Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Ижау шәһәрнең 107нче балалар бакчасы сабыйлары бездә кунактакта
21.02.2018

Ижау шәһәрнең 107нче балалар бакчасы сабыйлары бездә кунактакта

Бу көнне без балалар белән көтеп алабыз. Бабайларга, әтиләргә бүләкләр әзерлибез, «Әтием солдатта булган» дип исемләнгән фотолар күргәзмәсе оештырабыз, «Аҗаган» уенына әзерләнәбез.Туган ил турында җырлар ятлыйбыз, солдатлар кебек йөрергә өйрәнәбез, ярышларга әзерләнәбез, армия сафларында хезмәт иткән әтиләр турында әңгәмәләр оештырабыз. Шул сөйләшүләрнең берничәсен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

Ләйсирә Юсупова.

Рамил Төхвәтуллин:
“Әтием Дамир Байкал арты округында чик сакчылары отрядының элемтә ротасында хезмәт итә. Шофер-элемтәче була. Әтием — оста машина йөртүче. Ул машинасын һәрвакыт төзек, чиста итеп тоткан. Хезмәтен намус белән башкарган. Безгә дә әтием таләпчән: башлаган эшне ахырына җиткерергә, җитез булырга өйрәтә. Минем ике апам бар. Әтием аларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлата. Мин әтиемне яратам һәм хөрмәт итәм”.

 

Даниэль Закурдаев:
“Безнең өйдә биш ир-егет. Иң өлкәне әтием, әлбәттә. Без — дүрт малай. Әтием әниебезне хөрмәт итәргә, кызлар эшен дә, малайлар эшен дә башкарырга өйрәтә. Әниебез берәү генә бит. Аңа булышырга тырышабыз. Әтием кыю, ул Красный Яр полигонында ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның белән сәяхәт итәргә яратабыз. Тарихи урыннарда булабыз. Әтиебез бик уңган да әле безнең. Гаиләбез белән ул төзегән матур йортта яшибез”.

 

Илдар Булатов:
“Әтием белән нык горурланам. Миңа калса, аннан да көчле, тырыш кеше юктыр. Әтием Пермь өлкәсендә артиллерия бригадасында хезмәт ит­кән. Гади солдаттан командир яр­дәмчесенә кадәр күтәрелгән. Әтием: «Чын егет булып үс, кыю бул!» — ди. Сер сакларга өйрәтә. Мин дә тырышам. Әтием кебек булыр өчен айкидо түгәрәгенә йөрим”.

 

 

Алмир Суклимов:
“Бу минем әтиемнең армиядә төшкән фотосы. Ул Мәскәүдә хәрби һава көчләре гаскәрләрендә кече сержант булып хезмәт иткән. Минем әтием көчле, акыллы. Ул мине авырлыклардан курыкмаска, кыю булырга өйрәтә. Мин дә үскәч, әтием кебек солдат булам”.

 

 

Лилиана Мөслимова:
“Әтиемнең исеме — Рәис. Ул Приморский крайда сержант булып хезмәт иткән. Әтием мине яратып: «Кызым», — дип дәшә. Ул — дөньяда иң яхшы әти. Аның буш вакытларында без бергәләп ял итәргә яратабыз. Аның белән һәрвакыт күңелле”.