Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Изге теләкләр чынга аша
13.03.2020

Изге теләкләр чынга аша

Мәскәү татарлар штабы Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырган чараларда катнашканда, миңа илебезнең башкаласында гомер итүче Мөхәммәт Саид Әл-Рошд белән танышу насыйп булды. Аның җәмәгате Валерия Порохова (инде ул мәрхүм) Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән. Әлеге Коръән шигъри формада язылуы белән үзенчәлекле. Бу уникаль Коръәннең нәшер ителүе турында Интернет челтәреннән укып хәбәрдар булсам да, аның турыдан-туры әзерләүчеләре белән танышырга туры килер дип күз алдына да китерми идем.

Мөхәммәт Саид Әл-Рошд хәләл җефете Валерия турында олы хөрмәт белән җылы истәлекләр сөйләде. “Яшьлек елларымда ук Коръәнне рус теленә тәрҗемә итү теләге зур иде. Аны тәрҗемә итүче кешене очратачагыма һәм бу эштә ярдәм итәчәгемә ышанып яшәдем. Мондый кешене мин очраттым. Ул Валерия булды. Мин аны беренче күрүемдә үк аңладым һәм үземнеке итәргә ашыктым”, — ди ул елмаеп. Ә йөзендә тормыш иптәшен юксынудан тирән сагыш чагыла.
Валерия Порохова 1940 елда Россиянең Ухта шәһәрендә дворяннар гаиләсендә туа. Аның әтисе Павел Порохов Сталин репрессиясе елларында атып үтерелә. Әнисе Наталья, «халык дошманы хатыны» буларак, Валерияне сөргендә чагында таба, Хрущев заманында Мәскәүгә кайта, анда 30 елга якын медицина академиясендә укытучы булып эшли.
1975 елда Валерия Порохова Дамаск университетының шәригать факультетын тәмамлаган Мөхәммәт Саид Әл-Рошдка кияүгә чыга, бу вакытта ул Мәскәү автомеханика инс­титутында укый. Валерия истәлекләрендә язганча, Мөхәммәд аңа танышканнан соң алтынчы көнгә тәкъдим ясаган. Бераз икеләнгәннән соң, Валерия риза була.
Валерия Порохова Мәскәүнең «Әл-Фуркан» Ислам мәгърифәт үзәге советын җитәкли, ә ире аның генераль директоры була. 2000 елда рус мөселманнарының «Туры юл» дип аталган дини оешмасы рәистәше була. «Конфессияара татулык һәм тотрыклылык» халыкара фондының президенты булып тора.
Валерия Исламга 45 яшендә, Коръәнгә карата кызыксыну артканнан-арта баруы сәбәпле, килә. Бу мавыгуы аны 1985 елда Сириягә күчүгә китерә, ул анда Ислам кабул итә. Аның мөселманча исеме «Иман» (Вера). Сириядә Валерия гарәп мәдәнияте белән таныша, Ислам дөньясы фәлсәфәсе, дине һәм тарихы буенча бик күп хезмәтләр укый.
1985 елдан 1990нчы еллар башына кадәр Валерия Порохова Дамаск шәһәрендә яши, анда изге китапны тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Ул Морис Торез исемендәге Мәскәү дәүләт чит телләр институты дипломына ия була, институт тарихында беренче булып, дипломны чит телдә яклый.
Валерия Порохованың Коръән тәрҗемәсе Әл-Әзхар Ислам фәнни-тикшеренү академиясе (Мисыр, Каир) тарафыннан Ислам дөньясында иң югары хезмәт дип табылган.
“Изге китапны тәрҗемә итү өчен никадәр вакыт кирәк булды?” — дип кызыксынам Мөхәммәт Саид Әл-Рошдтан. “11 елдан артык вакыт кирәк булды. Валерия гарәп текстының эчтәлеген, изге Китапның формасын, образын һәм стилистикасын саклап, күрсәтергә омтылды. Тәрҗемә шигъри формада ясалды”, — ди ул.
“Изге китапның шигырь формасында язылуы кешеләр тарафыннан тәнкыйть, ризасызлык тудырмадымы?” — дип сорыйм. «Әлбәттә, төрле фикерләр булды. Әмма ул шигырь формасында булуына карамастан, эчтәлекне тулысы белән ачып бирә. Мондый формада язылу, киресенчә, текстны аңлаешлырак итә».

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Шейх Заид Солтан Әл-Инхайан китап тәрҗемә итеп бетерелгәннән соң, бу эшкә җентекле анализ ясады. «Human Appeal International (БГЭ) Халыкара хәйрия фондының фәнни-тикшеренү үзәге бу китапның чын Ислам традициясендә башкарылган тәрҗемә булуын, Коръәннең мәгънәсен тапшыруда ялгышлыклар булмавын раслады. Аналитик тикшеренүдә гарәп илләреннән — 8, Россиядән 4 галим катнашты. Галимнәр тарафыннан хуп­ланганнан соң, Гарәп Әмирлекләре Президенты китапны 25 мең данәдә бастырып, Рамазан аенда Россия мөселманнарына бүләк итеп таратты», — диде. Мөхәммәт Саид Әл-Рошд безгә дә әлеге Коръән китабын бүләк итте.

Өлкән яшьтәге шәхеснең яшьләр белән бик җиңел аралашуын, алар арасында зур хөрмәткә ия булуын тойдым. Әлеге кичәдә дә догаларны кабатлатып, дин буенча сорау­лар биреп, гыйлемнәрен тикшереп алды. Яшьләрнең бер-бер артлы халык алдына чыгып дога укулары сок-ландырды. “Яшь буынны дингә җәлеп итүче мондый кешеләр булганда, милләтебез өметле, яши әле ул”, — дип уйлап куйдым һәм җылы, күңелле, милли мохиттә мин дә җаныма рухи ризык таптым.

Элмира Нигъмәтҗан.