Изгелек эшләүчеләр

www.obd-memorial.ru – “Мемориал” сайтының идея авторы, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев редакциябездә булды.

Александр Суворов: “Яу кырында һәлак булган соңгы солдат җирләнмичә торып, сугышны тәмамланган дип әйтергә ярамый”.

Агымдагы елда Бөек Җиңүнең 72нче язын каршыладык. Бу - уртача алганда, бер кеше гомере дигән сүз. Сугыштан соң туган балалар инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 72 ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен көтеп яшәүчеләр бар. Юк, инде алар исәнлегенә өметләнми дә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә тели. Соңгы елларда район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да мемориаллар, һәйкәлләр калкып чыкты. Анда илгә Җиңү алып килгән батырларның исемнәре язылган. Тик яу кырында башын салып, хәбәрсез югалган кешеләр, меңләгән гомер турында бүгенгә кадәр бил­гесез. Алар хәбәрсез югалганнар дип йөртелә. Фронтта һәлак булучыларның гаиләләренә айлык пособие түләнгән,  ташламалар каралган. Ә хәбәрсез югалучыларның гаиләләре болардан мәхрүм. Андыйлар 5 миллионнан 9 миллионга кадәр исәпләнә.

Хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча Удмуртия Республикасында 28 ел дәвамында Фаил Ибраһимов җитәкчелегендәге “Долг” яшьләр иҗтимагый оешмасы шөгыльләнә. Аларның эшләре белән газета укучыларыбызны еш таныштырып барабыз. Бүген сүзебез күрше Башкортстанда шул юнәлештә эшләүче, хәбәрсез югалганнарны эзләү отрядларының җитәкчесе, www.obd-memorial.ru – “Мемориал” сайтының идея авторы, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев турында. Ижау шәһәрендәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга килгән ул. Милләттәшебез улы Эмиль белән “Яңарыш” редакциясендә кунакта булды. Илдар әфәнде 30 ел гомерен кораллы көчләрдә хезмәт итүгә багышлаган, Башкортстан Республикасының иҗтимагый палатасы җитәкчесе булып эшләгән, укытучы, Дәүләт Думасының бюджет буенча комиссиясе вәкиле. Бик күп мактаулы исемнәргә, медаль-орденнарга ия булган шәхес. Ә хәзер сүзне аңа бирик. “Минем сезнең республикага килүемнең максаты - тәҗрибә уртаклашу. Улым белән бу көннәрдә Кузебай Герд исемендәге милли музейда бара торган “Долг” яшьләр иҗтимагый оешмасының күргәзмәсе белән таныштык. Билгеле, без экспедицияләрдә очрашабыз, ләкин безгә анда аралашырга вакыт җитми. Өстәвенә, Фаил Ибраһимов тамырлары белән Башкортстаннан, шуңа күрә без бер-беребезне күптәннән беләбез. Май аенда Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов әлеге оешма вәкилләре белән очрашкан. Июнь аенда без Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутатлары Валерий Бузилов, Алексей Загребин белән очрашып, әлеге юнәлештә төбәкара килешү турында сөйләштек. Удмуртиядә әлеге хәрәкәт иң беренчеләрдән булып барлыкка килде. Бездәге оешмага унбиш кенә ел. Шул уңайдан Уфа шәһәрендә Идел буе округы күләмендә зур чара узачак. Киләсе елда Берлекләр форумы үткәреләчәк. Бу форумда берлекләр үзләренең эшләрен тәкъдим итә ала алачаклар. Анда Удмуртия Республикасы да катнашырга тиеш. Александр Бречалов Россия Федерациясенең иҗтимагый палатасы сәркатибе булып хезмәт куйганда, без әлеге форумда катнашып, финалга чыктык, үзебезнең эшне тәкъдим иттек. Ул форумның инициаторы иде. Патриотик тәрбия ул - фильм карау, китап укудан гына гыйбарәт түгел. Яу кырында башларын салган солдатларыбызның җәсәдләрен эзләп табып, аларның исемнәрен кайтару гаять дәрәҗәдә җаваплы һәм мактаулы эш. Башкортстанда 42 эзләү отряды эшләп килә. Экспедициядә катнашкан яшьләр сугыш чорына кайткандай булалар. Бу - тәрбиянең бер формасы. Без инде берничә ел хөкем ителгән балигъ булмаган балалар белән эшлибез. Экспедицияләрдә катнашкач, аларның тормышка карашлары үзгәрә. Күбесе вакытыннан алда иреккә чыгалар. Икенче бер зур төркем - мөмкинлекләре чикләнгән балалар, яшүсмерләр, яшьләр. Күбесе арбада йөри, ДЦП авыруы белән авырыйлар. Алар документлар белән эшлиләр, архивларда эзләнәләр. Аларга хезмәт хакы түләргә дә мөмкинлекләр табабыз. Удмуртиядәге “Долг” яшьләр иҗтимагый оешмасы төрле проектлар өстендә эшлиләр, грандлар оталар, бу - безгә үрнәк. Шунысы сөенечле, ике республика җитәкчеләре дә безнең юнәлешне хуплыйлар, ярдәм итәләр. Без - Удмуртия Республикасының спорт министры Игорь Краснов, Россия Федерациясе Дәүләт думасэ депутатлары Валерий Бузилов, Алексей Загребин - бу көннәрдә яшьләр белән очраштык. Яшьләрне кызыксындыру, үткәннәрне онытмау безнең бурыч”.

Илдар әфәнденең улы Эмиль дә әлеге изге эш белән бик теләп шөгыльләнә икән. “Мәктәптә укыганда укучылар белән бик кызыклы проект эшләдек. Өлкән класс укучылары информатика дәресендә, сайт­ларга кереп, үзләренең хәбәрсез югалган туганнарын эзләделәр. Яшьләрдә бу бик зур кызыксыну уятты. Эзләгәндә кыенлыклар да барлыкка килде. Солдатларны теркәп, язып баручылар төрле милләттән булганлыктан, алар татар, башкорт исемнәрен дөрес язмаганнар. Шуңа күрә биредә укучыларга телләрне, грамматиканы белү зарур булды. Ә бу үзенә күрә өстәмә белем дигән сүз. Шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә без «Хәтер китабы» нәшер иттек”, - диде ул.

Алар белән аралашканнан соң мин Сарапул шәһәре егете, хәбәрсез югалганнарны эзләү отряды әгъзасы Марат Ситдыйковның сүзләрен искә төшердем. Ул: “Әлеге экспедицияләр сугыш турындагы фикерләремне, аңа булган карашымны тамырдан үзгәртте. Беренче эзләнүләргә барганчы, сугышны шулкадәр коточкыч авыр вакыйга дип кабул итми идем. Әмма сугыш узган кырга беренче тапкыр аяк баскач, кыйпылчыклар эзли торган махсус җайланмабыз адым саен диярлек тавыш бирә башлагач, монда барган вакыйгалар берәм-берәм күз алдымнан узды. Солдатларга коточкыч авыр шартларда дошманга каршы көрәш алып барырга туры килгән. Аларның күбесе безнең яшьтәшләр булган бит - 19-20 яшьлек егетләр. Үземне шул урынга, шул вакытка куеп карадым да, үз-үземә: «Ә мин нишләр идем икән?» – дигән сорау бирдем. Дөресен әйтәм, җавап таба алмадым. Гомумән, экспедиция һәр кешене күпмедер дәрәҗәдә үзгәртәдер. Сугышта булмаган кеше аның ни икәнен аңламый, диләр. Экспедиция турында да шулай дип әйтергә була. Чыннан да, хәзер: «Мин – эзләүче», - дип горурлана алам. Әйе, моның өчен безгә беркем дә түләми. Урманда палаткаларда яшибез, үзебез ашарга әзерлибез. Әмма миңа менә шунысы кадерле дә”, - дип сөйләгән иде.

Чыннан да Илдар, Эмиль Бикбаевлар, Фаил Ибраһимов, Марат Ситдыйков кебек тарихыбызга битараф булмаган ир-егетләр барында, хәбәрсез югалганнар онытылмас, аларның исеме мәңгеләштерелер.

Сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин.

Эзләү сайтлары

www.podvignaroda.ru – “Под­виги народа” – электрон документлар банкы. Анда сугыш чорында бүләкләнгән солдатлар һәм аларның күкрәк билгеләре турында мәгълүмат тупланган.

www.obd-memorial.ru – “Мемориал” -  әлеге сайтта сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалган ил сакчылары турында мәгълүмат бар.

www.pamyat-naroda.ru - “Память народа” - Геройның җирләнү урынын табарга ярдәм итә, хезмәт юлы турында сөйли.

www.rkka.ru - “Рабоче-Крестьянская Красная Армия” сайтында 1921-1931 елларда “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат табарга була.

www.moypolk.ru - “Мой полк” сайты аша солдатлар тормышы турында гына түгел, тыл хезмәтчәннәре турында да белергә мөмкин.

www.dokst.ru - сайтында әсирлектә гомере өзелүчеләр турында мәгълүматлар тупланган.

www.polk.ru - “Забытый полк” сайтында XX гасыр сугышларында хәбәрсез югалган совет һәм Россия солдатлары турында мәгълүмат җыелган.

www.pomnite-nas.ru - “Помните нас” - әлеге сайтта хәрби каберлекләр турында мәгълүматлар бар. Шунда ук аларның фотоларын карарга, бәяләмәләрен укырга да мөмкин.

www.rf-poisk.ru - Россия Эзләү хәрәкәтенең рәсми сайты.

Хәрбиләр язмышы белән soldat.ru һәм rkka.ru сайтларыннан танышырга мөмкин.

Рәфилә Рәсүлева.