда бик күп. Кечкенә чаклары, әти белән әнинең туй карточкалары. Бер фоторәсемне кулыма алдым да туктап калдым. Карап торам. Ирем:
— Танымыйсыңмыни? — ди.
— Таныдым. Без түгелме соң бу?
— Нәкъ үзе.
Миңа биш яшь, иремә сигез яшь. Мин теге Казаннан алган гармун итәкле куе зәңгәр төсле күлмәктә. “Туганнан туган апабызның туенда. 1985 ел”, — дип язылган. Шаккатмалы хәл. Мин аны хәтерләмим дә, кечкенә булганмын.
— Мин сине шул вакытта ук яраткан идем, — диде ирем, кочагына алып.
Фоторәсемне алып, әнкәйгә киттем. Әнкәй дә исе китеп көлде. Чормадагы капчыктан теге ике күлмәкне алып төште дә, миңа бирде.
— Кызым, әйбәтләп ю да, үзеңдә сакла. Бу ике күлмәк — синең язмышың. Бәхетле бул. Балаларыңа, оныкларыңа күрсәтеп сөйләрсең, — диде. Күлмәкләрне кайнанама алып кайтып күрсәттем.
— Исәнмени бу күлмәкләр? Ко­дагый бер әйберне дә ташламый икән, — дип баш селкеде. Бу күлмәкне сөт сөзгеченнән тегү бик авыр булган иде, сыпылып җаныма тисә дә, бик матур килеп чыккан булган икән, — дип, 18 ел элек теккән күлмәкне кулында әйләндерде.
Өйләнешкәнебезгә дә 16 ел булды. Кызыбыз бар. Әнкәем дә инде вафат. Ә күлмәкләремне мин әнкәемнең сандыгында саклыйм, фоторәсемне үзебезнең туй альбомына беркетеп куйдым. Еш кына альбомнарымны ачып карыйм да, шул вакытларга кайтам. Әткәй белән әнкәем яшәгән зәңгәр утлы өебезне, газизләремне сагынам… Ә язмышыма килгәндә, мин бәхетле. Әнә теге ике күлмәгемә рәхмәт.

Чулпан Нурмөхәммәтова, Әгерҗе шәһәре.