Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижау зоопаркына — 10 ел!
13.09.2018

Ижау зоопаркына — 10 ел!

2008 елның 10 сентябрендә ачылган зоопарк бүгенгесе көндә иң күп халык йөрүче һәм Европадагы иң яхшы зоопарклар исемлегенә кергән.
Моннан 10 ел элек республикабызда Удмуртия зоопаркы ачылган иде. 10 ел бер карасаң күп тә түгел, икенче яктан караганда шушы еллар эчендә тулы бер балачак планетасы ачылды. Хәзерге вакытта республика халкына гына түгел, күпме якын-тирә төбәкләрдән, шәһәр-авыллардан зоопаркка дип килүчеләргә шатлык-сөенечләр өләшә. Шуның өчен безнең шәһәребез, зоопаркыбыз белән танышырга күпме туристлар килә?! Зоопарк ачылгач, шәһәребезне таный–белә башладылар. Чит өлкә кешеләре белән танышканда, кайдан икәнне әйткәч, элегрәк Ижауның кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Ә хәзер таныйлар! “О-оо! Удмуртия!!! Анда бит сезнең зоопаркыгыз бик яхшы”, — диләр. Шулай итеп, безнең зоопарк күпме халыкка сөенеч өләшә. Республикабызның күрке булып торучы бердәнбер һәм кабатланмас Удмуртия зоопаркына барган саен барасы килеп тора, рәхәтләнеп ял да итәсең, хайваннар дөньясы белән танышасың.
Зоопарк 11 гектар мәйданны били. Анда Җир йөзенең төрле почмакларыннан килгән, шулай ук сирәк очрый торган хайваннар яши. Һәр читлек янында хайван турында мәгълүмат эленгән, белмәгән-танымаган җәнлек хакында укып белә аласың. Ак аюлар, бүре, арыслан ише кыргый җәнлекләр дөньясы балаларны гына түгел, олыларны да гел үзенә җәлеп итеп, чакырып тора. Шуңа да күп кенә гаиләләрдә ара-тирә ял көнендә зоо­паркка багышлау күркәм гадәткә әйләнгән. Тик биредә әлегә бегемот, фил кебек эре хайваннарны күреп булмый. Бүгенге көндә зоопаркта 213 төрле 700 дән артык хайван яши. Биредә хайваннар белән аралашу өчен “Контактлы зоопарк» та эшли. Шулай ук попугайлар һәм “Экзотик дөнья” белән дә якыннан танышып була. Зоопаркның эмблемасы булып бүре тора. Ул тугрылык, кайгыртучанлык һәм бер-береңә игътибар күрсәтү символы. Биредәге моржлар, диңгез мәчеләре көн саен күңелле һәм матур чыгышлар белән сөендереп торалар. Хайваннар белән аралашу күңелләрне уңай эмоцияләр белән баета. Шуңа күрә зоопарк — гаилә бәйрәмнәре өчен менә дигән урын. Биредә вакытны бик яхшы үткәрергә, хайваннар белән очрашудан онытылмаслык тәэсирләр алырга мөмкин.
Юбилей уңаеннан зоопарк директоры Светлана Малышева: “Без Россиядәге зоо­парклар арасында иң яхшылар исем­легендә. Юбилей уңаеннан файдаланып, зоопаркның проектын ясаучылар, Спецстрой России хезмәткәрләренә, үз эшләрен яратып башкаручы иҗади һәм кайгыртучан хезмәттәшләремә рәхмәтләремне җиткерәм. Безнең яраткан йортыбыз – зоопаркның кайгыртучан җитәкчесе дип Александр Волковны уңай яктан гына искә алабыз. Аның хыялы – республикабызның төп объекты, биредә яшәүчеләрнең, килгән кунакларның яраткан урынына әверелүе – тормышка ашты. Барыгызны да 15 сентябрьдә зоопаркның юбилеена көтеп калабыз”, — диде.

(Зоопарк хакында фикерләр белән алдагы саннарда таныша алырсыз).

Гөлнара Вәлиева.