Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижау шәһәренең иң яшь дәү әнисе
13.12.2018

Ижау шәһәренең иң яшь дәү әнисе

Удмуртия — күпмилләтле республика. Ә аның җире — борынгы, тарихи. Ул күп кенә башка милләт вәкилләре өчен икенче туган якка әверелгән. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, бәйрәмнәр үзара хөрмәт тәрбияли, дуслыкны ныгыта. 9 декабрьдә Рус мәдәнияте үзәге “Русский дом” бинасында уздырылган “Ижау шәһәренең дәү әнисе — 2018” (“Ижевская бабушка — 2018”) бәйгесе нәкъ шуны раслады да.

Әлеге проектның авторы — мари иҗтимагый үзәге, шәһәр хакимияте. Бәйге әлеге оешма тарафыннан оештырылды. Узган ел кызлар өчен “Ижау гүзәле — 2017” үткәрелсә, агымдагы елда ул әбиләр, дәү әниләр өчен оештырылды. Бәйгедә мари халкын — Зоя Князева, удмуртларны — Люция Шкляева, еврейларны — Инна Чучалина, бисермәннәрне — Надежда Урасинова, русларны — Любовь Коробейникова, немецларны — Татьяна Бауэр, казакларны — Елана Компаниец, Удмуртия татарларын Удмуртия республикасы мәдәният хезмәткәрләренең белемен күтәрү үзәге җитәкчесе, “Тринимф” триосы аккордеончысы, милли хәрәкәтнең актив әгъзасы Светлана Кайсина тәкъдим итте.
Сәхнәнең түрендә татар йортын тасвирлаучы күргәзмә тора, анда Светлананың кул эшләре (бәйләргә бик ярата икән) урын алган. Стендта Светлананың нәсел агачы белән танышырга була иде. Дәү әниләр халык алдында чыгыш ясаганда, үзләре турында визит карточкасы, милли костюмнардан дефиле күрсәтергә, “Халкымның гаилә гореф-гадәтләре” дигән теманы ачыклаучы сорауларга җавап бирергә, милли ашларны, иҗади номерларын һәм аларга ярдәм итәргә килгән ансамбль чыгышын тәкъдим итәргә тиеш иде.

Бәйге башланыр алдыннан удмурт халкын яклаучы Люция Шкляева белән аралаштык. “Сезнең әби яшь кызлар кебек, аны күргәч, мин үз яшемне күрсәтмәдем”, — диде. Чыннан да, безнең дәү әни бәйгедә катнашучылар арасында иң яше иде (46 яшь). Шуңа да карамас­тан, Светлананың инде ике оныгы бар. Залда утыручы Светлананың әнисенә 68 яшь. Яшьлеге белән дә, таланты белән дә башкалардан аерылып торды ул. Оныгы, кызы белән милли киемнәр киеп, сәхнәдә дефиле күрсәтүе, “Афәрин” ансамбле белән бергә биюе, “Тринимф” триосы белән аккордеонда татар халык көйләрен уйнавы, сорау­ларга кыска, аңлаешлы итеп җавап бирүе югары дәрәҗәдә булды. Шуның өчен дә “Талант” номинациясендә дипломга ия булды. Светлананың залда утырган сигез айлык оныгы дәү әнисе чыгыш ясаганда, кулларын чәбәкләп утырды. Минем янда басып торган казак милләтеннән булган ир-ат: “Хороша татарка!” — дип, тел шартлатты. Светлана татарларның йөзен горурланырлык итеп күрсәтте! Һәр дәү әни бер номинация буенча бүләккә лаек булды. Җиңүче булмады, дус­лык җиңде!
Чара матур үтте. Ләкин бәйгенең озакка сузылуы күңелгә ятмады. Залда утырган тамашачы арып тарала башлады. Бәйгедә чыгыш ясаучыларга регламент юк иде. Кемдер ярты сәгать чыгыш ясый, кемдер биш минут. Бу күренеш узган елгы бәйгедә дә күзәтелде. Оештыручылар алдагы елда моңа игътибар итсеннәр иде, чөнки киләсе елда алар гаилә бәйгесе уздырырга җыенулары турында игълан иттеләр.
Бәйгегә әзерләнгән вакытта ярдәм иткән өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, “Афәрин” ансамбленә, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдиновага, “Тринимф ” триосына, Венера Гатауллинага, журналистлар Хәмидә Гайфуллинага, Фәнзилә Салиховага, фотограф Шәфкать Ганиевка Светлананың гаиләсе зур рәхмәт белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.