Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Икеләтә бәхетлеләр
31.05.2019

Икеләтә бәхетлеләр

1 июнь – Балаларны яклау көне

Традициягә әверелгәнчә, майның соңгы якшәмбесендә Халыкара игезәкләр көне уза. Балалар күңел ача, әти-әниләр берләшә — социаль челтәрдә игезәкләре булганнарның хәзер үз төркеме бар. Ел әйләнәсе шунда фикер алышсалар, елга бер тапкыр Ижауның Космонавтлар паркында фестивальгә җыелалар. Өченче ел рәттән. Тәүгесендә 20 генә гаилә катнашып, гади бер танышу булса, хәзер бай программалы олы чара. Бу юлы 180 гаилә теркәлгән. Җыелганнарын карап тору үзе бер тамаша – нарасыйларын җитәкләп тә атлыйлар, пар арбаларга утыртып та киләләр. Тамчы судай бер-берсенә охшаганнары бар, төс-битләре белән аерылып торучылар да. Икеләтә бәхетле — игезәк нарасыйлар үстерүче әти-әниләр турында шулай диләр. Удмуртиядә игезәкләр шактый. Ә менә берьюлы өч бала туу сирәк күренеш — быел әлегә бу бәхеткә бары бер гаилә ия. Фестивальне гамәлгә кертүчеләр — әниләр үзләре. Наталья Черевкова гаиләсендә бер үк яшьтәге кыз һәм малай үсә. Алар бакча яшендә генә булуга карамастан, оештыру эшләренең күбесен
Наталья үз җилкәсенә ала. Ярдәмчеләре арасында милләттәшебез Румия Сабирҗанова бар. Кызлары Диләрә белән Динара йөзгә бер тамчы судай охшаш булсалар да, холык­лары белән төрле. “Хәзер укытучылары да аера башлады инде. Өч яшькә кадәр авыррак булды, инде үсеп җиттеләр, бер кыенлыгы да юк. Бер- берсе белән дус, бер-берсенә иптәш, миңа да рәхәт,” – ди Румия. Кызлары талантлы да, җырлыйлар да, түгәрәкләр, секцияләргә бергә йөриләр.
Башка әти-әниләр дә игезәкләрен аерым-аерым күз алдына китермиләр. Фестиваль кысаларында оештырылган уеннарда, ярышларда бергә катнаштылар. Бүләкләр алуга иганәчеләр акча бирә. Игезәкләр үстерүче әти-әниләр рес-
публика хакимияте канаты астында — гаилә берь­юлы өч нарасыйга баеса, яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм күрсәтелә.

Фәнзилә САЛИХОВА.

Редакциядән. Игезәкләр бәйрәмен 1 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара балаларны яклау көненә старт дип кабул итәргә дә мөмкин. Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын ул — безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Барлык сабыйларны бу якты бәйрәм белән котлап, исән-имин булуларын, әти-әниләрен тыңлап, тәртипле булуларын теләп калабыз! Илләр-көннәр тыныч булсын, баш өстендә аяз һава һәм кояшны кара болытлар капламасын иде!

Удмуртия башкаласында балалар өчен 1 июньдә бай бәйрәм программасы әзерләнә. Балаларны яклау көненә багышланган чаралар берьюлы берничә мәйданчыкта — гадәттәгечә Космонавтлар паркында, А.М.Горький, С.М.Киров исемендәге паркларда, зоопаркта узачак. Быел Металлурглар, «Спартак» халык иҗаты йорты янындагы скверларда да күңел ачу чаралары оештырылачак. Мәсәлән, С. М. Киров исемендәге паркның фан-зонасында Яшел марафон узачак. Анда физик әзерлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, төрле яшьтәге шәһәр халкы катнаша ала. Ярышлар 11.10 сәгатьтә башлана. Бу көнне (11.00 сәгатьтән) парк аллеясында «Һөнәрләр шәһәре»ндә һәр бала янгын сүндерүче һәм юл хәрәкәте инспекторы, табиб, блогер яки чәчтараш һөнәрләре белән таныша алачак. 12.00 сәгатьтән балалар өчен концерт программасы башланачак. Аны «Пичи-шоу – бадзым кизили» проектының финал концерты ачачак. Паркның төп сәхнәсендә Удмуртиянең 13 районыннан 26 коллектив һәм солист чыгыш ясаячак. 14.00 сәгатьтә Мария Ляминаның вокал студиясе концерты дәвам итәчәк. 14.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр “Оле Лукойе” балалар интерактив студиясе конкурсы финалистлары концерты. Тамашачыларны «Яшь йолдыз» проекты финалисты, «Голос- балалар» проектында катнашучы Лиза Перминова сөендерәчәк. Быел кайбер мәйданчыклар шәһәр халкы тәкъдимнәре буенча оештырылачак. 11.00 сәгатьтә Ижауның өч мәйданчыгында «Ассоль» үзәге тәкъдиме белән «Фил яса!» инклюзив сәнгать флешмобы узачак. Инвалид балалар үзләренең сәламәт яшьтәшләре — сәнгать мәктәпләре укучылары, УдДУ сәнгать һәм дизайн институты студентлары һәм танылган рәссамнар белән бергә әти-фил, әни-фил һәм бала-филне буярга тиеш булалар. Аннары әлеге фил гаиләсе зоопаркта арт-объект булачак һәм шәһәр халкы алар белән фотога төшә алачак. Мәйданчыклар «Ассоль» үзәгендә (Коммунарлар ур., 239), зоопаркта һәм «Адели» тернәкләндерү үзәгендә (Ленин ур., 108а) эшләячәк. Удмуртия зоопаркы «балачак территориясе»нә әвереләчәк.
А.М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Театр һәм балалар» Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр милли театр коллективлары фестиваль-конкурсының ябылу тантанасын карарга була. Бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә башлана. 17.00 сәгатьтә С.М. Киров исемендәге паркның фан-зонасында бию коллективлары һәм яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Концерт вакытында җыелган акчалар Нылга балалар йорты ихтыяҗларына тотылачак.