Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Ижау моңнары” күңел кылларын тибрәтте
28.02.2019

“Ижау моңнары” күңел кылларын тибрәтте

Соңгы елларда күңелем үзебезнең татар җырларына, моңнарына тартыла. Балалар, оныклар үсте, буш вакыт та бар. Шуңа күрә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе үткәрә торган чараларга еш барам. Барган саен үземә яңалык ачам, ул чаралар һәрберсе үзенчәлекле, матур булып үтә.
“Спартак” халык иҗаты йортында узган “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсына бераз гына тамаша кылырмын да кайтып китәрмен дип уйлап килгән идем. Сәхнәдә берсеннән-берсе сәләтле, талантлы артистлар чыгыш ясый башлагач, 4 сәгатьлек концертны кымшанмыйча да карадым. Җыр-чыларның матур тавышларына, биючеләрнең җитезлекләренә, гармун-баяннарның сайравына сок­ландым. СөбханаАллаһ, безнең Удмуртия районнарында нинди талант­лы милләттәшләребез яши икән! Әлеге йомгаклау концертында гореф-гадәтләр дә, заманча җыр-бию дә булды, гомумән, күңелнең иң нечкә кылларын кузгалттылар алар. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи кебек легендар җырчыларны искә алганда елап утырдым. Аларның җырлары күп яңгырады ул көнне катнашучылар тарафыннан. Казан сандугачы Альбина Кинжалиеваның җырлавы, Әгерҗе шәһәре мәдәният йортының гармунчылар ансамбле чыгышы залдагы тамашачының берсен дә битараф калдырмагандыр. Әйтеп, тасвирлап бетерә алмас­лык хисләр алдым ул көнне мин. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Һәр чыгышны әз генә булса да видеога төшереп калырга тырыштым. Дүшәмбе көнне Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгында (эш урынымда) татарлар эшли торган барлык кабинетларда әлеге видеоязмаларны күрсәтеп чыктым. Алар сокланып күзәттеләр, хәтта берсе “Афәрин” ансамблендә биюче туганын да таныды. “Без дә барган булыр идек, белмәдек”, — дип уфтандылар.
Залда яшьләр, балалар аз булуы бераз күңелне төшерде. Югыйсә, алар күреп, отып аласы гореф-гадәтләр, рухи байлык бихисап иде.
Нинди генә милли чара булмасын, “Яңарыш” редакциясе коллективы тарта бу йөкне. Газета чыгаралар, милли чараларны Ижау шәһәрендә генә түгел, Удмуртиянең башка шәһәрләрендә дә үткәрәләр. Армый-талмый милли тормышны тартып барганнары өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, “Яңарыш” газетасы редакциясе коллективына зур рәхмәтемне белдереп, иҗат уңышлары, гаиләләренә шатлык-куанычлар телим.

Таңчулпан Батыршина, Ижау шәһәре.