Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ижау – Кейптаун арасы … Еракмы икән барасы?
22.08.2018

Ижау – Кейптаун арасы … Еракмы икән барасы?

25 елдан соң шәһәребездә “Ижау-Кейптаун” мотоярышлары яңартылды. Ярты елга сузылган легендар ярышта катнашучылар янә бергә очраштылар.
Моннан 25 ел элек 30нчы октябрьдә бер төркем кыю егетләр 6 “ИЖ” мотоциклларында, “Москвич” һәм КамАЗ авто­­мобильләрендә уникаль булган, континентальара мотоярышка чыгалар. Катнашучылар Европаның 15 иле, Азия, Африка аша үтәләр. Алар 20 меңнән артык чакрым ара үтеп, үз юлларын Кейптаун шәһәрендә тәмамлыйлар. Ярышның максаты — “Иж-Юпитер” мотоцикллары өчен эшләнгән яңа двигательләрне сынап карау. Әлеге мотоярышлар шәһәребездә эшләнгән мотоциклларның югары дә­рәҗәдә булуын исбатлый.
Чирек гасырдан соң катнашучылар янә юлга кузгалырга ниятлиләр. Ләкин бу юлы сәяхәт өчен ярты ел вакыт кирәкми, маршрут та Африкага кадәр түгел. Әлеге чараны оештыручылар — “Кочевники МСС” мотоклубы вәкилләре. 3 көнлек ярышларда катнашучылар Удмуртия, Татарстан республикалары, Пермь крае шәһәрләрендә булдылар. Мо­тоярышларны сөючеләр андагы халык белән очрашып, үз маҗаралары турында сөйләделәр. Мотоцикл йөртергә өйрәнү буенча остаханәләр оештырылды. Әле­ге чаралар уздырылган муниципаль берәмлекләрдә заманча мотоцикль модель­ләре һәм “Ижтехмаш” җитеш­терү берләшмәсе техника­ла­ры урнаштырылган экс­по­­­зицияләр урын алган иде.