Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Ижау, укы”
12.09.2019

“Ижау, укы”

6-8 сентябрь көннәрендә Ижау шәһәренең Киров паркының фан-зонасында VII “Ижау, укы” фестивале булып узды.

Җиденче ел үткәрелеп килә торган фестивальнең төп максаты — илебезнең кайчандыр дөньяда иң күп китап укучы ил булганын искә төшерү, шәһәрдәшләребезне әдәбиятта соңгы елларның иң күренекле шәхесләре белән таныштыру иде. Өч көн эчендә фестиваль кысаларында күргәзмәләр оештырылды, кино, концерт, спектакльләр куелды, остаханәләр үткәрелде.
Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәрләре әлеге фестивальдә татар халкының күренекле аш-су остасы, озак еллар дәвамында «Казан» рес­торанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар булып эшләгән Юныс Әхмәтҗановның аш-су буенча күп китапларына күзәтү үткәрде, токмач басу буенча остаханә оештырды. Рус милләтеннән булган тамашачылар да “Дуслык” ансамбле апалары тарафыннан камыр басу, токмач кисүне бик кызыксынып күзәттеләр, соңыннан үзләре дә токмач кисәргә өйрәнделәр. Апаларга каршы токмач кисү машинасы да эшләде. Катнашучылар аны да кызыксынып күзәтте. Гомумән, аларга татар халкы турында күп мәгълүматлар алу кызык­лы булды. Остаханә халкыбызның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кызыклы, файдалы чара өчен Муса Җәлил китапханәсе хезмәткәрләренә, “Дуслык” ансамбле коллективына, баянчы Илгизәр Шакировка зур рәхмәт белдерәбез. Шулай ук икенче мәйданчыкта шагыйрәләребез Гөлфия Исхакова, Гүзәл Максимова балаларга, тамашачыларга үзләренең шигырьләрен яңгыраттылар. Аларның иҗат җимешләрен алкышларга күмделәр.
Әлеге фестиваль халык арасында елдан-ел популярлык казана. Фес­тиваль көннәрендә үсеп килүче буынны бераз гына булса да гаджет, компь­ютерлардан аерып китапка, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт уята алганбыз икән, бу — милләтебезнең киләчәгенә бер адым дигән сүз.

Рәфилә Рәсүлева.