Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижау автозаводына сәяхәт
19.12.2018

Ижау автозаводына сәяхәт

15 декабрьдә Ижау автозаводында Ачык ишекләр көне узды. Биредә кунаклар LADA маркалы заманча автомобильләр җитештерү белән таныша алдылар.

Машинага утырабыз да чабабыз. Ә машиналарның ничек җыелганы турында уйлап караганыгыз бармы икән? Машинаның ничек җыелганын чамалаганым булса да, үз күзләрем белән күргәнем юк иде. Конвейердан төшкән машиналарны да телевизордан гына күрәбез. Ә завод эченә кереп, машина җыюны беренче тапкыр күзәтүем. Автозаводта Ачык ишекләр көне инде дүртенче тапкыр уздырылса да, бер дә барырга җай чыкмый иде. Быел барлык эшләрне читкә куеп, ирем, улым-кызларым белән бергәләп, автозаводка сәяхәт кылдык.

Ачык ишекләр көне халык арасында зур кызыксыну уяткан. Килеп җиткәндә, завод ягына таба агылучы машиналарның күплегенә исем китте. Завод янындагы карны эттереп, машина кую өчен урыннар да әзерләнгән. Проходной аша узып, эчкә үттек. Бу көнне эшчеләр үз урыннарында эшләүдән туктамадылар, ә без LADA Vesta автомобильләрен җитештерү процессын карап, алар эшләгәнне күзәтеп йөрдек. Эретеп ябыштыру бүлегенә махсус күзлекләр киеп керешле икән. Очкыннар еракларга чәчри. Җиңел машина җыю барышын өлкәннәр генә түгел, хәтта сабыйлар да бик кызыксынып күзәтте. Конвейердан баручы машинага запчасть-детальләрне эшче ир-егет, хатын-кызлар куеп, җыеп баралар. Шунда ук двигателе дә кереп утыра, ишекләрнең башта арткыларын, аннан алгыларын куялар икән.
Төп сәхнәдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов «АВТОВАЗ» төркеме җитәкчеләре белән берлектә кунакларны сәламләделәр. “АВТОВАЗ” вице-президенты Алексей Бобров, шулай ук Удмуртия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин, УР Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Хомич, «ЛАДА Ижевск» генераль директоры Денис Носов катнаштылар. Кунакларны Алексей Бобров сәламләде: «Безнең “LADA Ижевск” заводы бүген “АВТОВАЗ” төркеменең локомотивы булып тора. Горурланырлыгыбыз бар. 2011 елдан завод “АВТОВАЗ” төркеменә һәм “Renault-Nissan-Mitsubishi” альянсына керә. Шул вакыттан бирле безнең җитештерү һәм сыйфат күрсәткечләре үсә, кулланучылар да канәгать булуларын белдерәләр. 2015 елда без “АВТОВАЗ” һәм “LADA Ижевск” коллективлары көче белән LADA Vesta моделен эшләтеп җибәрдек. Бүген әлеге машиналар ил базарында сату буенча лидер санала. Һәм бу — сезнең хезмәтегез, сезнең коллективның казанышы. Күргәнегезчә, завод бүгенге көндә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Һәм без биредә теләсә кайсы класслы автомобиль чыгара алабыз. Мин сезне әлеге искиткеч көн белән тәбрик итәм, киләчәктә уңышлар һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим». Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов предприятие җитәкчелегенә мондый күркәм традиция – Ачык ишекләр көнен үткәрү өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге чараның елдан-ел яхшыруын һәм инде Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыгуын билгеләп үтте. «LADA Ижевск» — ул Удмуртиянең иң эре предприятиеләренең берсе генә түгел (заводта 4 меңгә якын кеше эшли), бу, беренче чиратта, үзгәрешләр драйверы. Заводның зур байлыгы – кешеләр. Мин хәзер цехлар буенча сез узган маршрут белән уздым һәм баннерлардагы сүзләргә игътибар иттем. Анда “Завод, автомобиль һәм коллектив белән горурланабыз» дип язылган. Бу өч төп принцип бик мөһим. Мин «LADA Ижевск» командасына уңышлар, нык сәламәтлек һәм киләсе елда бәхетле көннәрнең мөмкин кадәр күбрәк булуын телим. Шушы елда башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сез — эш кешеләре. Удмуртия командасы һәрвакыт янәшәгездә», — диде.
Ачык ишекләр көне үткәрү традициясе 2015 елда башланып китте. Елдан-ел чара бик күп кунаклар җыя: 2015 елда Автозаводта 20 000 мең кеше булса, 2017 елда бу сан 30 меңгә җиткән. Ә быел заводта 36 меңгә якын кеше кунак булды.
Ижау автозаводы — иң эре предприятиеләрнең берсе. Предприятиенең ярты гасырдан артык тарихы бар. Шул дәвердә 5 миллионнан артык автомобиль җитештерелгән.
Бу көнне ел буе дәвам иткән ”Ижау автозаводының иң яхшы профессиональ эшчесе” һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Беренче урынга Иван Овсянников лаек булды һәм LADA Vesta машинасы белән бүләкләнде. Ул: “Биредә мин 4 елдан артык эшлим. Эшемне яратып, тырышып башкарам. Шуның нәтиҗәседер, машина белән бүләкләндем. Моны көтмәгән идем, шатлыктан кулларым калтырый”, — диде.
Заводка экскурсия бик кызык­лы булды. Предприятие тарихы музееннан халык өзелмәде. Биредә укытучылары белән экскурсиягә килгән мәктәп укучыларын күреп сөендем. Алар өчен менә дигән дәрес булды бу сәяхәт. Биредә алган тәэсирләре һөнәр сайлаганда зур йогынты ясаячагына шигем юк. Көн дәвамында завод базасында интерактив мәйданчыклар эшләде, 2019 елга вакыйга туризмы календаре тәкъдим ителде. Әлеге календарьда ачык ишекләр көне дә урын алган. LADA автомобильләрен күрсәтү, балалар өчен мастер-класслар, аттракционнар, лабиринтлар, батутлар эшләде. Ул көнне KÍDOCITY һөнәрчеләр шәһәрчегенә бушлай билетлар да бирелде.
Өйгә кайткач, балалар: «Без хәзер машинаны ничек ясаганнарын беләбез инде», — дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә автозаводта ниләр күргәннәрен әбиләренә сөйләделәр. Алар гына түгел, үзем дә сөйләп бетерә алмаслык хисләр кичердем. Миңа Лада Vesta автомобиле ошый. Чил ил машинасыннан бер дә ким түгел. Элек үзебезнең шәһәребездә җитештерелгән машиналарга исем китмәсә, хәзер горурлык хисләре туды. Мондый экскурсияләр башка заводларга да оештырылсын иде.

Гөлнара Вәлиева.