Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Ижау шәһәренең 6нчы гимназия укучылары бездә кунакта
23.11.2016

Ижау шәһәренең 6нчы гимназия укучылары бездә кунакта

Portrait of angelic baby and his mother

Әниемнең исеме — Энҗе. Аңа утыз җиде яшь. Әнием автовокзалда җитәкче. Ул төскә бик матур. Аның күзләре, керфекләре, чәчләре  кап-кара, бик озын. Әнием белән бассейнга йөрим, кыш көне чаңгыда шуабыз. Ул бик оста хуҗабикә. Ул пешергән камыр ризыклары телне йотарлык була, бигрәк тә кыстыбый, өчпочмакларын яратып ашыйбыз. Мин тәртипсезләнсәм дә, ул мине ярата. Мин үзем дә әниемне бик яратам. Минем өчен дөньяда әнидән дә кадерлерәк кеше юк.

Сәлим Исмәгыйлев, 3нче сыйныф.

Әнием Алсу. Ул хастаханәдә эшли. Әнием әзерләгән тортлар, салатлар телеңне йотарлык булалар. Ул бакчада эшләргә бик ярата. Яшелчәләр, чәчәкләр үстерә. Дәресләр хәзерләгәндә дә миңа бик нык булыша. Мин әниемне бик яратам. Ул – минем бердәнберем.

Әмир Ибраһимов, 3нче сыйныф.

Минем иң якын кешем – әни. Әниемнең нурлы йөзен күреп уяну, аның җылы кочагында иркәләнү минем өчен зур бәхет. Әни безне гел яхшылыкка өйрәтә, Алтын киңәшләре белән безне туры юлдан атларга ярдәм итә.

Илназ Гайсин.

 

Әниемнең исеме — Зөлфия. Ул полициядә хезмәт итә. Һәр иртә физик күнегүләр ясый. Ул бик тәмле итеп шарлотка пешерә белә. Яраткан ризыгы — бәлеш. Минем әни бик кайгыртучан, игътибарлы. Ул сәяхәт итәргә бик ярата, аннан безгә сувенирлар алып кайта.

Диана Захваткина, 3 нче сыйныф.

Әнием Зөлия бик чибәр һәм эш сөючән. Әнием чәчәкләр үстерә, аларны тәрбияли. Ул бик оста машина йөртә, футбол уйнарга ярата. Безне ачуланган чаклары да күп була, ләкин ул бик юмарт, бөтен кешегә дә булыша. Энем, әтием һәм мин әниемне бик яратабыз.

Земфира Гайнуллина, 3нче сыйныф.

Әнием минем иң зур терәгем. Ул мине түгәрәкләргә йөртә. Мин дә аңа ярдәм итәргә тырышам. Аны сөендерү өчен тырышып укыйм, яхшы билгеләр алам. Өйдә дә булышам.

Ронель Гарифуллин.

Рәсилә Габдрахманова әзерләде.

 

Әниемнең куллары

Никадәр күп ризык

Өстәл өсте тулы.

Беләм: ял итмәгән

Әниемнең кулы.

 

Өчпочмак, кыстыбый,

Бәлеш, коймак, шәңгә.

Әнием тик тормый,

Сый әзер һәр көнгә.

 

Көчле дә, йомшак та

Әниемнең кулы.

Яратып иркәли

Безне – кызын, улын.

Ильвина Закирова,

Әгерҗе шәһәре,1 нче гимназия.

 

 

Икәү

 

Әни белән икәү булсак,

Бик рәхәт була өйдә.

Берәү дә комачауламый,

Йөрибез әкрен көйгә.

 

Өйләрне җыештырабыз,

Түгәрәк табын әзер.

Бар җирдә чиста, пөхтәлек,

Әти дә кайтыр хәзер.

 

Барыбыз бергә җыелгач,

Әй күңелле дә була.

Әти-әни – пар канатым,

Ә мин – бәхетле бала.

Алия Тукманова,

Әгерҗе шәһәре, 1 нче гимназия.

 

Рәхмәт, әни

Әнием, син бит берәү генә,

Кояшы син якты дөньяның.

Кайтып керсәң, җылы карашларың

Нурга күмә туган оямны.

 

Әнием, син – минем өчен үрнәк.

Әле ярый син бар, диямен.

Бу дөньяны бүләк иткән өчен,

Рәхмәт, әни, рәхмәт диямен.

 

Гүзәл Гыйззәтова,

Әгерҗе шәһәре, 1 нче гимназия.

 

Бер-беребезгә кирәк

Кадерле әнием,

Сөйкемле әнием.

Син дөньяда бары бер генә.

Мин сине бик тә нык яратам,

Әнием, син шуны бел генә.

 

Син минем яклаучым,

Җилләрдән саклаучым.

“Кызым”, — дип өзелеп дәшәсең.

Син  миңа, мин сиңа бик кирәк,

Әнием, дим, озак яшәсен.

Гөлназ Рәшитова,

Әгерҗе шәһәре, 1 нче гимназия.

 

Барсына да өлгерә

Мин әниемне бик яратам. Ул энем белән мине иркәләп үстерә. Ул безне суыкларда җылытучы, һәр күңелсезлекләребезне җиңеләйтүче. Әнием бөтен эшнең дә җаен белеп эшли, кулыннан килмәгән эше юк. Матур гөлләр үстереп өебезне бизи. Тәмле ашлар пешерә. Пөхтәлекне, төгәллекне ярата.  Әбиемнәргә дә ярдәм итәргә җитешә. Мин әниемә багышлап шигырь дә яздым.

Мин әнине яратам,

Ул якты, көләч йөзле.

Иртән торып, ул миңа

Ботка пешерә үзе.

 

Өйләрне җыештыра.

Керләрне юыштыра.

Кайлардан вакыт табып,

Өлгерә барысына?!

 

Диләрә Ваһапова,

Иж-Бубый мәктәбе.

 

Чәе тәмле, теле татлы

Уңган да, булган да үзе,

Шатлык чәчә аның йөзе.

Ансыз чәй дә тәмле түгел,

Балдан татлы аның сүзе.

Йокыларын бүлә-бүлә,

Йокламыйча хәтта төн дә.

Уяна ул әллә ничә.

Кайгыртып һәммәбезне дә.

Без яратабыз әнкәйне,

Ул булмаса нишләр идек?

Язсын безгә бергә-бергә,

Яшәргә кадерен белеп.

Алина Маликова, Кадыбаш мәктәбе.

 

Минем әни бик уңган,

Бар эшкә дә җитешә.

Бәйли, тегә, пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

 

Әниемне эшендә дә

Үз итә, яраталар.

Бергә эшләүче апалар

Мактап телгә алалар.

Дәнис Хисамов,

Кадыбаш мәктәбе.