Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ижау капкачлары
26.07.2018

Ижау капкачлары

Ижауда пластик капкачлар җыю өчен беренче контейнер урнаштырылды. “Ижау капкачлары” дип аталучы әлеге проект шәһәрне чистарак итәргә һәм шул ук вакытта авыру балаларга да ярдәм итәчәк.
“Ижау капкачлары” проекты Ижауның 47нче мәктәбендә старт алды. Кураторы — укытучы Резедә Кулимбаева. Әлеге контейнерларны ул Мәскәүдә күреп кайткан. Анда проект “Изге капкачлар” дип атала. “Иптәш кызда пластик капкачларның банкада җыелып ятуларын күрдем. Ул шәһәрдә шундый проект эшләве, җыелган капкачларны икенчел эшкәртүгә тапшырулары, ә кергән акчаның авыру балаларга ярдәмгә тотулылары турында сөйләде”, — ди Резедә Кулимбаева.
Әлеге идеяне тормышка ашыру өчен шәһәребезнең Тимер юл станциясендә ярдәм итәргә алыналар. Активистлар үз куллары белән йөрәк формасында контейнер ясап, аны вокзал янындагы мәйданга урнаштыралар. Алар арасында милләттәшебез, Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Артур Мәһдиев тә бар. “Капкачлар җыю өчен контейнер, әлеге эшне башлап җибәрергә буламы-юкмы икәнлеген сорап, безгә әлеге проектта катнашучылар мөрәҗәгать итте. Идеяне тормышка ашырырга Яшьләр парламенты рәисе Артур Сәлимгәрәев тә ярдәм кулын сузды. Утырып уйлашканнан соң, өчебез металлны эшкәртеп, бөгеп, контейнер ясадык, сетка белән як-якларын тышладык. Нәтиҗәдә үзенчәлекле арт-объект килеп чыкты. Хәзер икенче контейнерны эшләп бетерәбез”, — дип сөйләде Артур.
Ул Тимер юл станциясендә эшләгәч, беренче контейнерны вокзал каршына кую өчен сөйләшә. Нәкъ Мәскәүдәге кебек җыелган капкачларны алар икенчел эшкәртүгә тапшырачаклар, ә кергән акча “Благодар” фондына авыру балалар өчен күчереләчәк.
Проект авторларына ярдәм итәргә “Яшел паровоз” экологик оешма активистлары да кушылган. Аларның пластик капкачлар җыюда тәҗрибәләре бар икән инде. Активист Ирина Бачкова: “Шешәләр һәм капкач-лар төрле пластик материалдан эшләнгән. Аларны икенче тапкыр эшкәртү дә төрлечә башкарыла. Шуңа күрә аларны аерым җыю яхшырак”, — ди.
Егетләрнең теләге поездларда да кечкенә контейнерлар урнаштыру. Шулай ук мондый контейнерларны сәүдә үзәкләрендә, административ биналарда, җәмәгать урыннарында урнаштырырга телиләр.